Мәңгелек двигатель (10нчы бүлек)
Баш компьютер янында. “Ун минутка гына калып тор...”
Мәңгелек двигатель (9нчы бүлек)
– ...Сәлам, Алисә!
– Сәлам, Рәшит!
– Әйдә, сөйләшик әле...
– Сөйләшик, Рәшит.
– Алисә, 15 яшьтә ярату буламы?
– Бу хакта бер сораган идең инде. Тиешле мәгълүматны алган идең. Кабат җавап биримме?..
– Кирәкми, җавап бирмә... Син шуны гына әйт. Ни өчен... Ни өчен... минем берни дә барып чыкмый? Нәрсәне дөрес эшләмим?
– Бу яшьтә гашыйк булуның үз үзенчәлекләре бар, Рәшит. Бу яшьтә кызлар чынбарлыкка якынрак була, алар ярату тойгысын олыларча аңлый, үзләренә бәя бирә, үзләрен контрольдә тота беләләр.
– Ә малайлар?
– Ә менә малайлар белән эшләр башкачарак. Бу хис тууга алар үзләрен мәгънәсез, хәтта сәер тота башлыйлар. Яраткан, күзе төшкән кыз белән дорфа кыланалар, чөнки үзләре белән ни булганын аңламыйлар, эмоцияләре, хисләре белән нәрсә эшләргә кирәклеген чамалап җиткермиләр.
– Алай икә-ә-ән... Алисә?..
– Тыңлыйм, Рәшит?
– Җавапсыз мәхәббәттән ничегрәк котылырга? Өйрәт әле.
– Җавапсыз мәхәббәт – бик авыр хис, Рәшит. Тик син шуны аңла: берәрсенә күзең төшкән икән, бу әле ул кеше дә сине яратырга тиеш дигән сүз түгел. Аның да үз хисләренә, теләкләренә, фикеренә, максатларына хакы бар лабаса.
– Анысын аңладым инде... Котылу юлларын өйрәт.
– Өйрәтәм.
Беренче этап. Смартфоныңа яраткан кешеңнең барлык сыйфатларын язып чык. Озын итеп яз, күңелеңә нәрсә килә, барысын да теркә. Рәхәтләнеп хисләреңне “бушат”.
Икенче этап. Әлеге эшне яңадан башкар. Әмма бу юлы инде җентекләп уйлап, хисләргә бирелмичә генә яз: ниндирәк ул, нәрсәләр ярата, ниләр эшли белә, ә нәрсәләрне белми, аның нинди максатлары бар... Сиңа ошамый торган сыйфатлары да юк түгелдер. Аларын да язарга онытма. Бәлки, гайбәт ишеткәнсеңдер, монысы да кирәк. Кыскасы, бөтен якларын язып чык. Бу юлы исемлегеңнең бик кыска булуына үзең дә гаҗәпләнерсең.
Өченче этап. Ике исемлекне чагыштыр. Бер-берсенә охшаганмы? Әгәр дә аерма зур икән, уйлап кара әле, син кемне яратасың: билгеле бер кешенеме, әллә инде үзең уйлап чыгарган хыялый образнымы?
Алисә ягымлы тавыш белән сөйли дә сөйли, мин исә исем китеп аны тыңлыйм.
– Дүртенче этап... – дип дәвам итте ул сүзен. – Сәбәбен тап: ни өчен менә шул кешегә гашыйк булдың? Бу бик катлаулы эш, әмма үз-үзеңдә ныклап “казынсаң”, була! Үзең турында бик үк күңелле булмаган нәрсәләр дә ачыкларга мөмкинсең, монысына да әзер тор. Күңелеңне төшермә, һәркемнең минуслары була һәм аларны белеп торуың хәерле.
Бишенче этап. Өстәмә мәгълүмат тап. Кешедән күңел кайтсын өчен аның турында күбрәк белергә кирәк. Бу – ул кеше начар булганга түгел. Җавапсыз мәхәббәт аерым бер кешене ярату түгел, ул – үзең тудырган образга гашыйк булу. Сөйгәнең турында күбрәк мәгълүмат эзлә һәм аның синең хыялдагы образга туры киләме-юкмы икәнен чагыштыр.
Һәм соңгы, алтынчы этап. Син әллә кайдагы, ерактагы йолдыз турында хыялланганда, янәшәңдә берәүнең нәкъ шулай ук сиңа карап интегеп йөрүе бар. Тирә-ягыңа күз сал. Күбрәк аралаш...
Бераз пауза ясап алганнан соң, Алисә сүзен йомгаклап куйды:
– Менә шушы алты этапны үткәннән соң, җавапсыз мәхәббәтнең чигенүен тоярсың...
***
Теге көнне Гаяз абый Мансуров безне кашларын җыерып, аягүрә басып каршылады. Ияге белән генә ымлап утырырга кушты.
– Ай-яй, егетләр... – дип шелтә белдерде ул аннары. – Бәйрәм көнне миңа эш ясап йөрисез.
Мөхәммәтнең йөзе ап-ак булды. Мин дә тез буыннарымның калтыравын тойдым. Ни гаҗәп – Эдлай гына үзен гаҗәеп дәрәҗәдә тыныч тота иде. Аның таш кебек катып калган йөзендә бер тамчы курку элементлары сизелмәде.
– Киберполициягә җибәрәсезме безне?.. – дип сорады Мөхәммәт тотлыга-тотлыга.
Гаяз абыйның җыерылган кашлары языла төште. Хәтта бераз елмайгандай да итте бугай әле.
– Юк, дустым, – диде ул Мөхәммәткә сынап карап. – Беркая җибәрмибез сезне. Менә бу бүлмәгә керегез әле...
Ул кнопкага басты. Чышш... Бүлмәнең бер почмагында нәни генә ишек ачылып китте:
– Рәхим итегез!
Бүлмә компьютер, аппаратуралар белән шыплап тулган иде. Әннекәйгенәм! Баш компьютер! Менә кайда икән ул!.. Автомат рәвештә кондиционер кабынды, аның артыннан ук тынычландыргыч талгын музыка агылды.
Ул арада бүлмәгә ак халатлы ике лаборант килеп керде. Өч портатив кәнәфи әзерләделәр. Безне шунда утырттылар. Нейрошлем кидерделәр.
– Нишләтергә җыенасыз безне? – Мөхәммәт куркынулы карашы белән директорга төбәлде.
– Тынычлан, дустым... – Гаяз абыйның тавышы ягымлы иде. – Бернинди куркыныч юк, бары тик уйларыгызга гына бераз күз салачакбыз... Киттек...
Күз кабакларым авырайганнан-авырайды һәм берзаман бөтенләй йомылдылар. Караңгы бушлыкка чумдым.
Күпме шундый халәттә булганмындыр, белмим, Гаяз абыйның тантаналы тавышыннан уянып киттем:
...– Тәҗрибә тәмам! Күзләрне ачабыз!
Малайларга карыйм, алар да уянган, лаборантлар исә бүлмәдә күренми иде.
Никтер директорның йөзе шат. Әйтерсең, безне нәрсә беләндер бүләкләргә, тәбрикләргә чакырган.
– Күрәсеңме, Мөхәммәт, бернинди киберполициянең кирәге булмады, – диде ул ягымлы елмаеп. – “Сафхәтер” программасы ярты сәгать эчендә безгә барысын да сөйләп бирде. Стадиондагы хәлләрне дә, уртак гөнаһыгызны Эдлайга аударып калырга җыенуыгызны да...
Йөрәгем дөпелди башлады. Җир ярылса, җир тишегенә кереп китәргә әзер идем бу минутларда... Хурлык! Позор! Эх, әти белән әнидән оят. Алар күзенә ничек күренермен. Ә классташлар... Ә Зилинә?..
– Борчылмагыз, бүгенге тәҗрибә сер итеп сакланачак, – диде директор абый, безнең уйларны укыгандай. – Бу хакта беркемгә дә хәбәр итмибез. Гомумән, кешенең уйлары, хыяллары белән бик сак булырга кирәк, аларны дөньяга чыгару глобаль катастрофага китерергә мөмкин. Һәркем бер-берсенең нәрсә уйлавын белеп торса, күз алдына китерәсезме, дөньяда ниләр булып бетәчәк?
– Гаяз абый, гафу итегез безне... – тавышым ярымпышылдап чыкты. – Мин... Мин төзәләчәкмен. Ышаныгыз! Без төзәләчәкбез...
– Әйе, ышаныгыз безгә... – Мөхәммәтнең дә ялынулы тавышы ишетелде. – Бүтән мондый хәл булмас.
– Әлбәттә, ышанабыз! – директорның тавышы көр иде. – Сезне биредән идеаль шәхес итеп чыгару – безнең изге бурычыбыз. Бер зур эшегезне дә төгәллисегез бар бит әле. Дөньяга файда китерә торган ачышыгызны.
Без “ялт” итеп аңа күтәрелеп карадык.
– Әйе, әйе, мәңгелек двигатель турында әйтәм... – ул безнең кыяфәтне күреп, янә тынычландырырга ашыкты. – Йә, йә... Берәүгә дә чишмәбез серегезне. Ашыкмыйча, җиренә җиткереп эшләп бетерегез... Йә инде, миңа да ышанмыйсызмыни?.. Ышанасызмы? Килештек, алайса. Сез дә мондагы тәҗрибәне берәүгә дә сөйләмәгез, яме! Ә хәзер, барыгыз, тынычлап бәйрәм итегез.
Бәйрәм?.. Нинди бәйрәм?.. Бәйрәм кайгысы калдымыни инде монда. Чыгарга кузгалдык.
– Рәшит, син ун гына минутка калып тор әле, – диде шулчак Гаяз абый, серле генә итеп.
Малайлар чыгып китте, без директор белән икәүдән-икәү генә калдык.
Ул берничә секунд миңа сынап карап торды:
– Сүзне нәрсәдән башлыйм икән... Беләсеңме, Рәшит, бәлки, бу безнең тарафтан дөрес гамәл дә булмагандыр, тик нихәл итмәк кирәк, “Сафхәтер” программасын кушкач, ул безгә синең башка борчуларыңны да күрсәтте...
Эсселе-суыклы булып киттем. Сүзнең ни турында баруын шундук чамаладым. Башымны түбән идем.
– Оялма, дустым! Күз төшүләр, малайларның – кызларга, кызларның малайларга тартылуы сезнең яшьтә табигый күренеш. Нормаль хәл. Әмма синең моны бик авыр кичерүең безне бераз гаҗәпләндерде. Хәтта аптырашта калдырды. Ләкин... – ул серле генә елмаеп куйды. – Ләкин, әгәр теләсәң, соңгы дүрт айдагы мизгелне, һәр сөйләшүегезне баш компьютерга анализга бирәбез. Һәм ул синең хатаңны төп-төгәл әйтеп бирәчәк.
– Кирәкми, – дидем күңелсез генә. – Кирәкми... Мин үзем аңларга тиеш хаталарымны... Минемчә, һәркем үз башыннан кичереп, ялгыша-ялгыша аңларга тиеш аларны.
Гаяз абый кулымны кысты:
– Молодец, энем! Нәкъ шул сүзләрне көткән идем синнән.
Ул бераз тын торды. Аннары күзләрен серле кысып, янә сүзен дәвам итте:
– Ә шулай да... Ә шулай да... Без сиңа ярдәм итәргә булдык, Рәшит. Теләсәң, үзеңә бер яхшылык, теләсәң, бер тәҗрибә дип кабул ит моны.
– Нишләргә җыенасыз? – аптыраулы карашымны Гаяз абыйга төбәдем.
– Без Зилинәнең хәтереннән синең белән булган барлык очрашуларны алып ташлыйбыз, – диде ул тыныч кына. – Беренчесен, Казан стадионын гына калдырабыз.
– Ничек?.. Алай ярыймыни?.. Алай буламыни?..
– Колледж уставы рөхсәт итә моны. Киләсе айда “дөреслек көне”ндә чип куйгач Зилинәнең чибын “Сафхәтер”гә тоташтырабыз. Сизми дә калачак ул үзенең хатирәләреннән синең юкка чыгуыңны...
– Һәм?.. – мин берни аңламыйча директорга карадым.
– Һәм сиңа барысын да өр-яңадан башларга мөмкинлек туачак, Рәшит. Ялгышларыңны беләсең бит инде, бүтән аларны кабатламассың...
Бер мизгелгә сүзсез калдым. Башымда мең төрле уйлар бөтерелде. Сулыш алуым ешайды.
– Кирәкми! – дидем аннан соң катгый тавыш белән. – Гаяз Мансурович, зинһар өчен, кирәкми! Үзем... Үзем... Мин моны үзем эшләргә тиеш. “Сафхәтер”дән башка. Программадан башка...Тимәгез Зилинәгә, тимәгез аның хәтеренә...
Гаяз абый күзләрен кыса төшеп, бик озак миңа карап торды.
– Яхшы! – диде ул аннары кинәт кенә. – Ихтыярың... Бу очракта теләгеңә каршы килә алмыйбыз... Ләкин кире уйласаң, безгә хәбәр бирерсең... Әлегә сау бул!
– Рәхмәт, Гаяз Мансурович... – дип пышылдадым. – Мин аңладым сезне... Кире уйласам, әйтермен. Сау булыгыз...
Тәмам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев