Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мәктәп лайфхаклары

Бер-берсенә охшаш көннәр уза да уза. Көндәлек мәшәкатьләр, өй эшләре шундый күп - онытып җибәрүең дә ихтимал, әйеме. Мәктәп тормышына әзрәк якты ноталар өстәп җибәрү һәм тормышны җиңеләйтү өчен лайфхаклар тәкъдим итәбез.

Расписаниене ничек истә калдырырга

Кайчагында яңа расписаниене истә калдыру кыен була. Әгәр дә дәресләр тәртибен бөтенләй истә калдыра алмыйсың икән, аны фотога төшер һәм телефоныңа заставка итеп куй. Ул чакта расписание һәрвакыт кул астында булачак.

Икенче вариант - бу эшкә иҗади якын килү. Расписаниене яраткан блокнотыңа күчереп яз һәм һәм аны төрле төстәге ручкалар белән бизә. Мәсәлән, татар теле һәм әдәбиятын - яшел белән, математиканы - кызыл, физиканы - шәмәхә, химияне - куе сары һәм башкалар. Шулай ук теоретик һәм практик дәресләрне дә аерып чыгарга мөмкин.

Гадәти булмаган маркер

Әгәр дә син тексттагы мөһим җөмләләрне маркер белән билгеләргә өйрәнгәнсең икән, моның өчен гадәти булмаган маркер кулланып кара. Ул болай ясала. Сары төстәге маркер ал да аңа башка төсле фломастерлар белән нокталар яса. Бу очракта маркер салават күпере кебек төрле төсләр белән язачак. Әгәр туйдырса, кайгырма, нокталар сөртелеп беткәч, бераздан маркер үз хәленә кайтачак.

Кроссовкиларны сафландырабыз

Физкультура дәресендә кроссовки кию мәҗбүри. Ә алар тиз исләнәләр. Моннан котылу өчен аларның эченә коры пакетлы чәй салып куярга була. Чәй пакетигы исләрне үзенә сеңдерәчәк. Ышанмасаң, тикшереп кара.

Замокның «теле» сынды. Нишләргә?

Рюкзакның яки пеналның замогының тотып тарта торган өлеше сыну - бик еш күренеш. Болай рюкзакны яки пеналны ачканда тырнакларыңны авырттырыга мөмкинсең. Бу очракта гап-гади скрепка булышыр. Аны замокка бик җиңел генә беркетеп куярга була. Әгәр белгән булсаң, башкаларга да киңәш ит.

Дәфтәрләрең буталмасын

Сумкаңны ачып җибәрүгә тиз генә кирәкле дәфтәреңне яки дәреслегеңне табып алу өчен нишләргә? Һәр дәфтәрнең төпләмәсенә төрле төстәге маркерлар белән билге куярга мөмкин. Моны расписаниедәгегә тәңгәл итеп тә эшләргә була. («Расписаниене ничек истә калдырырга» дигән бүлекне кара). Хәтереңне яхшыртырга да әйбәт булыр. Яисә төрле төстәге наклейка-стикерлар куллан.

Дәрес материалын ничек истә калдырырга

Дәрестә үткән материал хәтердә яхшырак калсын өчен, аны шул көнне үк тагын бер (яки берничә мәртәбә) кабатларга кирәк. Шулай ук йоклар алдыннан тагын бер кабатлап чыгу да файда бирә. Һәм икенче көнне иртә белән яңартып җибәрсәң, бөтенләйгә истә калачак. Кыскасы, аңладың инде: кабатларга, кабатларга һәм кабатларга!

Тагын бер лайфхак

Өй эшләрен, эшлисе эшләрне, барасы җирләрне яки аласы әйберләр исемлеген блокнотка язып кую, стикерларга язып күренә торган җиргә беркетеп кую әйбәт. Шулай ук планнер кулланырга да була. Болар барысы да синең тормышыңны тәртипкә салырга һәм бер мөһим нәрсәне дә онытып калдырмаска ярдәм итәр.

 

Өй эшләрен ничек тиз эшләргә – бездән  5 лайфхак! Боларны блокнотыңа саклап куй.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дөрес бит!