Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Бөтенроссия балалар драматургиясе конкурсы бара

Казанның Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында "ASYL" Бөтенроссия балалар драматургиясе конкурсы бара.

Бу балалар һәм яшүсмерләр пьесаларының драматургия лабораториясе, аның максаты - яшь талантлы драматургларның иҗатына ярдәм итү һәм милли балалар театрларының репертуарын баету.

Конкурста рус һәм татар телләрендә язучылар әлегә кадәр нәшер ителмәгән пьесаларын тәкъдим итә ала. 

"Бүгенге көндә конкурска 40лап пьеса керде. Германия, Румыния, Мәскәү, Донецк, Минск, Самара, ә Татарстан һәм Башкортстаннан без тагын да күбрәк көтәбез! Чөнки төп максат - милли драматургияне баету", - дип хәбәр итә оештыручылар.

Конкурс шартлары белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев