Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Өй эшләрен ничек тиз эшләргә – бездән  5 лайфхак!

Боларны блокнотыңа саклап куй.

Җайлы урын

Өй эше эшли торган урын җайлы булырга тиеш. Ятак, диван түгел инде, әлбәттә. Эш өстәлеңне үзеңә ничек уңайлы – шулай көйлә. Эш тирәлегең сиңа җайлы тәртиптә булырга тиеш. Телисең икән, төсле, бизәкле дәфтәрләр куллан, китапларны үзеңчә тез. «Ялкауланма, Ләйлә!» дигән кебегрәк күңелне күтәрә торган открыткалар да булырга мөмкин анда. Иң мөһиме – сиңа уңайлы булсын!

 

Телефонны – читкә!

Биш минут саен соцчелтәрләрдән хәбәрләр күзләп утырсаң, өй эшен эшләп булмый инде ул. Гомумән, яныңда телефон булганда, өй эшен тиз һәм яхшы итеп эшләрмен дип уйлама да. Бүтән бүлмәгә чыгарып куй син аны. Сүндереп куйсаң, тагы да яхшырак булыр.

 

Эш планы

Өй эшләрен план буенча эшлә. Алдан эзлекле план яз. Ул гел каршыңда торсын. Эшләгән һәр эшеңне сызып бар. Гаҗәп, әмма бу “хәйлә” бик шәп эшли икән.

 

Үзеңә бүләк яса

Үзеңә үзең бүләк «әзерләп куй». Мәсәлән, математикадан өй эшен бетергәч, кибеткә туңдырмага чыгып керәм. Яки шигырьне ятлап бетергәч, яраткан сериалымны карыйм. Өй эшеңне эшләп, дәрескә ныклы әзерлек белән бару – үзе үк зур бүләк бит инде, бер карасаң.

 

Ял да кирәк

Эш арасындла ял итеп алырга онытма. Әйтик, һәр ярты сәгать саен үзеңә ял ясап ал. Әмма телефонга «чумарга» ашыкма. Зыянга гына булачак, фикерең таралачак. Чәй эчеп ал, бүлмәңдә тәртип яса, кием киштәләрен җыештырып куй һ.б. Иң шәп ял – ул эш төрен алыштыру. Һәм иң мөһиме шуны онытма: өй эшләреңне эшләү фәкать үзең өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев