Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Рәнҗеш

Ялгышларны төзәтеп булса да, язмышлардын узып булмый шул.

Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, дип дөрес әйткәннәрдер. Кайчак та кеше киләчәген-күрәчәген үзе яза. Ялгышлары, кеше рәнҗешләре күз яшьләре белән.

...Алия кечкенәдән үк яшеннән күпкә өлкәнрәк күренде, тыныч холыклы булды. Башка балалар котырышып-чабышып куышлы уйнаганда, курчак бүлешкәндә, мыштым гына читтә утыра торган иде ул. Шау-шулы дусларыннан ерак торуны хуп күрә иде кызчык. Үсә төшкәч, буй җиткәч тә бу сәерлеге бетмәде. Кыз бик җитди һәм усал булып үсеп җитте. Холкының бу ягын кемдер хуп күрде, кемдер аңа шикләнебрәк карый иде. "Ай-һай, күзләрендә нур юк бу баланың", - диючеләр дә табылды.

Тормышы башкаларныкыннан әллә ни аерылмады аның: мәктәпне яхшы гына бетерде, калага китеп, һөнәр училищесына укырга керде. Тыныч һәм җитди, артык азсүзле булса да, күзләрендә ут уйный иде кызның. Егетләр күзе кызыгырлык чибәрлеге дә бар иде. Сызылып киткән кара кашлар, озынча төз борын, нечкә иренле уймак авыз, кара озын толымнар... Холкы җилбәзәк булса, бу матурлыкка күпләр кул сузган булыр иде бәлки, әмма бу матурлык иясе корылыгы, җитдилеге, каты холыклы, таш бәгырьле булуы белән дан алган иде.

Алия үз бәясен яхшы белә торган кыз булып чыкты. Аның бер карашына тилмергән үзенә гашыйк егет-җиләнне читтән генә күзәтте-күзтте дә, араларыннан иң уңганын, иң чибәрен - Булатны сайлады. Аларның мәхәббәте кичке шәһәр урамнарында, җитәкләшеп кинодан кайтканда, бергәләп алсу таңнарны каршы алганда чәчәк атты. Ярты ел чамасы йөргәч, кавышу хакында уйлана башладылар.

Булат әнисе тәрбиясендә генә үскән гаиләдәге бердәнбер бала иде. Кечкенәдән үк әнисе өчен бик кадерле булды ул. Шуңадырмы, булачак киленне беренче күрүдә үк бик шомланып, сынап кабул итте Гөлсем апа. Таныштырырга дип улы яртеп кайткан курчактай чибәр, ләкин усал карашлы кызны беренче карашка ук өнәмәде. Өчәүләп утырып чәй эчтеләр, аннан-моннан гына берничә сүз алыштылар да, Гөлсем апа "башым авырта" дип, үз бүлмәсенә чыгып ятты.

Алиягә булачак кайнананың "тел төбен" яхшы аңлады. Бу хатын белән бер түбә асытнда яшәсәләр, тынычлык таба алмаячаклары көн кебек ачык иде. Аш бүлмәсендә ике хуҗабикаә була алмый, дигән канун хак булып чыкты күрәсең. Алия икенче көнне үк Булатка шарт куйды: "Әниеңнән аерым яшәрлек торак тапсаң гына, кияүгә чыгам!" - дип кистереп әйтте кыз. Өйдә Булатның әнисе дә бу киленне бусагандан атлатмаска сүзләр биреп, ду килеп калган иде. Егет ары чапты, бире чапты. Ахыр чиктә, тулай торактан бер бүлмә юнәлтеп, яшьләр шунда тора башладылар. Тыныч кына барып язылышып кайттылар, тыйнак кына өстәл әзерләп бәйрәм итеп алдылар да, гаилә тормышы башланды. Ләкин туй өстәле артында Булатның әнисе юк иде...

Килен белән кайнана арасында татулык күпере салынмады. Булат баштарак эштән кайтышлый һәр көн әнисе янына кереп йөрде. Ләкин тора-бара бу гадәт тә көннән-көн сирәгәйде. Усал яшь хатын "тырышлыгы" белән әнисе йортына юл ябылды. Булат дөньяга тапкан, баккан газиз кеше янына айга бер-ике тапкыр кереп чыгу белән чикләнә торган булып китте. Юкса, йортлары да ерак түгел иде. Тик барыбер ана онытылды...

Гөлсем апа улының мондый мөнәсәбәтен бик авыр кичерде, ләкин яшь парлар янына барырга горурлыгы ирек бирмәде. Яшьтән үк тол калып, гомере буе тормыш арбасына ялгыз җигелгән хатынга картаймыш көнендә дә бөтен авырлыкны ялгызына татырга калды. Пенсия акчасы җитмәгәнгә, урам себерүче булып эшкә урнашты ул. Улы, үз гаиләсе мәшәкатьләренә чумып, бу хакта белмәде дә ахры. Иртән шәһәр хаклы әле йокыдын уянмаган, урамнар тыныч чакларда, кыштыр-кыштыр урам себергәндә, үткән тормышы турында, газиз баласы турында уйлый иде Гөлсем апа. Баласы куенында түгел, ялгызы таш урамда себерке кочаклаган хәлдә әҗәлне каршыларга язган булган икән аңа. Ашыгыч ярдәм табиблары :"Йөрәк..." - дип нәтиҗә чыгардылар...

Булат үз гаебен соңлап аңлады. Мондый зур гөнаһ белән яшәү өчен яки таш күңелле, тимердәй нык холыклы булырга кирәк. Яшь ирдә боларның берсе дә юк иде. Ул башка юлны сайлады - эчкечелеккә бирелде. Шул "яшел еланны" авызга алгач кына, күңеле тынычлык таба торган булып китте. Алия иренең мондый хәле белән килешә алмады, аерылылыштылар. Берсе аракы шешәсе белән бер якка, икенче кочагына яшь ярымлык сабыйларын алып, икенче якка киттеләр.

...Иске чемоданына чүпрәк-чапракларын, өс киемнәрен җыя-җыя, күңеленнән генә әнә шул хатирәләрен барлады бүген Алия. Ул вакытларга инде бик күп еллар узган. Алиянең дә матур йөзен җыерчыклар каплап киткән, мәрхәмәтсез еллар маңгаена буразна-буразна сырлар салган, кара чәчләрен ап-ак юллар белән каплаган. Ул бүген гомер көзен, тормышының ахыргы сәхифәләрен каршылый.

Ялгызы тормыш йөген тартты, йорт алды, кешечә булсын дип, тырышып яшәде, улы Маратны ялгызы карап үстерде ул. Бүген, картаймыш көнендә,гомере узган менә шул йортыннан күчәргә дип, чемодан тутырып йөри. Улы шулай кушты. Кичә сөйләштеләр. Килен өченче балага авырлы икән, ә йорт кеченә. Хәер, алия күптән "сыймый" башлады, ләбаса, бу йортка. Килененең тавыш куптармый калган көне юк, ничә ел шулай ызгышып яшиләр менә...

Алия карчык йортын соңгы кат күздән кичереп чыкты. Җыерчыклы бите буйлап күзләреннән мөлдерәп яшь ага, ә иреннәре кемнәндер пышылдап кына гафу сорый иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев