Япон малае! Сорауларыңа җавап бирәм. 1) “Сто песят” ул зу-ур трактор. 2) Балчык эләккәч тән авыртса да, башкаларныкы авыртканын күрү рәхәт. 3) Авылда туңдырма сатсалар, кызларга бирмәс идек әле – үзебез ашар идек. Аларны җиргә егу гына аз, хезмәт укытучысы Хафиз абый ачуланмаса, вабще, муеннарына балчык тутырыр идек әле ул әләкчеләрнең. 4) Чөгендер апкайтуга килгәндә, минем әти әйтә: “Тамчыдан күл җыела”, – ди. Ягъни, мин – икене, абый – икене, әти белән әни икешәрне кыстырып кайтса, сыерыбыз тук корсагын сыпырып җырлап ук җибәрәчәк...