Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Саба районы Эзмә мәктәбе укучысы «Укытучым минем» республика бәйгесендә гран-при алды

«Укытучым минем» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Гран-прига Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Азалия Мифтахова лаек булды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Укытучым минем» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

«Укытучым минем» бәйгесе 2023 ел азагында урта һәм югары сыйныф укучылары арасында узган. Аны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырган.

«Узган ел Россиядә остазлар һәм укытучылар елы буларак игълан ителгән иде. Без шушы ел кысаларында Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә бәйге оештырырга булдык. Аның беренче максаты — укытучының җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләү иде. Укытучы — ул бүгенге балалар өчен генә түгел, ә җәмгыятебез киләчәге өчен җавап бирә торган шәхес. Шәхес үзе шәхесләр тәрбияли. Милләт тормышында шәхес бик зур урын алып тора», — диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.


Бәйгенең икенче максаты — урта һәм өлкән сыйныф укучыларында иҗатка омтылышны арттыру булган. Укучылар үз остазлары турында видео һәм инша әзерләгән. Өченче максат — «Tatarica. Татар энциклопедиясе»нә мәктәп укучыларының игътибары юнәлтү. Җиңүчеләрнең эшләре онлайн-энциклопедиядә чыгачак.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков фикеренчә, мондый бәйгеләр укытучы абруен күтәрергә ярдәм итә һәм укучыларны шушы һөнәргә, фәнгә тартырга мөмкинлек бирә.

«2023 ел бетү белән укытучыга игътибар кимергә тиеш түгел. Мәктәп бусагасын атлап чыгачак яшьләрнең никадәр белемле булуы укытучылардан тора. Баланың киләчәктә һөнәр сайлавында да остазларның роле зур. Бу бәйгедә катнашканда укучылар остазының эшенә тирәнрәк төшенә һәм бу һөнәр турында күбрәк уйлана», — диде Илгиз Халиков.

Бәйгедә гран-при алган укучының остазы — Саба районы Эзмә урта мәктәбенең туган тел укытучысы Гөлнара Һадиева уңыш серен аңлатты.

«Татар мәктәбендә эшлим. Фәннәр татар телендә укытыла, балалар татарча яхшы белә, шуңа күрә татар телендәге бәйгеләрдә катнашу кыенлык тудырмый. Нигезләмә белән танышкач, укучыларга тәкъдим иттем. Икенче көнне укучым Азалия Мифтахова катнашырга ризалыгын белдерде. Без бу бәйгегә махсус әзерләнмәдек. Бөтен әзерлек — 5нче сыйныфтан бирле эзлекле көндәлек эш нәтиҗәсе», — диде Гөлнара Һадиева.


Гран-при иясе — Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Азалия Мифтахова журналист булырга хыялланганын әйтте.

«Бәйгегә эссе язып һәм видео төшереп җибәрергә кирәк иде. Мин журналистика белән кызыксынам, видео төшерергә, аны монтажларга яратам, социаль челтәрләрдә еш кына уй-фикерләрем белән уртаклашам. Гомумән, бу күңелемә якын бәйге булды», — диде укучы кыз.


Бәйге урта һәм өлкән сыйныф укучылары арасында «Иң яхшы укытучы», «Иң яхшы авыл укытучысы», «Иң яхшы туган тел укытучысы» номинацияләрендә узган. Оештыручылар сүзләренчә, бәйгегә 69 эш килгән. Аларның 49ы татар телендә язылган. Татарстаннан тыш, эшләр Башкортстан һәм Чувашия республикаларыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән килгән.

Искәндәр Гыйләҗев бәйгенең дәвамлы буласына өметләнүен белдерде. «Бәйге турында игълан иткәнче, башта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән килештерергә кирәк», — диде ул.

Рифат Каюмов.

Чыганак https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев