Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

«Бар ул мәхәббәт!»

«Юк бу кырыс дөньяда мәхәббәт, болар бары сезнең алдануыгыз гына» дип язган Гүзәлнең хатына җавап хаты килде. «Гүзəл, бар ул мəхəббəт!» , ди Әдилә .

Бу хатны Гүзəл, мөгаен, мəхəббəттəн ялгышуыннан язгандыр. Гүзəл, бар ул мəхəббəт! Əйе, хəзер бөтен нəрсə интернетта: ни ашадың, ни алдың, ни күрдең. Мондый яшəү рəвешен мəхəббəт белəн ялгау дөрес дип уйламыйм. Мəхəббəттəн зарлану да мода түгел, кешенең холкы үзенчəлегедер. Бу дөньяда гомумəн безгə ошамаган, без аңламаган күренешлəр бик күп. Һəрберсен йөрəккə якын ала башласаң, шартлыйсың!

Килешəм синең белəн: əби-бабаларыбызның яшь вакытларындагы яратулары- көнлəшерлек. Ул чигелгəн яулыклар, төнлə качып язылган хатлар, таң атканчыга кадəр капка төбендə сөйлəшеп утырулар... Боларны əсəрлəрдəн укып мин дə бик яхшы белəм. Ə бəлки 21нче гасырда бүгенге мəхəббəтне тасвирларлык язучылар гына юктыр? Шуңа күрə безнең күзаллауларыбыз реаль тормыш белəн туры килми, «мəхəббəт юк» дигəн иллюзия барлыкка килə.

Без бит мəхəббəтне үзебез күреп бетермибез. Ялган мөнəсəбəтлəр, ике сүзнең берендə «яратам» дип сөйлəүлəр белəн капланды гына ул. Купринның «Гранатовый браслет» əсəрендə шундый фикер бар: «ЧЫН, МƏҢГЕЛЕК Мəхəббəт кеше белəн йөз елга бер генə була». Мин аның белəн килешəм. Килешəм генə дə түгел, шушы Мəхəббəтнең миңа элəгүенə ышанам! Шуңа күрə мин ялган гыйшык уен уйнаучыларга игътибар итмим, интернетта андыйларга карамыйм да. Мəхəббəт турында кычкырмаган, əмма һəрбер күзəнəге белəн аның барлыгын дəлиллəгəн парлар миңа якынрак. Мин хəзер үз өстемдə эшлим, китаплар укыйм, күңелемдə гармония булдырырга тырышам. Мине бит алда чын мəхəббəтем көтə! Шушы ышануым миңа беркайчан да чын сөюнең барлыгында икелəнергə ирек бирмəде. Бар ул! Гүзəлнең хатына жавап итеп: «Ышаныгыз!» диясем килə минем.

Әдилә Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев