Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Телефонда утырганчы, китап укыгыз!

Китапның кеше тормышындагы урыны турында бик күп танылган шәхесләр язып калдырган. Әмма без югары технологияләр заманында яшибез. Кирәк булганда, без интернетка кереп, тиз генә кирәкле мәгълүматны таба алабыз. Шуңа күрә, китапның роле кимемәдеме бүген дигән сорау үзеннән-үзе туа.

Дө­рес, ин­тер­нет - мәг­ълү­мат алу өчен бик тиз эш­ли тор­ган ки­рәк­ле чы­га­нак. Бел­геч­ләр әй­тү­е­нә ка­ра­ган­да, ки­тап ба­ры­бер ке­ше­гә көч­ле­рәк тәэ­сир итә икән. Ки­тап укы­ган­да без «ял­гыз» ка­лып фан­та­зия дөнь­я­сы­на чумабыз.

Мин ел са­ен Дөнь­я­кү­ләм Әдә­би ма­ра­фон­да кат­на­шам. Ни­чән­че тап­кыр кат­на­шам­дыр ин­де – са­нын үзем дә бел­мим. Аның бы­ел­гы­сы (18нче тап­кыр)  1нче гыйн­вар­да баш­ла­нып кит­те. Көн дә кы­рык мә­шәка­тең­не таш­лап, ку­лы­ңа ки­тап ала­сың, кы­зык­лы сю­жет, тор­мыш­чан ге­рой­лар си­не баш­ка дөнь­я­га алып ке­реп ки­тә... Ки­тап­лар си­не тор­мыш­ны та­ныр­га этә­рә. Бу про­ект­ны оеш­ты­ру­чы­лар­га мин чик­сез рәх­мәт­ле­мен!

Дус­ла­рым, сез дә ки­тап­лар укыр­га яра­та­сыз­мы, ва­кыт та­ба­сыз­мы? Гел чек­рә­еп те­ле­фон­да утыр­ган­чы, ку­лы­гыз­га ки­тап алы­гыз. Ту­кай әйт­меш­ли, ул эч пош­кан­ны ба­са, дәр­ман би­рә.

Аза­лия Са­ли­хо­ва, Әгер­җе ра­йо­ны Ка­ды­баш мәк­тә­бе, 8нче сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев