Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Азалия Мифтахова: «Аның кебекләр сирәк»

Рәхмәтле укучы — ул белемгә, камиллеккә омтылучы. Шундыйларның берсе белән сезне таныштырасыбыз килә.

Һәркемнең тормышында яраткан, кадерле укытучы була. Һәм без аңа никадәр генә рәхмәт сүзләре яудырсак та, тиешенчә хөрмәтебезне күрсәтеп бетерә алмыйбыз. Рәхмәтле укучы — ул белемгә, камиллеккә омтылучы. Шундыйларның берсе белән сезне таныштырасыбыз килә. Хәер, сез инде аны болай да яхшы беләсез. 

Азалия Мифтахова Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, безнең актив хәбәрчебез. Ул видеопроектлар ясый, журналистик язмалар тәкъдим итә. Һәм төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Шушы көннәрдә генә «Укытучым минем» республика бәйгесендә гран-при иясе дә булды. 

— Әлеге бәйге турында ишетүгә, күз алдыңа нинди фән укытучысы килеп басты һәм ни өчен нәкъ менә ул? 
— Әлбәттә, туган тел һәм әдәбияты укытучым Һадиева Гөлнара Әхмәт кызы. Ул безгә 5нче сыйныфтан бирле туган тел дәресләреннән керә. Олимпиадаларда зур үрләр яуларга, иҗади бәйгеләрдә катнашырга, журналистикага кереп китәргә этәргән укытучым ул. Аның кебек тырыш, максатчан, сабыр укытучылар бик сирәк була.

— Һәр җирдә катнашу әзерлек таләп итә. Бу бәйгегә озак әзерләндеңме? 
— Октябрь ае иде. Гөлнара Әхмәтовна миңа әлеге бәйгенең нигезләмәсен күрсәтте. Укып чыктым, миңа якын эшләр икәнен аңладым. Медиа һәм журналистика белән кызыксынгач, видео төшерү, эссе язу ише әйберләр ошый миңа. Илһам килгәч, эссены язып аттым. Видеога инде кадрлар уйларга туры килде. Төшерергә сыйныфташларым булышса, монтажлау белән үзем шөгыльләндем.

— Синең өчен бәйгенең үзенчәлеге нидә булды? 
— Гөлнара Әхмәтовнага багышлап шигырь язганым булса да, видео, эссе багышлаганым юк иде әле. Беренче үзенчәлеге шунда. Икенчесе инде, әлбәттә, әлеге бәйгегә багышланган пресс-конференциядә күренекле шәхесләр белән беррәттән уңышлы чыгыш ясау булды. Шундый мөмкинлек биргәннәре өчен оештыручыларга зур рәхмәт! 

— Синеңчә, укытучы нинди булырга тиеш? 
— Укытучы, беренче чиратта, балалар белән уртак тел таба белергә тиеш. Шул очракта гына ике арада җылы мөнәсәбәт урнаша ала. Ул сабыр да, таләпчән дә, аңлаучан да булырга тиеш. Гомумән алганда, укытучыларга хас матур сыйфатлар санап бетергесез.

— Ничек уйлыйсың, укытучы — журналист яисә журналист — укытучы була аламы? 
— Кызыклы сорау, дөресен генә әйткәндә. Кешесенә караптыр, миңа калса. Һәр журналист та балалар белән эшләргә әзер булмаска мөмкин. Һәр укытучы да, үз чиратында, журналист булып эшли алмас иде, минемчә.

— Бүгенге көндә синең иң зур хыялың нинди? 
— Берәр чит илгә очасым килә. Әйтик, Франция яки Төркия.

— Син нинди 3 әйберне беркайчан да эшләп карамас идең? 
— Чит илгә үзем генә очмас идем. Табиб һөнәрен сайламас идем. Пешкән кәбестә һәм суган ашый алмас идем. 

Әңгәмәдәш - Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев