Чишмә башы
Яраткан җырлар

Чишмә башы

«Чишмә башы» җыры Азалия Яфясова башкаруында.

Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, Рәүф Адилов көе.

Кайда безнең чишмә башы,
Туктап калган агышы.
Югалган чишмәләр кебек
Безнең милләт язмышы.

Кушымта:
Таңнарга чыгып эзләсәм,
Табармын чишмә башын.
Кайда безнең чишмә, диеп
Сайрыйдыр минем сандугачым.

Былтырганнар өзә идем
Су буенда таллыкта.
Юлсыз җирләрдә адаштык
Сукмак эзләп бардык та.

Кушымта:
Таңнарга чыгып эзләсәм,
Табармын чишмә башын.
Кайда безнең чишмә, диеп
Сайрыйдыр минем сандугачым.

Табар идем чишмә башын,
Улаклар куяр өчен.
Шул чишмә буена килеп
Сабырлык җыяр өчен.

Кушымта:
Таңнарга чыгып эзләсәм,
Табармын чишмә башын.
Кайда безнең чишмә, диеп
Сайрыйдыр минем сандугачым.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Халык җыры түгел. Рәүф Адилов көе. Гөлшат Зәйнашева сүз.