Ураза... үзе безне тотты
Ураза алдыннан шул хакта сөйләшеп, хәстәрен күрә башлыйлар. Безне сәхәрнең тәм-томы кызыктыра. Коймак исләре борынны кытыклый, таба шылтыраганга уянасың да күзгә мич яктысы төшә.
Кичтән вәгъдә биргәч, кузгалмый хәлең юк, тәтәйгә сыенып мин дә утырам. И-и, мондый уразаны да тотмагач — телеңне йотарлык ич: каз итен коймакка төреп каймакка манасың. Әнә, каяндыр җимеш тә чыккан. Аларын да учка төртә тәтәй. Мондый уразаны да тотмагач! Сабакташ Низаметдин җидене тоткан инде. Ә нигә, әгузе-бисмилла диген дә сәхәр ашап ят та йокла! Йоклыйбыз аны, йок...
Ураза тотсаң, саваплы булырсың, җәннәт җимешләре ашарсың ди, кәүсәр чишмәләреннән тәмле сулар эчәрсең. Әллә шул хакта уйлап ятканга, йокы да тәмле булды. Иртән уянсам, самавыр чыжламый, учак караңгы, тәмле исләр юк. Ни булган, кая киткәннәр? Беркем беркая китмәгән, ураза бит әле. Әнә, кызыл җәймә астыннан кызыл битләрен елтыратып кабартма карап тора, ә мин аны күрмәскә тиеш. Авыз сулары килде килүен, йотып җибәрдем, ураза бозылмастыр. Бүген — бер булса, иртәгә — ике, берсекөнгә өч дип санармын. Аннары китә инде ул рәттән. Вәяскарнәй дә алдан башлаган, савабы күп була ди. Санап баралар. Санасыннар, куып җитәрмен, узып та китәрмен, ашыйсы килми лә. Уйнарга вакыт күбрәк калыр.
Тирләп-пешеп урамда уйнаганнан соң, гадәтемчә атылып керә-керүенчә:
— Тәтәй, ипи бир әле! — димәкче идем дә, тоз сипкән калын гына телем күз алдыма килгән дә иде, искә төште — ураза бит әле. Иреннәр кипкән, ә син тустаганга үрелмә — ураза! Бөтен җирдә ураза сагалый. Дымлы кисмәкне тотып карадым, сыйпап куйдым — рәхәт шундый, кыршаулары сап-салкын. Суы да теш камашырлыктыр. Юк, ымсынырга, ашау-эчү хакында уйларга ярамый. Ураза!
Ай-һай озын икән көннәр. Әллә ничә көн бергә ялгандымы әллә? Кайчан төш җитәр. Кояш та кадакланган төсле гел баш өстендә, кузгалмый да. Күзем йомсам — кара кояш, әллә кызарган кабартмамы?! Үрдәкләр ничәмә-ничә кат йөгерә-узыша кайтып, он болгаткан кузгалакны тыгыла-тыгыла сосып, җиргә тигән бүксәләрен этә-төртә инешкә шудылар — эчәләр инде бүселгәнче. Минем сыман ураза тотып карасыннар, белерләр. Бакылдап дөньяны куптарырлар иде, мин дәшмим. Миңа ат кузгалагы да ярамый, әрчеп капсаң сусыл да бит. Иң читене — ашау турында уйларга ярамый, уразаның савабы бетә, ди. Ач та тор, савапсыз да кал. Шуңа күрә мин тыелам. Уйламыйм, уйламыйм ашау турында! Үзеннән-үзе уйлана бит ул, эчең искә төшерә — корсак уйлый. Шайтан котыртадыр, юньсез нәрсә, уйларымны ялгыштырадыр. Низаметдиннар ничек түзә микән, әллә бер өйрәнгәч берни түгелме?
Җитмәстәй кич тә якыная бугай. Минем дә бер көн уразам була! Булды дисәң дә ярыйдыр — кояш мәчет манарасы артыннан төшеп бара. Күп калмады, ахшамга азан әйткәч тә, бисмилла итеп авыз ачарбыз. Без инде берничә малай Нурхуҗаларның бәрәңге бакчасы тирәли тотылган имән текмәләргә кунакладык — түбәночта азанны ишетмичә, вакытында авыз ачмыйча калмыйк дибез. Вакытында ачмасаң да кими ди савабы, ә иртәрәк ачсаң артмый.
Манара дәшми, мөәзин бабай күренми. Урактан кайтып җитмәде микән? Уразасы «арып», черем итеп калмагандыр? Килгәндә тәкенеп аягы каймыкты мәллә? Минем сыман борып-борыплар эче авыртадыр. Юктыр, корсагында «чувашлар утын тураса» бүтәнчә сайрар иде — биек манарага менеп озак итеп көйлисе урынга, йөгерә-сөртенә килә-килешкә:
— Җәмәгать, малайлар, ачыгыз авызны!—дип, азансыз гына кычкырыр иде. Йөгереп кенә тота торган хикмәт түгел шул ураза, каршысына да чабып булмый — текмәгә терәлеп көт менә.
Кояш баеды бит, тагын ни кирәк? Азанын әйтмәсә, үзе күренсен иде мөәзин, кесәдәге кыерчыкны ала Торыр идем. Шыпырт кына чеметеп кабасымы әллә? Чеметелгән анысы, тирләгән учта чикләвектәй ипи йомшагы әвәләнгән. Сәхәр, савап, ураза, ур... Нурхуҗаның көнбагышы чәчәк атканмы, дигәндәй борылып, теге чикләвекне тел өстенә тәгәрәттем. Чикләвек төшеннән дә тәмлерәк — телеңне йотарлык. Йотмый торыйк, иң кирәк чагы — тагын бер «чикләвек»не шудырдым. Тәтәй әйтә, качып ашасаң да Ходай күреп тора ди — савап урынына гөнаһ җыям түгелме? Аяз көндә күк ярылыр да, манара башын чайкап:
- Ай-һай,—дияр сыман. Тамагыңда төер калыр! Ирләрдәге бугаз төене, тыелган чакта йоткан бодай бөртеге ди. Муенны сыйпап карадым, шөкер, ул-бу беленми. Алдан сәхәр ашау ярагач, алданрак ачсаң да чама-чамага киләдер әле. Кояш та манара артында баеган сыман күренә. Тамак ялгагач, баш шәбрәк эшли: «ураза тотам», дидем, «Алла боерса» димәгәнмен. Бер караганда, гаепле дә түгелмен күк, шайтаны да бит аның арттан калмый.
Болай, кеше арасында, бер көн уразам бар, дияргә була. Уразаның койрыгы шома икәнне, тотып ук җиткерә алмавымны белү генә оят. Ә тәтәй күрше карчыкларына мактый:
- Бәбкәм, минем белән сәхәргә тора бит...
Төче коймак исе ымсындырса да, иртәгесен сәхәргә тормадым, йоклаганга салыштым. Бүгенгә тотмый торам, Алла бирсә. Беркая китмәс коймак, иртән, көндезен дә өлгерермен. Тәтәй юрганымны төзәтеп:
– Бәбкәчемне ураза арыткан,— дип сыйпап куйды. Ярар инде, мин тотмасам, тәтәйләр тота аны. Әнә, эш кешесе булгач, әткәй дә тотмый. Фәсхетдин абый да:
— Урманда ураза тоту кыенрак шул,— ди.— Куак арасына кача. Картайгач, ишекне бикләп, өйдә тотарбыз әле!
Шулай шул, мин дә булышырмын. Кеше тотканда без дә ычкындырмабыз! Бүгеннән бигрәк, алдагы көнең турында уйларга кирәк, ди ич Фәсхетдин абый. Үзе елмаеп күзен кыса. Битендәге ярасы да елмаеп тора. Сорадым, урманда куакка эләгеп ертылмаган ул, Порт-Артурда матрос булган. Хәзер урманда «матрос» булып эшли. Японнар белән сугышта кораблары баткач, судан тартып чыгарганнар, багор белән, битеннән эләккән. Ярый коткарганнар. Георгиевский кавалер икән ул. Кушаматы нигә «Пажи» — менә бусын сорарга кыймадым, йә ачуланыр, мин аның елмайган чагын яратам. Әнкәйнең «агач матрос» дип орыша торган гадәте бар, «булмаган» диюе. Фәсхетдин абый — агачлар матросы, ул булдыклы кеше!
Тартып-сузып минем дә гомеремдә бер көн уразам була язды. «Ун көн ураза тоттым» дип малайлар ярышканда талга үрмәли торырмын. Ураза тотканнар салмакланды. Юкса, җиңел корсак тизрәк үрмәләргә, җәһәтрәк йөгерергә тиеш сыман. Юк икән, үзем дә белеп калдым — тез буыннары йомшый, аяклар калтырый ашыйсы килгәч.
Ураза тота алмадым дип үкенү-оятларым иртәрәк булган. Мин тота алмасам, үзе куып җитте. Елга бер ай гына түгел, ничә еллар рәттән тоттык ачлык уразасын. Савабы гына булды микән — ул чактагы «жилтруд» хезмәт көннәре белән бергә бушка очкандыр. Элек савап җыйган әби-бабайлар да тотты ачлык уразасын: сәхәргә тормый гына, сәфәрдә дә, өйдә дә тотты. Бугаздагы төеннәр тагын да калкыбрак торырлык итеп тотты уразаның бусы. Сугыш уразасын хәрәмләшмичә, сынатмыйча ил белән бергә тоттык. Эшләп арыгач, җәннәт җимешләредәй тәмле иде әмерхан бәрәңге, кәүсәр кизләведәй татлы иде Каенсарның Дымбылат суы...
Шәүкәт Галиевның «Минем беренче гомерем» истәлекләр китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев