Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Юлия Сергеева: «Барысы да «Салкын чәй»дән башланды»

Юлия Сергеева – Чаллы кызы, 37нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы. Милләте буенча рус кызы ул. Ә татарча чатнатып сөйләшә.

Сөйләшеп кенә калмый, татарча җырлый, җырлар яздыра, фән олимпиадаларында җиңүләр яулый.

(Юлиянең татарча җырлаганын тыңлап карагыз әле ► «Туган теле булмаса да сөйләшә». Тулырак: http://chelny-rt.ru/index.php/news/bu-kyizyik/tugan-tele-bulmasa-da-sylsh )

 

– Юлия, татар телен ныклап өйрәнә башларга нәрсә этәрде?

– Татар теле мине балачактан ук кызыксындыра башлады. Чөнки мин йөргән бакчада татар телендә сөйләшүче тәрбиячеләр эшли иде. Мәсәлән, Заһидә Заһидовна – иң яраткан тәрбиячем. Алар төркемдә һәрвакыт татар җырларын куялар, безнең белән татарча сөйләшәләр иде. Һаман исемдә: гел Салават Фәтхетдиновның «Салкын чәй» дигән җырын куя иде алар. Әле дә иң яраткан җырым бу минем, күңелгә кереп калган.

Мәктәптә укый башлагач, татар теле укытучылары белән төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда катнаштык. Ә аерым кызыксыну белән мин татар телен 6 сыйныфтан өйрәнә башладым. Ул елны мәктәптә яңа укытучы эшкә килде. Яшь кенә, матур Эльвина Миргазияновна миндәге потенциалны күреп, дәресләрдән соң татар телен өйрәтә башлады. Дәрестән соң көн саен ул миңа кагыйдәләрне аңлата һәм төрле биремнәр бирә иде. Биккинина Эльвира Миргазиановна ярдәме белән мин хәзер чиста итеп татарча сөйләшәм.

– Гаиләң, дусларың татар телен җитди өйрәнүеңне ничек кабул иттеләр соң?

– Без Татарстанда яшибез бит, татар һәм рус телләре республикада дәүләт телләре булып тора. Шуңа күрә, минемчә, ул телләрнең икесен дә яхшы белү – бурычыбыз. Өстәмә тел белү, һичшиксез, артык булмас дип уйлыйм. Юкка гына халыкта «Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч», «Телләр белгән илләр гизгән» димиләр. Кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә, минемчә. Гаиләм дә, иптәшләрем дә бу фикеремне яхшы кабул итте. Гомумән, мин чит телләрне өйрәнергә бик яратам. Татар һәм рус телләреннән тыш, мин француз телендә дә сөйләшә беләм. Телләр белү миңа һәвакыт кирәк булачак. Мин моңа ышанам!

– Татарча яхшы белүнең кирәге чыктымы соң, ярдәм иттеме ул сиңа?

– Әлбәттә. Татар телле дусларым белән иркен аралашам. Ел саен татар теленнән олимпиадада катнашам. Һәм уңышлы килеп чыга – призлы урыннар алам. Өстәвенә, мин татарча җырлыйм да, өч җыр яздырдым инде. Үземне дә, җырларымны да бик яхшы кабул иттеләр, яратып тыңлыйлар. «Моң чишмәсе», «Бәхет йолдызы» кебек татар вокал конкурсларында катнашам.

– Юлия, рус телендә дә җырларга була бит. Ни өчен шулай да татарча?

– Татар теле – үзе бик матур тел, ә татар көе тагын да матуррак. Татар музыкасы аша үз тавышыңның матурлыгын күрсәтергә мөмкин. Миңа татар мелизмнары бик ошый. Гүзәл Уразова, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи кебек татар җырчыларыннан үрнәк алам. Һәм кайчан да булса алар кебек җырлармын дип хыялланам.

Әңгәмәдәш: Лилия Гыйбадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, Юлия.

    Теги: юлия сергеева