Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

12 яшьлек Татарстан кызы «Ты супер!» тапшыруының ярымфиналына үтте

Танылган композитор Игорь Крутой Анастасия турында «Минемчә, син искиткеч җырладың. Синең номерың мине шаккатырды» диде.

Чаллы шәһәреннән 12 яшьлек Анастасия Манапова НТВ каналында баручы «Ты супер!» тапшыруында катнашып «Как жизнь без весны» җырын башкарды һәм жюри әгъзаларын үзенең тавышы белән шаккатырды.

Настяның җырлаганын әлеге сылтама аша тыңлагыз

Танылган композитор Игорь Крутой кызның җырлавын бигрәк тә ошатты, Татарстанга хөрмәтен белдерде һәм Настя кебек талантлы балалар –  республиканың киләчәге дип белдерде.

 «Минемчә, син искиткеч җырладың. Синең номерың мине шаккатырды» диде композитор. Ул Настяга полуфиналга үтү өчен юллама тапшырды.

 «Ты супер!» — «НТВ» телеканалында баручы Халыкара телевизион музыкаль проект. Әлеге проектта әти-әниләр кайгыртуыннан һәм тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар катнаша.

Шулай ук, Беренче каналда бара торган «Голос. Дети» тапшыруында 8 яшьлек Казан кызы Элина Нигъмәтуллинаның катнашуы мәгълүм булган иде. Кыз тапшыруда катнашу өчен әти-әнисе һәм вокал укытучысы белән Мәскәүгә килгән. Проектта ул «Пой, гармошка, веселей» (Виктора Боков сүзләре, Александр Аверкин көе) җырын башкарган.

Шулай ук, Казаннан апалы-энеле Камилла белән Кирилл Михайловлар Үзәк каналдан барган «Могҗизалар кыры» тапшыруында чыгыш ясады.

Камилла белән без аларның әлеге тапшыруда катнашу «тарихы» һәм сьемка вакытында алган тәэсирләре турында сөйләштек. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/yaa-san/mogizalar-kyrynda-beznekelr

TNV.RU сайты материаллары кулланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев