Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Чаллы театры балалар өчен «Чәчәк күлмәк» спектаклен тәкъдим итә

Чаллы драма театры елдагыча балаларны премьера белән сөендерә. Быел исә төрле әкиятләрдән уртак вакыйгаларны берләштергән күңелле тамаша «Чәчәк күлмәк» спектаклен тәкъдим итә.

Татар халык әкиятләре тылсымлы, маҗаралы булуы белән һәркемне җәлеп итә. Батыр егет, патша кызы, дию, аждаһа кебек геройларны аларның күбесендә очратырга мөмкин. Чаллы драма театры елдагыча балаларны премьера белән сөендерә. Быел исә төрле әкиятләрдән уртак вакыйгаларны берләштергән күңелле тамаша «Чәчәк күлмәк» спектаклен тәкъдим итә. Ул батырлык һәм хәйлә, яхшылык һәм явызлык, сүздә тору һәм вәгъдәсезлек кебек төшенчәләрне аңларга булыша. Патша кызы Гөлзифаны аждаһа кулыннан коткарганда, Әхмәтнең юлында үзе кебек үк мәрхәмәтле дуслар да, Вәзир кебек сатлыкҗаннар да очрый. Явызлык белән көрәшкәндә, батыр егеткә тылсымлы чәчәк күлмәк кенә түгел, изге күңелле булуы, вәгъдәсендә тора белүе дә ярдәм итә. Әкият геройлары арасында игелеккә игелек белән җавап кайтаручы Сәмруг кош та, эшләпәсен җуйган Таңсылу да, дуслыкны бәяли белгән Ак бүре дә, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр бар... Маҗараларга бай әкиятне рәхәтләнеп гаилә белән бергәләп карарга мөмкин.

Ни өчен балалар шушы спектакльне күрергә тиеш соң һәм бу спектакльдә нинди кызыксындыру ысуллары бар? Без бу сорауны сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиевага бирдек.

- Минем уйлавымча, балалар бу спектакльне бик тә яратачак. Беренчедән, аның нигезендә гасырлар буе килгән әкиятләр тора. Икенчедән, актерлар арасында яшьләр бик күп, труппаның иң көчле артистлары. Өченчедән, заманча сәхнә бизәлеше, яңа технологияләрне куллану, экран... Бу алымнар балаларны, һичшиксез, җәлеп итәчәк. Бу спектакль гаилә тамашасы буларак күзаллана. Бишектәге бәби дә, өлкән яшьтәге тамашачылар да якын итеп кабул итәчәк.

- Балалар өчен булган театр премьерасы гадәти спектакльләрдән нәрсәсе белән аерыла икән?

- Икеләтә җаваплылык өстидер, чөнки нәни тамашачыны, гомумән, балаларны алдалау мөмкин түгел. Сәхнәдә бала телендә сөйләшү яңгырамаса, персонажлар бала уйлаганча фикер йөртмәсә, бала күрә торган дөньяны чагылдырмаса, ясалмалылык аларны читкә этәрәчәк. Нәни тамашачының  карашы белән туры килердәй, кызыктырырдай булырга тиеш. Балалар маҗара, фантастика ярата. Шуңа күрә сәхнәдә иң беренче чиратта маҗара булуы мөһим!

Театрның яшь актеры – әлеге спектакльдә Ак бүре образын башкаручы Винер Фәйзуллин белән дә әңгәмә корып алдык. Ул үзенең ничек театрга килүе, башкарган образлары һәм башка шөгыльләре турында сөйләде.

- Балачакта иҗат белән кызыксынмый идем. Миңа спорт якынрак иде. Чаңгыда чабып, урыннар ала идем. Аннан соң мине әни музыка буенча конкурсларга йөртә башлады. Үзем дә сизмәстән, иҗатка кереп киттем. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга кердем. Анда да актер буларак түгел, ә җырчы булырмын дип барган идем. Дөресен генә әйткәндә, театр миңа ошамый... иде. 1нче курсны тәмамлагач, театрга гашыйк булдым. Училищены тәмамлап, шушы театрга эшкә килдем. Бүген эшем үземә бик ошый...

- Премьерага килсәк, әлеге спектакльдә сез нинди роль башкарасыз?

- Мин Ак бүрене уйныйм. Бүгенге көндә балалар супер-геройларны ярата, могҗиза кирәк аларга. Минем персонажым – мистик образ, магия, сихер белән шөгыльләнә... Шул яктан балаларга, гомумән тамашачыга ошарга тиеш!

- Үзегезгә әлеге роль кайсы ягы белән кызыклы булды?

- Үзем дә супер-геройларны, шундый форматтагы фильмнарны карарга яратам. Ак бүре дә уйлап, мәгънәле итеп, кайбер урында шаяртып та әйтеп куя... Нәкъ үзем кебек.

- Бик теләп тә башкара алмый калган, яисә киресенчә, теләмичә уйнаган рольләрегез бармы?

- Теләмичә башкарган рольләрем юк, барысын да уйнап карыйсы килә. Яратмаган рольне башкарып булмый. Башта бик үз итмәсәң дә, уйный-уйный күнегәсең аңа. Ә иң яратканы – “Брежнев шәһәре” спектаклендә Артур Вафин роле.

- Театрдан тыш, тагын ниләр белән кызыксынасыз?

- Музыка белән... җырлар язам, музыка мәктәбендә укытучы булып эшлим.

Блиц-сораштыру

- Иң яхшы бүләк сезнең өчен...

- Театрда эшләү!

- Иң яраткан бәйрәм?

- Яңа ел һәм туган көн.

- Кайсын сайлар идегез: дискотекага барып биеп кайтумы, әллә инде репетицияме?

- Репетиция, дискотекаларны яратмыйм. Мин күбрәк өй кешесе.

- Атнага бер тапкыр булса да мин...

- Театрда уйнаган бер персонажым.

- Чәйме, әллә инде кәхвәме?

- Кәхвә, чәйне гомумән яратмыйм. Айга бер эчсәм, шул җитә...


Әлеге спектакльдә берсеннән-берсе кызыклы рольләр. Патша кызы Гөлзифаны уйнаган Зәринә Шәвәлиева белән дә аралашмый кала алмадык без!

Мин Башкортстанның Туймазы шәһәреннән. Казанда белем алырга, ә инде Чаллыда театрга актриса булып эшкә урнашырга насыйп булды, – дип сүз башлады ул.

- Ролеңә килсәк, кайсы ягы белән үзенә җәлеп итте ул сине?

- Минем өчен яңа төр роль булды ул. Чөнки мәктәптә укыганда да, институтта да мин гел йә убырлы карчык, йә берәр начар персонаж ролен башкара идем. Бу театрга килгәч, миңа патша кызы ролен бирделәр. Мин бик шатланып кабул иттем аны. Гөлзифа – кыю, шул ягы белән миңа бик тә ошады ул.

- Убырлы карчык кебек персонаж ролен башкару ничегрәк иде соң?

- Характер буенча мин – пародаксаль кеше. Кирәк икән явыз да, кырыс та булам, ләкин гадел явыз дип әйтер идем; икенче яктан йомшаграк та, ярдәмчел дә мин. Шуңа күрә, андый персонажларны да аңлап уйнарга, мотивациясен күрә белергә кирәк.

- Балаларга әлеге роль нәрсәсе белән кызыклы дип уйлыйсың?

- Аһ итәрлек искиткеч матур костюм минем. Аның өстенә акыллы, сөйкемле персонаж буларак кабул итәрләр дип уйлыйм. Гаилә белән килеп тамаша кылып кайтырлык менә дигән спектакль булачак!

- Синең фикереңчә, чын актер нинди сыйфатларга ия?

- Нинди генә роль башкарса да, яхшы кеше булып калырга тиеш. Аннары коллективта үзен яхшы яктан күрсәтергә, хезмәттәшләр арасында көнләшү булмаска тиеш.

- Театр артисты булырга хыялланган укучыларыбызга нинди теләкләр теләр идең?

- Түземлек һәм сабырлык... Укыгыз, хыялланыгыз, тырышыгыз. Гел эзләнүдә булырга, бик күп көч түгәргә туры киләчәк, йокламаган төннәрегез дә булачак... Үз-үзегезгә ышанырга һәм теләргә генә кирәк! Син барысын да булдырачаксың!

 

Блиц-сораштыру

- Парашюттан сикерүме, әллә кояшта кызынумы?

- Парашюттан сикерү. Экстрим яратам.

- Театр ул синең өчен...

- Минем беренче йортым.

- Үз өеңдә бәйрәм үткәрүме, кунак булып кайтумы?

- Кунак булып кайту, әлбәттә.

- Яшәү девизың...

- Нинди генә ситуациядә дә кеше булып кал.

- Кызыл төсле өч предметны ата әле...

- Помидор, кан, әкиятебездәге Аҗдаһа.


Әңгәмәдәш - Гөлинә Гусамова.

Үткән елгы премьера турында ► Чаллы театрында Тыпырдык белән Зәйнәп маҗаралары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев