Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Чаллы театрында Тыпырдык белән Зәйнәп маҗаралары

Театр, ни дисәң дә, могҗиза инде ул. Анда килеп керүгә үк әкият дөньясына килеп эләгәсең.

Могҗизаларга да ышана башлыйсың. Чаллы татар драма театры куйган «Тыпырдык» спектаклен карагач, бигрәк тә.

...Беркөнне авылга кунакка кайткан Зәйнәп күбәләк тотам дип урманга керә дә адаша.

Урманда ялгызың калсаң, бик куркыныч ул. Ярый әле аңа куян малае Тыпырдык очрый. Тыпырдык үзе дә авылга илтә торган юлны белми икән.

Бергәләшеп шуны эзләгәндә Зәйнәп белән Тыпырдык бик күп нәрсәгә өйрәнәләр. Менә, мәсәлән, яфракларына карап агачларны танырга, йолдызларга карап юлны табарга... Хәер, бөтенесен дә сөйләп бетермик әле, үзегез барып карагач, белерсез. Тыпырдык, Кыбырсык, Мыгырдык, Ябалак һәм Зәйнәп белән уйнап, җырлап-биеп тә алырсыз. Кыскасы, килегез, кызык булачак!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев