Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ниязның рекордлар китабы (Алмаз Гыймадиев)

Элеккеге командир Гамилә Төркиягә укыр­га китү сәбәпле, Ниязны класс старостасы итеп сайлап куйдылар. Иртәгесе көнне үк ул җые­лыш җыйды.

— Әйдәгез, безнең алтынчы класс өчен «Гин­нессның рекордлар китабы»н ачып җибәрә­без, — дип башлады Нияз үзенең чыгышын. — Кызык бит, мәсәлән, Сәлим алты сәгать буе бер­туктамый сөйләшә ала, тикмәгә генә укытучы­лар «ватык патефон» димиләр аңа. Әхәт исә любой ераклыктан, любой позада, любой язуны укытучыга сиздермичә күчерә ала. Мисалга Тәслимәне алыйк  — ул безнең сагыз чәйнәү остасы. Әнә, авызындагы кызыл төстәге сагы­зын декабрь башында чәйни башлаган ие... Йә, нинди фикерләр?

Класс Ниязның идеясен бердәм хуплады. «Писер» итеп сары чәчле Наиләне сайлап куй­дылар. «Алтынчының рекордлар китабы»на шулай итеп яшь рекордчылар теркәлә баш­лады:

1.  Фәнис мәктәпкә кыш уртасында ай да ун­сигез көн яланбаш килде, колаклары өшемәгән булса, тагын да шулай йөрер иде әле.

2.  Хәмит — класста иң озын малай. Аның буе — метр да алтмыш.

3.  Тәслимә ярты ел буе гел «Му-му» кон­фетын суырып йөрде. (Дөрес, энекәше Мәр­дәннең әйтүенә караганда, аның кәгазе генә «Му-му»ныкы булып, эчендә башка конфет яисә бө­тенләй ипи катысы гына булган, чөнки әтиләре ярты гына кило «Му-му» алып кайткан бул­ган. Ләкин тотылмаган карак карак түгел — Тәс­лимәне барыбер китапка керттеләр.)

«Рекордлар китабы» класс почмагындагы зур кадакта эленеп торды, Наилә бик тырышып аны тутырып барды. Китапка кемнәрне кертү мәсьәләсен Нияз класс җыелышында хәл итте. Тора-бара рекордчылар шулхәтле артты, кай­берәүләр бу китапка көнгә өчәр тапкыр языл­ды. Мәсәлән, шул ук Сәлим бер сәгатьтә чәпләшке белән туксан биш чебен үтергән, шул ук Сәлим физика дәресендә алты тапкыр бәдрәф­кә чыгып кергән... Соңга таба укытучыларны да китапка кертә башладылар: «Сабира апа бер дәрестә генә дә сиксән дүрт тапкыр «әгәр дә мәгәр» диде, Хәләф абыйның унбиш мәртәбә тә­мәке тартканын күргәннәр, Гайния апаларның сыеры берьюлы өч бозау китерде...»

Ә беркөнне, рекордлар китабына эләгергә те­ләп, алтынчының малайлары тәнәфестә төкерү ярышы оештырганнар. Мәктәп почмагында үт­кәрелгән әлеге ярышта Фидаил җиңгән. Ул дүрт метр ераклыкка төкергән. Әмма төкерек һава­да матур гына траектория белән очып барганда, почмактан директор килеп чыккан һәм... кал­ганын сөйләү түгел, күз алдына китерүгә үк ар­калар чымырдый башлый.

Озын сүзнең кыскасы — шушы хәлдән соң «Ниязның рекордлар китабы»н кабат ачылмас­лык итеп ябып куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X