Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Кукмара укучысы Россия Конституциясе көненә багышланган иншалар бәйгесендә җиңде!

Конкурсны оештыру комитетына барлыгы 263 эш тәкъдим ителгән.

«Правосудие: от А до Я» проекты кысаларында Татарстан Суд департаменты идарәсе тарафыннан 9-11 сыйныф укучылары һәм техникумнарның 1-2нче курс студентлары арасында Россия Конституциясе көненә багышланган иншалар конкурсы үткәрелде. Анда 3 урта мәктәпнең 10Б сыйныфы укучысы Анастасия Сабанчеева беренче урынны яулады.

Конкурсны оештыру комитетына барлыгы 263 эш тәкъдим ителгән.

Анастасияне конкурска 3нче урта мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Алексей Королев әзерләгән. Аның сүзләренчә, алар укучылар белән хокукларны күп өйрәнәләр һәм төрле конкурсларда актив катнаша, бу юлы да бәйгегә өч инша җибәргәннәр.

«Мин бу теманы күпмедер дәрәҗәдә белә идем. Чөнки үткән ел хокукый турнирга әзерләнгән вакытта конституция, андагы үзгәрешләр, хокукый актлар турында күп эзләндем, күп укыдым. Әлбәттә, Алексей Олеговичның ярдәме зур булды», — диде Анастасия.

Кыз мәктәптә социаль-икътисади юнәлеш буенча белем ала. Җәмгыять белеме, хокук, икътисад фәннәре, инглиз теле — аның яраткан дәресләре.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/02-02-2022/kukmara-ukuchysy-rossiya-konstitutsiyase-k-nen-bagyshlangan-inshalar-b-ygesend-i-de-5848435

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев