Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әй язмыш, язмыш...

...Мин әлеге язмамны моннан җиде ел элек әзерләгән идем.

Урамда шул ук февраль иде. Кышкы буранлы бер көндә миңа Разыя Гайнуллина фатирында хуҗабикә белән әңгәмә корып утырырга насыйп булды. Бу көн, бу шәхес әле дә хәтирәләр арасыннан, күңел түремдә калкып куя. Кызганыч, Разыя апаның бакыйлыкка күчкәненә дә елдан артык. Гомере буе татар халкына, милли музыка сәнгатенә хезмәт куйган Разыя Гайнуллина рухына бу истәлек дога булып барып ирешсен, берүк.

Кеше барыбер кошлар нәселеннән... Кош баласы әткә-әнкә оясында, җылы канат астында җил-яңгырлар күрми буй җиткерә, туган якның бәрәкәтле һавасында колач җәеп канат ныгыта да, зәңгәр офыкларга - яшьлек хыялларына таба ашкына. Ул офыкларда исә туган йорт җылылыгы булмый инде. Ачы җилләре дә, канатларны кыярлык бозлы яңгырлары да бимазалый, кояшы да саран гына җылыта анда. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Ата-ана куенынында әдәп һәм итәгать, сабырлык һәм тырышлык күреп үскәннәр исә беркайчан да каты бәгырьле, салкын канлы була алмыйдыр. Гәрчә, фани тормыш кануннары әнә шул тупас холык сыйфатларын таләп итсә дә...

Разыя ханымның язмышы, ана карынында ук, үз илендә тир түгеп тә кулак ярлыгы тагылып, куылган, янә кире кайткач та сыеныр почмак таба алмаган әти-әнисенең күңел ачысы һәм җирсү хисе белән кыеп-кыеп язылгандыр. Мәрдегалим абый белән Миңҗамал апа кабат Ташкентка күченәләр. Ходай биргән иң кадерле байлык исә янда - ак биләүгә биләнгән яңа туган сабый. Төпчек кызга Разыя дип исем бирәләр. Мөһаҗир ата-анага аеруча газиз булгандыр бу бала. Моңа кадәр ачлыктан, авырлыктан җиде сабыйлары дөнья куя, ләбаса.

Тырыш татар кешесе кайда да югалмый. Гайнуллиннар гайләсе җылы Ташкент туфрагында төпләнә. Туган җирне сагыну, җирсү хисе Разыяның канына моң булып күчә, ахры. Мөһаҗир татарлар оештырган "Яшьлек" ансамблендә 13 яшеннән үк тавышын чарлый ул. Җырлый-җырлый яшьлегенә аяк баса шулай. Бик иртә, 17 яшендә үк Ходай сабырлыгын, хыялларына, моңга тугърылыгын сыный шул. Йорт тергезүдә булышып йөргән күбәләктәй кыз, бурадан егылып, умырткасын сындыра. Язмышының: "Канатларың сынган килеш тә, җырлап кара әле", - диюе булгандыр. Бирешми Разыя. 3 ел буе хастаханә түшәгендә яткан көе, җырларына тугъры кала ул. Аның аякка басу табиблар өчен дә могҗизага тиң күренеш була. Тәкъдир дигәнең исә сынауларын моның белән генә туктатмый. Разыяның рух ныклыгын, сабырлыгын соң чиккәчә тикшерә, күрәсең. Тиздән зур сәнгать юлына чыгасы кыз яки теше-тырнагы белән тормышның якасына ябышып, максатына атларга яки баш иеп, егылып калырга тиеш була. Җир тетрәү вакытында, йортларының матчасы сынып, нәкъ менә Разыяны җәрәхәтли. Тагын хастаханә юллары, тагын операция өстәле...

Бер-бер артлы килгән сынаулардан соң, Хак Тәгалә кызны моңлы язмышы, киләчәге белән күзгә-күз очраштыра. Моң бу юлы танылган татар җырчысы Илһам Шакиров рәвешендә иңә. Ташкентка гастрольләр белән килгән җырчы Разыяның җырлавын ишетеп, кызга моңлы киләчәк юрый. Хыял канатлары Разыяны моңлы Казанга әйди. Канатлар җәрәхәтле булса да, ныгыган инде. Туган-үскән оядан очар чак. Әнкәсенең каберенә барып саубуллаша, атасы фатихасын ала да, юлга кузгала бала.

Кендек каны тамган татар җире Разыяны үз баласыдай кабул итә. Казан педагогия институтының музыка факультетында белем ала кыз. Шунда ук эшкә кала. Мәдәният министрлыгында да хезмәт куя. Консерватория аспирантурасына да укырга керә. Күңеленнән ташып торган моңын, яшьлек дәртен җырларына сала. Чыгышлар ясый. Татарстан Радиосының алтын фонында Разыя Гайнуллинаның моңлы тавышы яңгыраган 20 дән артык җыр саклана. Казан һәм татар тамашачысы өчен үз кешегә әверелә ул.

Моңлы язмышы аны татарның янә бер сандугачы - Сара Садыйкова белән очраштыра. Радио аша кызның җырлавын ишеткән Сара ханым Разыяны үз янына чакыра, киңәшләрен бирә. Газиз әнкәсе инде гүрдә булган кыз бала Сара апаның җылы мөгалләмәсе якын кабул итә. Күңел җылысы бөркелеп торган йортта, газиз кешең янәшәсендә мәтрүшкәле кайнар чәй эчүләр бик тансык була шул туган ояңнан читә чакларда. Казан-йортта гүя икенче әнкәсен таба Разыя. Сибгать Хәким белән Сара Садыйкованың махсус аның өчен язган әсәре - "Әй, язмыш, язмыш" исә кызның җырлы тормыш юлына фатиха бирә, үзәкләргә үтәр, бәгырьләрне тетрәтер моң булып гомере буе озата бара.

Хәзер дә - гомер китабының 65 нче сәхифәсенә аяк баскан мәлдә яратып җырлый Разыя ханым бу җырны. Әлеге әсәр кендек каны тамган моңлы татар җире белән яшьлек сукмаклары калган, очар канат куйган, якыннары торган Ташкент арасына күпер сала. Инде үз кеше булып әверелгәч, татар сәнгатенең олпат затлары хәер-фатихасын да алгач, җаваплы урыннарда хезмәт куеп, холкың, исемең ныгыгач, Казанда каласы да шунда шөһрәт дәрьясында кайныйсы гына бит. Опера җырчысы булырга ниятләп, арияләр өйрәнеп йөргән мәлләре. Юк шул. Кыз бала язмышының үз йөгәне, аерым кыйммәтләре бар. Разыя кияүгә чыга да, кабат Үзбәкстанга, Гөлстан шәһәренә китеп бара. Озак еллар буе Алим Хуҗаев исемендәге Үзбәк музыкаль-драма театрында труппа мөдире булып эшли. Үзбәк халкы арасында яшәп, үзбәк мәдәниятенә хезмәт куйса да, тамырларда кайнаган татар каны, милли үзаң үзенекен итә. "Язмыш" исемле татар ансамбле оештырып җибәрә ул. Нәкъ менә шушы моңлы, үҗәт татар хатыны тырышлыгы белән Гөлстан мәктәпләрендә татар сыйныфлары ачыла, калада татарча радио сөйли башлый.

Разыя ханымны Татар иҗтимагый үзәге рәисе итеп куялар. 1993 елны Үзбәкстанда Татарстан вәкиллеге ачылгач, мәдәният эшләре буенча атташе итеп билгеләнә. Намус белән хезмәт куя, йөзе нурлы, күңеле бар дөньяга ачык. Тик шәхси тормыш дигәнең барып чыкмый шул. Татар сәнгате, читтәге бихисап милләттәшләре олылаган, санлаган Разыяның иң якын булырга тиешле кешесе - тормыш иптәше генә кадерен белми. Ханым бу сынау алдында да баш ими. Җиңен сызганып, бөтен үҗәтлеген, тырышлыгын җигеп, эшкә чума. Атна саен диярлек Казанга барулар, Үзбәкстандагы татар яшьләрен татар җиренә урнаштыру, укырга кертүләр. Милләттәшләренең бер генә гозеренә дә битараф калмый Разыя Гайнуллина. Нәкъ шул елларда Үзбәкстан җирендә гомер итүче татарлар тормышына милли мәдәният яктылыгы үтеп керә, театр фестивальләре гөрли.

Аның ярдәме белән күп кенә читтә яшәүче татар кешеләре Татарстан канаты астына сыена. Ахыр чиктә үзе дә шул агымга иярә, ата-баба җиренә күчә. Язмышмы, туган туфрак тартып кайтарамы: җырчы ханым уйламаганда-нитмәгәндә Норлат районы хакимият башлыгы урынбасары хезмәтенә күчә. Әче таңнан торып, аякларга итек киеп, пычрак басу-кырлар буйлап йөрүнең сәхнә кешесе өчен ни хакка төшүен үзе генә белгәндер. Аннан соң Яр Чаллыга күченә Разыя ханым. Биредә иҗат эшен җәелдереп җибәрә. Гомере буе татар балаларына музыкаль белем биргән, талантлыларны көн яктысына чыгару хәстәре белән чапкан остазга бу яклар да күптән сусаган була. Кайда гына яшәмәсен, Разыя ханым - уфтана, зар елый торганнардан түгел. Күңел капкалары да, йортының ишеге дә чын асыл сәнгатькә битараф булмаганнар өчен киң ачык аның. Янаннан укучылары өзелми. Бик күпләргә Казандагы югары уку йорты ишекләрен ачкан, сәнгать дөньясына җитәкләп алып кергән, музыка серләренә төшендергән кеше ул.

Каядыр барып, дәресләр бирергә мөмкинлеге чикле остазның. Яшьтән үк җәрәхәтләнгән, аннан соң да кыйналулар, тибәрүләр күргән тәненең яралары торган саен үзен сиздерә шул. Аңа озак хәрәкәтләнүләр, бүгенгедәй тыз-быз чабулар да зыянгадыр. Гомере буе халкына, мәдәниятенә хезмәт иткән бу асыл зат бүген затлы шифаханәләрдә, ял йортларында сәламәтлеген ныгытырга тиештер. Ләкин ул мондый кадер-хөрмәткә күнекмәгән. Данлы , "матур исемнәре" дә юк аның. Аларны сорап-даулап та йөрмәгән. "Исемнәр" хакына яшәмәгән ул. Тормыш юлы, маягы башкада. Бөтен булган ныклыгын, ихтыяр көчен нәзберек учларына төенләп, саулыгы булмаса да, сиздермичә, башкалар өчен тырыша, татар моңына хезмәт итә. Хәле мөшкеллеген, зарларын дөньяга чәчми. Уйлары, борчулары башкада. "Шундый шәп тавышлы егет-кызлар бар", - ди. Алар югалмасын, белем алсыннар, чын сәнгать белән өч көнлек "җыртык" җырларны аерырга өйрәнсеннәр иде, ди. Йортының түрендә - Сәйдәш моңнары, "Идегәй" китабы. Әнә, кичә генә бер укучысы яңа җыр текстлары алып килгән. Баладай куанып, шуларны күрсәтә.

Урамда исә ачы февраль җиле сызгыра. Анда кешеләр өч көнлек дөнья артыннан чабалар, анда - өч тиенлек сәнгать хөкем сөрә. Шул каланың бер почмагында, гүя утару кебек, аулак һәм тыныч йорт бар. Ул йортта каяндыр, ерак еллардан килгән бер васыять булып, Сара апаның "Әй, язмыш, язмыш" көе яңгырый. Ул йортта шул бөек сәнгатьнең тере һәйкәле - Разыя апа ялгыз моңнарына уралып гомер кичә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев