Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Могҗизалар кыры»нда – безнекеләр!

Казаннан апалы-энеле Камилла белән Кирилл Михайловлар Үзәк каналдан барган «Могҗизалар кыры» тапшыруында чыгыш ясады. Камилла белән без аларның әлеге тапшыруда катнашу «тарихы» һәм сьемка вакытында алган тәэсирләре турында сөйләштек.

Камилла, сез тапшыруга дәү әниегез белән килгән идегез. Ул башваткычлар чишәргә яратамы?

– Әйе. Дәү әниебез Роза Минакова «Могҗизалар кыры»н бик яратып карый, андагы биремнәрнең җавабын гел алдан әйтеп бара иде. Һәм менә үзе дә катнашып карарга уйлады. Моның өчен кроссворд чишәргә һәм җавапларын тапшыруга җибәрергә кирәк иде. Заявка биргәннән соң нәкъ бер айдан чакырдылар. Тапшыруның шарты буенча һәр катнашучы бер музыкаль номер алып килә ала иде.

Ә сез икәү!

– Ә без – чыгыш ясарга теләүчеләр – чыннан да икәү. Тапшыруның музыка буенча редакторы безнең видеоларны карагач кайсыбызны сайларга белмәде, күрәсең – баш редактор белән сөйләшеп, энем белән икебезне дә чакырды. Һәм төрлелек булсын өчен беребезне – җыр, икенчебезне шигырь белән. Югыйсә, безнең Кирилл да бик матур җырлый ул. Созвездия-Йолдызлык фестивалендә Кирилл 5 яшендә гармун белән татарча җырлап лауреат булган иде! Ә мин, киресенчә, «Йолдызлык»та иң башта конферансье буларак җиңү яуладым.

Тапшыруда син татарча җыр башкардың. Редакторлар үзләре шулай тәкъдим иттеме?

– Татар җыры минем репертуарда һәрвакыт бар ул. Ә тапшыруның редакторы заманча эшләнгән халык җыры булсын, дип сорады. Яңа җыр өйрәнергә туры килде. Мине вокал буенча педагогым Лейсан апа Халикова әзерләде. Кыска гына вакыт эчендә бит ул! Шул җырга туры килерлек итеп яңа күлмәк тә тектердек. Колактагы алканы да, аяктагы туфлиләрне дә алдан алар белән килешенеп сайладык. Тапшыру алдыннан бер генә тапкыр кабатлап карадык. Ә Кирилл шигырьне махсус ятлады. (Ул Гульнара Качалованың «Конферанс» студиясенә йөри.) Шәп сөйләде ул! Якубович икебезне дә мактады. 

Якубович үзе ошадымы соң?

Ничек ошамасын, безнең янда бик ачык күңелле, шаян ул. Өлкәннәр янында – җидтирәк. Поле Чудесның музеенда булдык әле. Анда ниләр генә юк. Кызык...

Сезгә ниләр бүләк иттеләр инде?

Кириллга планшет һәм зур тимер юл, миңа – телефон, чәчәкләр һәм китап.

Китап укырга вакытың бармы?

Табам инде, чөнки укырга яратам мин. Ә болай – эш бик күп. Кирилл белән икебез дә 21нче музыка мәктәбендә укыйбыз. Мин – фортепиано, ә Кирилл – гитара классында. Спорт түгәрәкләренә дә йөрибез. Кирилл шахмат ярата. Аннары әле инглиз теле...

Кыскасы, Камилла белән Кириллның хоббиларын санап бетерерлек түгел! 10 яшендә Казан мэры Стипендиаты булган кыз ул! Ял итәргә дә вакыт табалар Михайловлар. Тик үзләренчә! Тик-токка исләре китми. Ял көннәрен әби-бабай янында үткәрәләр, табигатькә чыгалар. Музыка, спорт һәм шат күңел... Тормыш кызыклы да, уңышлы да булсын өчен шулар, мөгаен, чыннан да җитәдер.

Ризидә Рәхмәтуллина.

 

Казан кызы Камилла Михайлова «Поле чудес» тапшыруында татар җыры башкарды. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/kazan-kyzy-kamilla-mikhaylova-pole-chudes-tapshyruynda-tatar-yry-bashkardy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев