Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Гөлзадә Мингалимова: «Дустым белән повесть язачакбыз!»

«Әкият яза аласыңмы?» бәйгесе җиңүчесе Гөлзадә Мингалимова белән әңгәмә.

Без бәйгеләр үткәрергә яратабыз. Фотобәйгеләр, видеобәйгеләр, әдәби бәйгеләр... Монысы – бик кызыклы әдәби бәйге иде. Балалар язучысы Флера апа Мәрданованың куян кызы турында әкиятен дәвам итәргә тәкъдим иткән идек без.

 

Бик тә мавыктыргыч, гыйбрәтле дәвамнар килде безгә. Иң кызыклысы исә Флера апаның әкияте белән бергә «Көмеш кыңгырау»ның 13нче санында дөнья күрде.  Ә ул иң кызыклы әкиятнең авторы – Тукай районы Күзкәй мәктәбе укучысы Гөлзадә Мингалимова иде. Менә шулай танышып киттек без Гөлзадә белән. Һәм аны редакциягә кунакка чакырдык.

– Гөлзадә, бу синең беренче генә иҗатың түгелдер, әйеме?

– Беренче генә түгел. Минем шигырьләр язганым бар иде.

– Әдәбият дәресендәме, әллә үзең теләпме?

– Үзем теләп. Дустым Розалия Габдуллина белән без әле повесть язарга да уйлыйбыз. Син бу герой булачаксың, мин бу герой дип рольләрне бүлештек тә инде.

 – Һәм нәрсә турында булачак ул сезнең повесть?

– Сюжетын сөйләсәк, кызыгы бетәчәк бит. Фантастика! Матур, зур, күп кисәкле повесть язачаклар дип кенә әйтегез.

– Бу кадәр иҗат дәрте ничек уянды соң сездә?

– Безнең әдәбият укытучысы Нәзилә апа Авзалова «Әдәби хәзинә» түгәрәге алып бара бит. Татар теле һәм әдәбият – минем иң яраткан дәресләр ул. Татар теленнән олимпиадада районда беренче урынны алдым әле быел. Рус әдәбиятыннан да катнашам инде мин олимпиадаларда. Казанга да барганым бар.

– Ә бу әкиятне язганда озак уйладыңмы, әллә бик җиңел тудымы?

– Ручка-кәгазь тотып өч көн утырдым. Аннары нәрсәдер «зең» итте инде башта.

– Тагын нинди яраткан шөгыльләрең бар?

– Атта йөрергә яратам. Безнең күрше авылда – Иске Байларда атлар, ишәкләр, дөяләр асрый торган кеше бар. Дусларым – Айрат, Ислам, Азалияләр белән без велосипедта күрше авылга атта йөрергә өйрәнергә төшәбез.

– Әниләрең беләме соң?

– Әйе, аларның рөхсәте кирәк инде. Башта курыкканнар иде. Иң куркынычы атта түгел, ишәктә йөрү. Киребеткән кешегә юкка гына «ишәк кебек кире син!»  дип әйтмиләр икән. Ә атлар акыллырак... Тик шулай да ат өстенә үз белдегең белән менеп утырырга ярамый. Безнең белән биредә эшләүче Нәсим абый үзе шөгыльләнә.

Әңгәмәдәш – Ризидә Рәхмәтуллина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев