«Киләчәктән килгән малай» - 8
Әни китапханәче дигән идем бит. Эш күп, үзем генә җитешмим дип үзе янына булышырга чакырды ул мине беркөнне.
Башы ► «Отряд! Равняйсь! Смирно!»
Тыңлаучан чана
Әни китапханәче дигән идем бит. Эш күп, үзем генә җитешмим дип үзе янына булышырга чакырды ул мине беркөнне. Китапханәдә нинди эш булсын дип гаҗәпләндем башта. Әмма әнинең сүзе дөрес булып чыкты. Кочак-кочак газета-журналлар алдыралар. Бер көндә кимендә 10-15 гәзит-журнал почта ящигына төшкән була. Кем укый икән боларны? Алай дисәң, тузып, бөгәрләнеп беткәннәр. Димәк, укыйлар. Кеше өзелми ди бит, әни дә. Ул газета-журналларның һәрберсен подшивка ясап тегеп барырга кирәк. Аның өчен газетаның читен сабы кырылып беткән иске без белән тишәсе.
Әле шушы көннәрдә бик күп яңа китаплар кайтардылар. Аларның беренче һәм 17нче битләренә печать сугып, номер язып чыгасы. Анысы да күп вакытны ала. Китапханә зур. Рәт-рәт булып китап киштәләре тезелеп киткән. Маҗаралы китаплар бүлеге үзе бер дөнья. «Нәни принц...» Жюль Верн томнары. Ә бусы татар язучыларының китаплары. Тукай, Такташ... Китапханәгә баруның икенче көнендә үк ирексездән китап дөньясына кереп киттем. Даниэл Дефоның "Робинзон Крузо маҗаралары"н бер көндә диярлек укып чыктым. Аннары Обручевның «Плутон иле»нә тотындым. Телефонда утыруларны шулай итеп китап алыштырды монда. Китап уку үзе бер кызык шөгыль икән. Смартфон экранын бармаклар белән җәеп зурайткан шикелле, онытылып китеп, китап битен дә шулай зурайтырга азапланам кайчагында. Аннары гына үземнән үзем көлеп, тукталып калам.
Еш кына Дамир да килә китапханәгә. Ул күбрәк «Юный техник» журналын актарырга ярата.
— Һо! — диде ул беркөнне чираттагы санны актарып. — Тыңлаучан чана ясарга өйрәткәннәр монда!.
— Нәрсә соң ул?
— Һо! Почти машина бу!
Икәүләшеп борыныбызны журналга төрттек. Руле, тормозы булган чана ясарга өйрәткәннәр. Агачтан. Көлеп җибәрмәс өчен авызымны учым белән капладым. Кибеттә тулып ята ич мондыйлар! Агачтан түгел, җиңел пластмасстан ясалганнары. Шулчак кылт итеп үземнең кайдалыгым исемә төште. Шып — ерган авызымны кире җыйдым.
— Әйдә, шуны ясыйбыз! — Дамирның күзләре очкынланып яна иде.
— Җәй башындамы?
— Булса ни! Кышка әзерләп куябыз. Аның каравы, кышын тау шуганда һәммәсенең күзе шакмак булачак!
Көлемсерәп кенә риза булдым. Иртәгесен Дамирларда эш кайный иде инде. Дамир кисә, Идрис белән мин тактаны тотып торабыз. Дамир ышкылый, без тагын тотып торабыз. Иң элек төп кисәкләрен — корпусын ясадык. Шуннан соң урындык, сөялгечләр, тормоз куйдык. Чанабыз тиз арада күзгә күренеп үсте. Табанын Дамир паркта ясатып алып төште. Тимердән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев