Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әткәйдән ишеткән гыйбрәтләр

Кичләрен әткәй укый торган китапларның тагын бер­се— «Кыйссаселәнбия». Пәйгамбәрләр тарихы ул.

Иң кы­зыгып тыңлаганым — Йосыф кыйссасы. Аның тәтәй көйләп укый торганын да ишетәм. Борынгы заман хәлләре түгел, бүгенге кешеләр сыман, шуңа жәллим дә. Гыйбрәтле хикә­ятләрне әткәй кат-кат укый, тышы тузып беткән:

Тыңларга ярата малай,— ди дусларына. Мактавымы, әзрәк мактанып алуымы. Мөгаен, кыбырсынмыйча, колак салып, сеңдереп утырсын, дигәндер. Ә мин әткәй укый башласа, ишеткәнемне күрәм сыман. Әнә, безнең инеш кү­перен чыгып, тузанлы юлдан аталы-уллы икәү атлый. Кол­лар ягыннан киләләр. Әтисе юлда яткан даганы күрде: «Ал, улым, кирәге чыгар!»

Иелергә иренде малай. Әтисе шул даганы тимерчегә сатып, чия алды, сиздерми генә берәм-берәм юлга төшерә. Малай шунда ук иелде, капты — тәмле! Мимылдап-каралып пешкән чияләрне чүпли-чүпли әллә ничә иелде. Әтисе әйтте:

«Менә, улым, бер иелергә иренсәң — йөз иелерсең!»

Мин үзем дага күрсәм алам, дага тапкан кеше бәхетле була. Күп чапкан ат—әнә ничек ялтырый дагасы, көмештер әле.

Ике ташчы турындагы кыйссаны тыңлый башласам, давыл чыккандай була, җирдәге саламнарны очыртып, ызба башындагын йолыккалый, талларны әрле-бирле кый­ный. Биектә эшләүчеләр басып торган такта кубып, ике ташчы чак ябышып кала. Такта икесен дә күтәрмәс. Яшь ташчы:

- Син яшә, абзый, синең балаларың бар,—ди дә, кул­ларын ычкындыра...

Иптәше хакына үзен корбан иткән егет искә төшеп, уйлана идем. Әлеге кыйссаны соңрак үзем дә укыдым. Әткәй тавышы белән сеңгәне гыйбрәт булып гомергә кал­ган. Чыңгыз Айтматовның «Диңгез яныннан йөгерүче ала эт» повестенда да шундый тетрәндергеч хәл: балалар исән калсын өчен өлкәннәр диңгезгә сикерә. Чыңгыз — яшьтәш, әнисе Нәгыймә — мөгаллимә, теге кыйссаны улына укыган­дыр. Балачак тәэсирләре иҗатыңа этәргеч була бит ул. Чордаш әткәйләр фаҗига диңгезенә төшеп, безне коткар­ган...

Шәүкәт Галиевның «Минем беренче гомерем» истәлекләр китабыннан.

Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/uraza-ze-bezne-totty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев