Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе катнашучылары өчен онлайн тавыш биреп булачак

Быел X Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашырга теләк белдереп 100 гә якын гариза килгән.

«Көмеш кыңгырау» газетасы сайты да әлеге бәйгедә катнаша. Бу хакта тулырак укыгыз.

Әлеге интернет-проектлар арасында татар сайтлары гына түгел, ВКонтакте социаль челтәрендә татар телендә эшләп килгән уңышлы төркемнәр, популяр татарча Инстаграм аккаунтлар, мобиль кушымталар бар. Шулай ук, .tatar доменында урнаштырылган татар сайтлары да арткан.

Унынчы дөньякүләм бәйгедә ун номинациядә барлыгы бу юлы 96 интернет-проект көч сынашачак. Юбилей бәйгесендә жюри әгъзалары белән беррәттән катнашучыларны бәяләүдә бөтен татар халкы да үз фикерен белдерә алачак. Тавыш бирү 28-30 сентябрь көннәрне 3 тәүлек дәвамында барачак. 

Ә бүгеннән инде катнашучыларны бәяләүгә жюри әгъзалары эшкә тотына. Ахыр нәтиҗә барлык нәтиҗәләрне исәпкә алып ясалачак. Бертигез тавышлар булганда жюриның фикере өстенрәк дип кабул ителә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев