Юл буйлап ике ач кеше бара икән: берсе күрә торган, икенчесе сукыр.
Алар озак барганнар, һәм, ниһаять, кечкенә генә шәһәр янына килеп җиткәннәр.
- Мин кибет күрәм! - дип шатланып кычкырып җибәргән күрә торган кеше, - Әйдә, ашыгыйк шунда, ашарга берәр нәрсә алырбыз.
- Ә ул кибеткә кадәр еракмы әле? - дип сораган таягына таянган сукыр, авыр сулап.
- Әле ярты километрлап бардыр - дип икеләнеп җавап биргән «күзлесе».
- Анда азык-төлек кибете юк, - дигән сукыр ныклы тавыш белән - безгә икенче якка барырга кирәк.
Бу күрә торган кешегә ошамаган.
- Ничек инде - кибет юк? - дип шелтә белдергән ул иптәшенә. - Мин бит синең кебек сукыр түгел. Аллага шөкер, әлегә күрәм.
- Һәм нәрсә күрәсең инде син анда? - дип тыныч кына сораган сукыр.
- Ничек инде - нәрсә күрәм? - дигән, үпкәләп, күрә торганы. - Мин яктыртылган «ТЫ» хәрефләрен бик ачык күрәм. Синеңчә, «ПРО-ДУК-ТЫ» кибете булмыйча нәрсә булсын инде ул? - дип иҗекләп, җиңүче тоны белән җавап кайтарган аңа күзлесе.
Сукыр берни дә әйтмәгән. Ул бары тик юлдашы артыннан авырсынып, аякларын көчкә сөйрәп атлаган гына. Илле метрлап үткәннән соң, кабат сораган: «Син, элеккечә үк, дөрес барганыбызга ышанасыңмы?»
- Моннан да дөресрәк була алмый! - дип ризасызлыгын белдергән күзле, - һәм, сукырның иңенә дустанә каккалап, шатланып дәвам иткән. - Ышан, минем белән син ач калмаячаксың!
Сукыр дәшмәгән, бары тик күндәмлек күрсәтеп, җитәкләп йөртүчесенең артыннан атлаган.
Берничә минуттан сукыр җитәкләп йөртүчесенең аркасына килеп төртелгән. Ә тегесе туктап калган икән.
Юл борылышыннан элек агач ботаклары яшереп торган сүзләрнең беренче өлеше дә ачык күренгән.
- Цве-ты! - дип иҗекләп, көчкә ишетелерлек итеп кабатлаган күрә торган кеше…
- Чәчәк белән тамак туйдырып булмый шул, - дип мыгырданган сукыр.
- Ә!? Нәрсә!? - дип кычкырып җибәргән, көтелмәгән хәлдән чыгып килүче күзле.
- Ярар, ярар, - дип тынычландырган аны сукыр, - мин болай гына…
Хәзер алар, юешләнеп, туңып, ач көенчә, көзге пычрак ярып, кире атлаганнар. Ләкин инде хәзер җитәкләп йөртүчесе, авызына су капкандай, сөйләшми. Ә сукыр, юл кырыендагы гранит коймага суккалап, ашыкмыйча гына атлый икән. Тук… тук… тук…
Иске таш үзенә бер төрле яңгыраган. Бу саңгырау, ишетелер-ишетелмәс тавышны ул дөньядагы башка бер генә тавыш белән дә бутамаячак. Бу тавыш аңа балачактан ук яхшы таныш...
ЮРМЕТ НАГИЕВ (Әлфия Ситдыйкова тәрҗемәсе).
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев