Быел Татарстанда уку елы гадәттәгечә 25-30 майда тәмамланачак
Ил яңалыклары

Быел Татарстанда уку елы гадәттәгечә 25-30 майда тәмамланачак

Санитар-эпидемиологик хәл мөмкинлек бирсә, имтиханнар алдыннан 9-11 сыйныф укучылары белән очрашулар да ниятләнә.

Татарстанда уку елы гадәттәгечә май азагында тәмамланачак, аннан укучыларны имтиханнар көтә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.

«Уку елы 25-30 майда тәмамланачак. 8 июньдә 11 сыйныфлар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелә башлаячак», — диде ул.

9 сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары ничек үткәреләчәге әлегә билгесез. «РФ Мәгариф министрлыгы линиясе буенча әлегә андый карар юк. Шуңа күрә имтиханнар регламенты өстәмә җиткереләчәк», — дип әйтте Ләйлә Фазлыева.

«Әгәр санитар-эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирсә, имтиханнар алдыннан 9-11 сыйныф укучылары белән очрашулар да ниятләнә», — диде.

Вице-премьер аз комплектлы мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да балаларның хәленә бик дикъкат белән карарга, авыру билгеләре булса, өйләренә кайтарырга кушты.

Имтиханнарга әзерләнүнең серләре

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев