Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Җайдаклар арасында кызлар күп!

«Ат өстендә чапканда ат белән бер энергиягә әйләнәсең», ди Мәрьям.

"Көмеш кыңгырау«ның 23нче санында җайдак егет — Сәет турында язган идек.

Газетаны укыгач, бер хәбәрчебез: «Ә безнең район Сабан туенда Мәрьям беренче килде», — диде. Миңа кызык булып китте. Мәрьям турында белешергә тотындым. Һәм без аның белән Ватсап аша әңгәмә кордык. Мәрьям Шаммасова Мөслимдәге Габдулла Тукай исемендәге мәктәптә укый. Быел 5нче сыйныфны тәмамлады. 


— Мәрьям, шаккаттырдың бит әле. Район Сабан туенда беренче килгәнсең, котлыйм.
— Рәхмәт. Мин быел беренче тапкыр гына чабышта катнаштым әле. 
— Беренче тапкырдан шундый нәтиҗәләр. Шәп! Атта йөрергә кем өйрәтте?
— Бабам. Ул кечкенәдән атта йөртте мине. Ике елга якын Мөслимебездәге «Аргамак» спорт мәктәбендә шөгыльләнәм. Минем тренерым — Марат Гобәйдуллин. Сабантуйда мин шушы мәктәптә шөгыльләнүчеләр арасында беренче килдем. 
— Җиңүче ат белән дә таныштырып кит инде.
— Аның исеме — Зита. Ул гади авыл аты. Мин аны бик яратам. 
— Ә нигә нәкъ менә ат спорты кызыксындырды сине?
— Атларны яратканга. Ат өстендә чапканда ат белән бер энергиягә әйләнәсең. Шул момент ошый миңа. Атта чапкандагы хисне аңлатып бетереп булмый. Син — ирекле. Мин ат белән төрле биеклектәге киртәләр аркылы сикерергә дә өйрәндем. Бу конкур дип атала. 
— Спорт мәктәбендәге җайдакларның күбесе малайлардыр инде?
— Дөрес уйламыйсыз. Бездә күбесенчә кызлар шөгыльләнә. 
— Менә бит ничек икән. Алга таба да уңышлар гына юлдаш булсын сиңа, Мәрьям!
Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев