Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Көмеш кыңгырау» газетасы сайты дөньякүләм конкурста катнаша

«Көмеш кыңгырау» газетасы сайты "Белем җәүһәрләре" X Дөньякүләм файдалы интернет-проектлар бәйгесендә катнаша.

Юбилее уңаеннан, бәйгенең номинацияләре быел тамырдан үзгәртелгән һәм бәйге тагын да киңрәк колач алган. Юбилей бәйгесендә 250 дән артык татнетчы катнашыр дип көтелә, аның җиңүчеләре рәтенә керү өчен нык тырышырга кирәк булачак. 

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте, "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте, "Аксу" компаниясе, Википедия, ВКонтакте социаль челтәре һәм күп кенә башка иганәчеләр ярдәме белән берлектә оештырылып үткәрелә. 

 

Бәйгедә катнашу һәм җиңеп чыгу өчен өчен интернет-проект (сайт, ВК төркеме, Инстаграмдагы аккаунт) тулы куәтендә татар телендә эшләргә, кулланучылар өчен файдалы булырга һәм мөмкин кадәр кулланучыларда популярлык яуларга тиеш. Нәтиҗәләр халык фикере һәм экспертлар бәясе нигезендә сентябрь аеның ахыргы атнасында ясалачак. 

Шул уңайдан, сез безнең сайтыбызда тагын нинди материаллар күрергә телисез, языгыз әле. Шулай ук менә бу сораштыруда үз фикерегезне калдырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек.

Катнашучылар турында мәгълүмат өчен монда басыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев