«Киләчәктән килгән малай» - 7
Бөек Җиңү бәйрәме якынлашты. Парадка әзерләнергә тотындык.
Башы ►Салават
«Отряд! Равняйсь! Смирно!»
Бөек Җиңү бәйрәме якынлашты. Парадка әзерләнергә тотындык. Ел саен 9 май көнне парад ясыйлар икән монда. Авылның үзәк урамында, билгесез солдат һәйкәле янында. Парадта һәр класс "строевой смотр"да катнаша. Ягъни, «айт-два»га атлап йөриләр. Өстәвенә, быел түгәрәк дата — Бөек Җиңүгә 40 ел икән. Бәйрәм бик күңелле булачак, хәтта кино төшерүчеләр дә киләчәк ди имеш.
Көн саен дәресләрдән соң мәктәп ишегалдында репетиция ясыйбыз. Рәт-рәт тезелеп, кулларны уңга-сулга айкап, чын солдатларча, тигез итеп атлыйбыз. Класс белән җитәкчелек итү комсомол секретаре Айсылудан взвод командиры Марат кулына күчте. Менә ни өчен ике командир икән бу класста!
Взвод дигәннән, НВП дигән фән керә бу мәктәптә — «Начальная военная подготовка». НВП кабинетына килеп керүгә без класс та, комсомол отряды да түгел, без — взвод. Хәбир исемле абый укыта. Бик ошый әлеге дәрес. Автоматлар, гранаталар, окоп казулар турында ул. «Америка белән мөнәсәбәтләр начар, любой момент атом-төш сугышы булырга мөмкин», — ди Хәбир абый. Америка безгә бомба ташласа нишләргә кирәген өйрәнәбез — респиратор киеп, мәктәп артындагы ике метр тирәнлектәге «блиндаж»га йөгерәбез, противогазның гофрлы торбасын кысып тотып, кем ничә минут сулый алмый торуын тикшерәбез. «Газовая атака» дигәне дә бик куркыныч нәрсә икән. Хәбир абый «Зарин», «зоман», «ви-газы» дигән «нервно-паралитический» газлар турында сөйләгәндә шомлы булып китә.
Әнә, һавада командир Маратның карлыккан тавышы яңгырый:
— Взво-од! Равня-й-сь!.. Альберт!.. Равняйсь дим!.. Смирно! Строевым, прямо, шагом марш!
Идрис команданы ишетеп өлгермәде булса кирәк, арттан Дамир йомшак җиренә китереп типкәч кенә кузгалып китте.
Дөп-дөп... Дөп-дөп...
— Галиуллина, артта калма!
Көн кояшлы. Буявы коелып бетеп, кирпечләре ыржаеп күренә башлаган ике катлы мәктәп каршында шулай шак-шок атлап йөрибез. Класс җитәкчебез Газинур абый безне мәктәп баскычына чыгып карап тора. Ара-тирә «молодцы» дигәнне белдереп баш бармагын тырпайта.
Марат кычкырып-кычкырып команда бирә:
— Рраз, рраз, рраз, два-а, три-и... Взвод, смирнааа! Равнение! На-левааа!
Дөп-дөп... Кулларны туп-туры катырып, гәүдәгә кысып, атлап барган уңайга башларны сулга борабыз.
— Здравствуйте, товарищи!
9 майда узачак парадта «Здравствуйте, товарищи!»ны Хәбир абый кычкырачак, без аңа «Здравия желаем, товарищ лейтенант!» дип җавап бирергә тиеш. Бүген исә Хәбир абый урынына — Марат. Аннары, бүген бит әле парад түгел. Кояшлы матур көн. Күңелләр күтәренке. Берәр кызык ясамыйча түзеп буламыни! Шуңа күрә...
— Здравия желаем...
Бусы бертавыштан әйтелә. Җөмләнең ахырын исә һәркем үзенчә кычкыра. Кызларның күбесе кыланмыйча «Здравия желаем, товарищ лейтенант!» дисә, малайлар «товарищ Марат!» дип акыра, Идрис исә барыннан да уздырып «товарищ поручик Галицын!» дип кычкыра.
Командирның кәефе китә:
— Ярарыгыз инде, бала-чага булмагыз... Рраз, рраз, рраз, два, триии...
Взвод, песню запе-вай!
Маратның командасын ишетүгә, Дамир сузып җибәрде:
— Што-то мою пулю долго отливают,
Што-то мою волю прячут, отнимают...
Куплетның калган яртысын малайлар күтәреп алды:
— Догони меня, догони меня...
Бу — кичә генә клубта караган «Пацаны» киносындагы колония малайларының җыры иде. Аны җырларга тиеш түгел идек без, «Варяг»ны җырларга тиеш идек. Ну болай кызыграк бит...
***
9 май иртәсе. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Кояш күзне чагылдыра. Агачларда нәни яфраклар пәйда булган. Һавада май аенда гына була торган, татлы, күңелләрне иләсләндерүче яшеллек исе. Ул татлы искә бераз көйгән үлән исе дә кушыла: кайдадыр узган елгы корыган агач-үләннәрне яндыралар булса кирәк.
Колхоз идарәсе каршына дистәләгән «отряд», «взвод»лар матур итеп тезелгән. Пионерлар ак күлмәк, кызыл галстуклардан. Башларында пилотка. Безнең өстә — форма костюмнары. Башыбызда яшел пилоткалар. Авыл халкы муеннарын суза-суза әлеге тамашаны күзәтә. Идарә янындагы чирәмлектә — урындыклар. Аларга Бөек Ватан сугышы ветераннары утырышкан. Утызлап кеше. Өсләрендә — кара пинжәк, күкрәкләрендә — орден-медальләр җемелди. Ветераннар янында, кызыл җәймә җәелгән өстәл — анысы президиум. Бусында колхоз рәисе, парторг абый, пионервожатый апа, килгән кунаклар урын алган. Шул тирәдә үк зур кинокамера тоткан көрән төстәге күн курткалы абый йөри.
Башта пионерлар атлап узды.
— Отряд! Равняйсь! Смирно! Прямо шагом марш!
Дөп-дөп. Дөп-дөп.
— Даю речевку: раз, два!
— Три, четыре! Мы шагаем по четыре!
— Раз, два! Тверже шаг!
— Пионерский наш отряд!
Отряд командирының:
— Знамя выше под-нимай, песню нашу зап-певай, — дигән сүзләреннән соң җиденчеләр җыр суза:
Чулпан калка, таң ата,
Кыз сөйгәнен озата,
Исән барып, исән кайт,
Дошманнарны җиңеп кайт!
Җыр күптән тукталган булса да, командирның:
— Отставить песню! — диюе кызык тоела.
Менә безгә дә чират җитте. Аяк астындагы комлы ташларга абына-сөртенә кузгалып киттек. Билгесез солдат һәйкәле янына җиткәндә җыр аеруча көчле яңгырый иде:
Наверх вы, товарищи, все по местам,
Последний парад наступает.
Врагу не сдаётся наш гордый «Варяг»,
Пощады никто не желает!
Йөрәкләр дөп-дөп тибә, сөенечтән авызлар ерылган. Аңлатып булмый торган ниндидер бер рәхәтлек. Мондый хисне моңарчы кичергәнем юк иде. Белмим... ниндидер горурлык хисе дип әйтимме соң... Киләчәктә нидер эшләргә, ниндидер максатларга ирешергә өндәүче, әйтеп, аңлатып булмый торган көчле, тансык хис.
Парадтан соң клубка кердек. Сугыш турында ниндидер фильм күрсәтәчәкләр икән. Алдан ук сөйләшеп, Гөлия белән янәшә утырдык. Гөлиянең өстендә яшел солдат күлмәге, кара юбка, аякта — чем-кара сапожкилар. Күкрәгендә кызыл бантик. Башында солдат пилоткасы. Бүген ул аеруча сөйкемле, аеруча сүзчән. Муенын сузып, әле теге, әле бу кеше белән сөйләшеп ала, ара-тирә матур гына елмаеп куя.
Менә кино башланды. Экранда зур язулар пәйда булды: «Иди и смотри».
— Һи, караганым бар минем бу фильмны, — дип шапырындым үзем дә сизмәстән. — Елата торган кино...
Гөлия миңа сәерсенеп карап куйды:
— Тагын башладыңмы?
— Нәрсәне?
— Сәерлекләреңне.
— Ник алай дисең?
— Бу кино яңа чыкты. Телевизордан да күрсәтмәделәр әле... — Гөлия үтәли тишәрдәй булып миңа карады.
Бераз ык-мык килеп торганнан соң:
— Шаярттым... — дип мыгырдандым.
Экранга төбәлдек. Кино чынлап та бик тетрәндергеч иде. Күпләр елап утырды. Гөлия дә ара-тирә күз яшьләрен сөрткәләде. Үзе вакыт-вакыт шикләнеп миңа карап алгалады.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев