Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Тәнәфестә рәсем ясыйм!

Авылда туа бит инде ул чын талантлар! Вакытында күрә һәм халыкка тәкъдим итә белергә генә кирәк. Ә менә анысы... бөтен җирдә дә юк. Сарман районы Азалак мәктәбе укучысы Рената Хәмидуллина күптән түгел авыл халкына үзенең күргәзмәсен тәкъдим итте.

Нәкъ тә менә чын рәссамнар кебек... Авылдашлары аның беренче иҗат эшләрен кызыксынып кабул итте. Рената 9нчы сыйныфта белем ала һәм балачактан ук рәсем төшерергә ярата икән.

– Синең күргәзмә кайда оештырылды? – дип кызыксындык без иң элек.

– Авылыбызның мәдәният сарае фойесында. Анда эшләүче Эльмира апа белән Гөлнара апага чын күңелемнән рәхмәт!  

– Ничәләп иҗат җимешең күргәзмәдә урын алды инде?

– Якынча унлап рәсем. Ясаган саен яңалары да өстәлә бара. Ә конкурс-бәйгеләр өчен рәсемнәремне фотография форматында җибәреп торам.

– Күргәзмәңдә портретлар күбрәкме, пейзажмы?

– Портретларым күп түгел. Кечкенә чакта пластилиннан әйберләр  әвәләргә, лепка (әвәләп ясау) белән шөгыльләнергә ярата идем. Әкренләп анимэ форматында (япон мультипликациясе) рәсемнәр төшерә башладым. Һәм андыйлар миңа күбрәк ошый. Геройларның йөзен чынга охшатып, аларны җанландырып төшерергә тырышам.

– Бу сәләт сиңа кемнән күчкән дип уйлыйсың?

– Безнең нәселдә сәнгатькә тартылучылар бар. Бабам да, абый-апаларым да оста итеп рәсем төшерә. Шул рәвешле миңа да күчкәндер дип уйлыйм.

– Бер рәсем ясар өчен якынча ничә сәгать вакыт кирәк?

– Төрле вакытта төрлечә. Мәсәлән, бер тәнәфес тә җитә кайвакытта. Анимэ форматындагы рәсемнәр төшерергә бер-ике сәгать вакыт кирәк була. Ә пейзажлар озаграк ясала. 

– Төсләр гаммасына килсәк, күбрәк нинди төсләргә игътибар итәсең?

– Барлык төсләрнең дә үз урыны бар табигатьтә.  

– Бүләккә дип тә рәсем ясыйсыңдыр... Ә менә сатарга уйлаганың булмадымы картиналарыңны?

– Якыннарыма портретларын ясап бүләк итәм. Онлайн-рәсемнәремне сатарга да уйлаганым бар. Тик бу әлегә хыял...

– Рәсем ясаудан тыш, ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Укырга яратам. Татар, рус һәм инглиз телләреннән районкүләм олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулыйм.

– Киләчәктә үзеңне зур дәрәҗәгә ирешкән рәссам итеп күрәсеңме?

– Зур дәрәҗәләргә ирешерменме, белмим, әмма хобби буларак һәрвакыт шөгыльләнермен дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш: Гөлинә Гусамова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев