«Әкият яза аласыңмы?» бәйгесе игълан итәбез
Без яңа иҗади бәйге игълан итәргә булдык. Ул «Әкият яза аласыңмы?» дип атала. Шагыйрә, балалар язучысы, безнең даими авторыбыз Флера апа Мәрданова белән берлектә үткәрәчәкбез без ул бәйгене.
Дуслар! Без яңа иҗади бәйге игълан итәргә булдык. Ул «Әкият яза аласыңмы?» дип атала. Шагыйрә, балалар язучысы, безнең даими авторыбыз Флера апа Мәрданова белән берлектә үткәрәчәкбез без ул бәйгене.
Флера апа безгә Куян белән Куянбикә һәм аларның кызлары Куянсылу турында «Кем гаепле?» дигән әкият җибәрде. Әкиятнең азагын сезгә язып бетерергә кирәк булачак. Әлеге әкият белән түбәндәрәк таныша аласыз.
Укучылар җибәргән әкиятләр арасында 1нче, 2нче, 3нче урыннарны билгеләрбез. Җиңүчеләргә Флера апабыз үзенең автографлы китапларын тапшырачак. 1нче урынга лаек булган әкият Флера апаныкы белән бергә газетада басылып чыгачак.
Бәйгедә 8-17 яшьлек мәктәп укучылары катнаша ала. Әкиятләрне 31нче мартка кадәр komesh_k@list.ru почтасына «Бәйгегә» дип җибәрегез. Җиңүчеләрне 15нче апрельдән дә соңга калмыйча игълан итәрбез. Уңышлар сезгә!
Кем гаепле?
Салкын кыш көнендә, яңа ел бәйрәмнәре узгач, Куян белән Куянбикәнең
кызлары туган. Аның тууын ата куян белән ана куян узган көздән бирле бик
көткән булганнар. Түтәлләрдә ризык бик күп: кәбестә, кишер, кыяр, кабак
кебек яшелчәләр бик уңган, балага сусыл үлән чемченергә генә бирергә
булыр иде, витаминнарны даруханәләрдән эзләп йөрисе дә юк.
Кыш көнендә туса да, Куян белән Куянбикә бердәнбер кызлары тууга нык
сөенгәннәр. Аңа “Куянсылу” дигән матур исем дә биргәннәр. Ата-ананың
сөенечләре эчләренә сыймаган. Куянның нәни кызы караваты яныннан бер
генә минутка да китәсе килмәгән, баласының иң матур кыз булып үсеп
җитүен, тимераякта оста шуучы, биюче, җырчы булуын бик нык теләгән.
Кыскасы, аның өчен җанын бирергә дә әзер булган. Каяндыр гитара, гармун,
курай ише уен коралларын табып алып кайтып куйган. Кызы йоклый торган
бүлмәгә затлы келәм дә җәелгән.
Куян балалары айлап, еллап үсмиләр, өч атна тулар-тулмас Куянсылу озын
керфекле, ап-ак йомшак тунлы матур кызга әйләнгән.
Аяклары кәкре булу гына ата-ананың азрак борчылуына сәбәп булган.
Югыйсә, үзләренең аяклары да бик үк төз түгел бит! Тимераякта шуучы,
балет биюче булмасаң да, дөньяда яшәргә, башка сәләтеңне ныграк үстерергә
була. Тимераякларны күршедә яшәүче Аккош кызына бүләк иткәннәр.
Куян гитарада үзе аз-маз чиерткәләгән, ә курай уйнаганда дөрес итеп тын ала
белү бик мөһим, гармун телләренә баскаларга, бармаклар буыннары кәкрәеп
каткан, бармаклар саны җитеп тә бетмәгән. Габдулла Тукай бабабыз:
“Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул,” дип юкка гына әйтмәгәндер.
Куянбикә, кызлары сау-сәламәт булып үссен өчен, аш пешерү бүлмәсеннән
бик чыгып та йөри алмаган: кишер уган, кәбестә салаты ясаган. Тик
Куянсылу гына бу ризыкларны ашаудан баш тарткан: “Салатларыгызны
үзегез ашагыз! Миңа туңдырма, кәнфит, капчыклы кыздырган бәрәңге алып
кайтып бирегез! дип, әти-әниләренең төшләренә дә кермәгән ризыклар
сорап аптыраткан.
Кызларының бер-бер артлы «Теге кирәк! Бу кирәк!» дигән сорауларын
канәгатьләндереп, үтәп бетерерлек тә булмаган. Куян белән Куянбикә
йөгергәннәр дә, сикергәннәр дә, башларын ташка бәрәсе килгән чаклары да
булган.
Куян кызын көйләгән дә, көйләгән. “Кирәк! Кирәк! Кирәк!” дигән сүзләр
кимемәгән. Бер генә бала булып үскәнгә, Куянсылу шундый кыздыр бәлки.
Куянбикә аш пешерә торган бүлмәдән иренә: “Көй кирәк! Көй кирәк! Тукмак
буе чөй кирәк түгел микән бу кызыбызга?! дип сөйләнгән.
Куянсылу “Үзегез биегез! Үзегез җырлагыз! Гармун, курай, гитараларыгыз
да үзегезгә булсын! Мин сезнеңчә яшәргә дә, ашарга да җыенмыйм!
Онытмагыз! Мин яңа гасыр баласы!» дип аяк тибеп кычкыра да башлаган.
Телевизорда күрсәтелә торган Куян белән Бүре турындагы мультфильмнар да
туйдырганнар. Аңа инде кесә телефоннары, компьютер, ноутбук кирәк
булган. Хәреф өйрәнәсе дә, китап укыйсы, әкият тыңлыйсы да килмәгән,
ниндидер тарелка, интернет челтәрләренә тоташу турында сүз кузгаткан. Бу
баланы ничек мәктәпкә илтәсе булыр?
Куян белән Куянбикә үз өйләрендә аяк очларына гына басып йөри һәм
пышылдап сөйләшә торган затларга әйләнергә мәҗбүр булганнар. Ә
беркөнне Куянсылу “Күз алдымда бөтерелеп, кәефемне төшерәсез. Әнә!
Ашарга пешерү бүлмәсе – сезнеке, телевизорлы зал – минеке!» дигән сүзләрен
дә әйтеп салган.
Көләсең килсә, көл, көләсең килмәсә, хет тәгәрәп үл! дип кешеләр шундый
хәлгә төшкәч сөйләнәләрдер. “Теләсә ни эшлә, терсәгеңне тешлә!” яки “Инде
туй узган, туннар да тузган”, диючеләр дә бар.
Кем гаепле? Әйтегез! Киңәш бирегез! Киләчәктә Куян белән Куянбикәгә
ничек яшәргә? Капчык асып урманга бүреләр янына чыгып китәргәме? Әллә
бер бүрене үз өйләренә кунакка чакырыргамы? Куянсылуны биергә
өйрәтсен!
Куян белән Куянбикә имәнлектәге элмә тактага белдерү язып элеп кайтырга
ниятләгәннәр. Өйрәтергә Бүре килерме, әллә Төлкеме? Кем ничек уйлый?
Дусларым! Сезгә бу әкиятнең азагын язып бетерү бурычы йөкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев