Телефонда утырганчы, китап укыгыз!
Китапның кеше тормышындагы урыны турында бик күп танылган шәхесләр язып калдырган. Әмма без югары технологияләр заманында яшибез. Кирәк булганда, без интернетка кереп, тиз генә кирәкле мәгълүматны таба алабыз. Шуңа күрә, китапның роле кимемәдеме бүген дигән сорау үзеннән-үзе туа.