Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Сабантуйга Азарт белән килдем

Аксубай районы Яңа Ибрай авылы Сабан туенда Сәет Сөләйманов белән Азарт беренче килде.

Сабантуйда иң популяр ярышларының берсе — ат чабышы. Атлар да, аларны иярләгән егет-кызлар да сокландыра. Шундый зур хайванны тыңлата белергә дә кирәк бит әле. Аксубай районы Яңа Ибрай авылы Сабан туенда Сәет Сөләйманов белән Азарт беренче килде. Сәеткә 15 яшь, ул шушы авылдагы мәктәптә белем ала. Җайдак егет белән бераз сөйләшеп алырга булдым әле. 


— Сәет, котлыйм, йә әйт әле, ничек ул беренче килү? 
— Ярышта Һәрбер кешенең дә беренче буласы килә, ләкин аның өчен зур тырышлык, хезмәт кирәк. Атны әзерләү, тәрбияләү күп көч таләп итә. Ә беренче килү — күңелгә рәхәтлек өсти, дәрт уята.
— Ничә яшьтә беренче тапкыр атка утырдың?
— 4 яшь иде. Ә ат чабышларында 12 яшемнән катнашам. Атта йөрергә, чабарга әти өйрәтте. 
— Атны ярышларга үзең әзерлисеңме?
— Әйе. Чабышкы атны ел буе үзем әзерләдем. Аны көн дә чаптырырга, йөртеп керергә кирәк. Иярләр, йөгәннәрне Дагестаннан ук заказ биреп кайтардым. 
— Тырышлыгың бушка китмәгән.
— Әйе. Ак Бүре авылында да беренче килдек. Ә менә район Сабан туенда Азарт кузгалып китә алмады.
— Нигә микән?
— Курыкты. Старт бирелгәч, флаглар селкеттеләр дә, куркып калды, урыныннан кузгалмады. Шундый хәлләр дә була. 
— Тагын ярышларга барасызмы соң?
— Яр Чаллы һәм Түбән Кама Сабантуйларына барырга исәпләп торабыз. 
— Азарт турында сөйләп кит әле.
— Ул безнең үзебезнең ат, чиста инглиз токымлы. Аңа 3 яшь. Ул бездә бер ел яши. Холкы бик әйбәт. Тәртипле ат ул. Аның иң яраткан ризыклары — алма, карбыз, шикәр, бал, чикләвек һәм солы. 
— Сез аның белән ничек аңлашасыз?
— Атлар бит алар бик сизгер, акыллы хайваннар. Мин үземнең атымны күзеннән, колакларыннан аңлыйм. Ул да ярышлар вакытында, чабыш алдыннан дулкынлана, еш-еш сулый башлый хәтта.
— Кызык. Ә син тагын нинди спортны үз итәсең?
— Көрәш, баскетболга йөрим. Кыш көннәре хоккей уйныйм. 
— Сабантуйда көрәшмәдеңме соң?
— Быел юк, узган ел үзебезнең авылда икенче, ә күрше авылда 3нче урын алган идем. 
— «Афәрин» дип кенә әйтәсе кала сиңа, Сәет. Киләсе ярышларда сиңа һәм Азартка уңышлар теләп калам! 

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев