Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Рәис Әхмәтзакиров: «Әркәшә – нәкъ мин инде»!

Арча районының Гөберчек авылында Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – 41нче ел балалары» әсәре (12+) буенча фильм төшерелә башлады. Без сезне актерларның берсе – фильмда Әркәшә ролен башкаручы Рәис Әхмәтзакиров белән таныштырырга җыенабыз.

Арча районының Гөберчек авылында Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – 41нче ел балалары» әсәре (12+) буенча фильм төшерелә башлады. Кино сәнгатендә зур яңалык бу. Көтелгән вакыйга. Бердән – безнең чорның иң укыла торган, һәр әсәре көтеп алына торган язучысы иде бит Мөхәммәт абый. Икенчедән, «Без – 41 ел балалары» –әле бүгенгәчә кызыклы диалоглары белән телләрдән төшмәгән әсәр ул. Кыскасы, бу фильмда уйнау – үзе зур бәхет. Без сезне шул бәхетлеләрнең берсе – фильмда Әркәшә ролен башкаручы Рәис Әхмәтзакиров белән таныштырырга җыенабыз. Рәис – минем авылдашым, туганым, Кукмара районы Кәркәвеч авылы егете. Казан театр училищесын тәмамлады. Бүген Габдулла Кариев исемендәге яшьләр театры актеры.

– Рәис, синең «Без – 41 ел балалары»н укыганың бар идеме?

– Мәктәп елларында укыдым, билгеле. Ул минем яраткан әсәрем иде. Җидти тел белән язылган булса, бәлки исем китмәгән булыр иде. Ә монда бит күпме юмор! Һәм шул ук вакытта сугыш заманының бөтен авырлыгы чагылган.

– Әркәшә – әсәрдәге иң кызыклы рольләрнең берсе. Син теләгән роль булдымы ул? Һәм бу рольгә ни өчен нәкъ менә сине сайладылар икән?

– Әркәшә – миңа иң ошаган һәм иң охшаган, туры килгән роль. Кай ягы белән туры килә дисәгез – ул да минем кебек җирән чәчле, ябык, һәм аның да минут саен ашыйсы килә икән. Минем дә нәкъ шулай! Эчке дөньям белән дә, тышкысы белән дә охшаганга сайлаганнардыр мине Әркәшә роленә.

– Бу әле синең беренче мәртәбә фильмда төшүеңдер. Театр белән аермасы зур бит, әйеме? «Кереп китүе» авыр булдымы?

– Аерма бар инде. Беренче көнне съемкалар иртән башланды, ә мине төшерү кичкә генә туры килде. Иптәшләремне ничек төшергәннәрен, режиссёрның ничек эшләгәнен көне буе карап йөрдем инде. Әзерләндем!

– Көтелмәгән, кызык хәлләр килеп чыктымы соң?

– Чыкмыйча инде! Кар өстеннән йөгергәндә таеп егылулар да булды, сүзләрне онылып бүре сыман улап калулар булды. Ну барыбер каушамадым.

– Бу фильмда төшү синең өчен кай ягы белән кызыклы?

– Хәтерлисезме, кечкенә вакытта без (юләрләр) сугыш чоры турында китаплар укый идек тә, эх, мин дә шунда булган булсам, дип уйлый идек. Менә миңа шул «бәхет» насыйп булды. Минеке әле ул чынлап та бәхет! Ә сугышлардан, ачлык-ялангычлыктан Алла сакласын инде!

Әңгәмәдәш: Ризидә Гасыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев