Мәңгелек двигатель (9нчы бүлек)
Яңа ел бәйрәме. Безне директорга чакыралар.
Мәңгелек двигатель (8нче бүлек)
Бәхеткә, Зилинәгә әллә ни зыян килмәгән булып чыкты. Ике урыннан аягы сынган, дүрт кабыргасы чатнаган. Хәзер медицина көчле – бер атна дигәндә терелеп чыкты ул. Без аның хәлен белергә бармадык. Никтер өчебез дә күзенә күренергә оялдык. Ә инде стадион компьютерына кемнең үтеп керүен әлегә кадәр тикшерәләр, ачыклый гына алмыйлар.
Эдлай соңгы атналарда үз эченә бикләнде, боекты.
– Дөресен сөйләп бирик, – диде ул бер көнне өчебез генә булганда. Мөхәммәт аның борын төбенә йодрыгын китереп терәде:
– Менә моны күрәсеңме? Сөйләп кенә кара!
– Барыбер беләчәкләр...
– Син әйтмәсең, белмиләр, – мин дусларча Эдлайның иңбашына шапылдаттым. – Кайгырма! Эзләрләр, эзләрләр дә онытырлар...
– Киберполициядә бүген иң заманча аппаратура. Беләчәкләр кайчан да булса...
– Белмиләр... Менә мин әйтте диярсең...
Ул арада Яңа ел бәйрәмнәре якынлашты. Декабрьнең 25ләрендә колледж фойесына зур чыршы ясап куйдылар. Чыршыны бездә ел саен ЗД-принтерда ясыйлар. Уенчыкларын да, гирляндаларын да. Аннары аның эченә лабораториядә синтезланган чын чыршы исен тутыралар. Ул ис чыршы ботакларындагы энә сыярлык кына тишектән атна буе аз-азлап чыгып утыра.
Әмма миндә быел Яңа ел бәйрәме рухы юк иде. Беренче тапкыр бал-маскарадка барасым килмәде. Анда тагын Зилинәне күрәчәкмен. Дәваланып чыккач, аның белән очрашканым юк әле. Хәлен белергә дә бармадык бит.
Кичке якта фойега җыелдык. Мин – бүре, Мөхәммәт аю маскасыннан иде. Традиция. Шулай кушалар. Быелгы чыршының матурлыгыннан күзләр камаша. Баш очында буеннан-буена флагчыклар сузылып киткән, аларның һәрберсендә мультфильм бара. Залда талгын музыка уйный.
Күзләрем белән фойены айкап, йөзләгән курсант арасыннан Зилинәне эзлим. Мөхәммәт битлеген бераз күтәрә төшеп, мороженое ялый. Эдлай кайдадыр йөри.
Шулчак кемдер арттан килеп, куллары белән күземне каплады. Кем бу? Әллә... Берничә исем әйттем.
– Белмәдең! Белмәдең! – Нәфисә икән.
Ул кулларын күземнән алып, алдыбызга чыгып басты. Битлекләрне маңгайга күтәрдек.
– Рәшит, мине биюгә чакырырсың әле бүген, яме?
Нәфисә бизәнеп тә караган! Иреннәре кып-кызыл, битен дә алсулаткан. Соры төстәге күлмәк кигән, үзе куян битлегеннән. Кәефе шәп. Чак кына күзләрен кыса төшеп, башын бераз кыегайтып, миннән җавап көтә.
– Рәхәтләнеп! – дидем аңа мин. – Әйтерсең кайчан чакырырга икәнен.
Нәфисә чыркылдап көлеп җибәрде:
– И-и-и, юләр! Алай кызык булмый инде ул, мин әйтеп. Үзең белеп чакыр.
– Чакыра инде, чакыра... – дип кысылды Мөхәммәт. Ул мороженоеның төбенә төшеп килә иде.
– Рәшит, менә моны рәтләп бир әле... – Нәфисә җиңен миңа сузды. – “Молния”се ватылды бугай.
Мин аның беләгеннән тотып күлмәген рәтли башладым. Нәфисә күзләрен түшәмгә текәде. Мөхәммәт иренеп кенә әлеге процессны күзәтте.
Көтмәгәндә кемнеңдер карашын тойдым. Ут кебек өтә торган таныш караш иде ул. Аны тәнемнең күзәнәкләре әллә каян сизде. Гаҗәп инде, әле кешенең үзен күрмисең, әмма аның якында гына икәнен бөтен җаның-тәнең белән тоясың. Әйе, ялгышмаганмын. Каршыбызга Зилинә килеп баскан иде. Зәңгәрсу-ак күлмәктән. Чәченә кар бөртеге формасындагы “заколка” кадаган. Никтер битлек кимәгән. Зур күзләре тагын да зуррак булып ачылган. Кыяфәте үтә дә җитди.
Мин рәтләп бетермәгән килеш Нәфисәнең кулын ычкындырдым. Зилинәне күрүгә тәнемне кабат рәхәт дулкынлану хисе биләп алды:
– О-о-о, привет! Күптән күрешкән юк синең белән. Сине кем дип белик бүген? Кар кызымы?..
Никтер Зилинә елмаймады. Елмаерга җыенмады да. Кыйгач кашлары тагын да югарырак чөелеп китте.
– Күралмыйм сине! – диде ул усал тавыш белән. Аннары Мөхәммәткә борылды: – Сине дә!
Зилинә бүтән сүз әйтмичә, кырт борылды да китеп барды.
– Ник алай диде ул? – Нәфисә аптырап әле миңа, әле Мөхәммәткә карады.
– Белмим шул... – дигән булдым мин. – Алай үпкәләрлек нәрсә эшләдек икән без аңа, иеме, Мөхәммәт?
– Әйтмә дә...
– Кыланчык! – Нәфисә ул киткән якка карап куйды. – Үзен әллә кемгә куеп йөри...
Мөхәммәтнең исә борчылуы йөзенә чыккан иде:
– Нәфисә, безнең барып киләсе җиребез бар, ачуланма, яме, – ул мине өстерәп диярлек лабораториягә – үзебез генә белә торган почмакка алып китте.
Гаҗәп, Эдлай да шунда иде. Безне күргәч, ул башын аска иде:
– Егетләр... ачуланмагыз... мин... мин Яшьтат апага бөтенесен сөйләп бирдем. Яңа елга ялган белән керәсем килмәде...
Эдлайның күзе дымлы, тавышы калтырап чыга иде:
– Зилинәгә дә сөйләдем, гафу үтендем...
– Ну син дивана-а-а... – Мөхәммәт ачулы күзләре белән Эдлайга төбәлде. – Хәзер нәрсә була инде?
– Белмим... Бәлки киберполициягә чакыртырлар.
– Хет бәйрәмнәр узып киткәнен көтәргә иде... – дидем мин калтыранган тавыш белән. – Яңа елны полициядә каршылыйбызмыни хәзер?
Шулчак Мөхәммәт кычкырып җибәрде:
– Ә мин бернәрсә белмим! Мин ул эшкә катнашмадым! Гравитациягә син тыгылдың, шуңа күрә җавабын да үзең бирәсең! Рәшитнең дә катышы юк монда. Шулай бит, Рәшит?
Ни әйтергә белми аптырап калдым, авызымнан сүз чыкмады.
– Ихтыярыгыз... – диде Эдлай битараф кына. – Ярый... Әгәр шулай телисез икән...
– Шулай телибез! – диде Мөхәммәт, ике әйтергә урын калдырмыйча.
Шулчак лаборатория ишеген шакыдылар. Сискәнеп киттек. Ачсак – Мөнир абый басып тора иде.
– Син нишләп йөрисең монда? Синең эшең иртән гимнастика ясату түгелме соң? – Мөхәммәт усал итеп роботка карады.
– Ми-ңа я-ңа прог-рам-ма куй-ды-лар. Мин б-үген де-жур!
– Бик әйбәт дежур булуың. Бездән сиңа ни кирәк?
– Сез-не ди-рек-тор-га ча-кыр-ды-лар…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев