Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Киләчәктән килгән малай» - 6

«Киләчәктән килгән малай» повестының дәвамы.

Башы ► "Җомга"ны уйный беләсеңме?.."  

Салават
Теге вакытта ферма түбәсендә нишләп йөргәнбездер, анысын, әлбәттә, мин белмим, ләкин ул тирәгә бүтән бармадык без. Авылда язгы гөрләвекләр агудан туктап, җирләр кибеп беткән иде инде. Назлы итеп май кояшы кыздыра. Хәзер без кичләрен мәктәпнең спорт мәйданчыгына җыелабыз. Кызлар озын агач эскәмиядә сөйләшеп утыра, кечерәк малайлар комда уйный, без велосипедта куышабыз. 

Көннәр җылытты. Кичке як булса да, өстә бер кат күлмәк кенә. Һавада май коңгызларының быжылдап очуы, каяндыр чикерткә, бака черелдәүләре ишетелә. Кояш батып, күз бәйләнгәч кенә өйләргә таралышабыз. 

Кайчагында городки уйныйбыз. Гаҗәеп кызык уен. Дамир зур сумкага тутырып, цилиндр рәвешендәге агач фигуралар алып төшә. Ат тәртәсен кисеп ясаган ул аларны. 15 данә. Шул фигуралардан төрле әйберләр өябез: өй, пушка, телеграмм баганасы. Шуннан соң ун адым санап артка чигенәбез дә, кулга ярты метр озынлыктагы агач таякны алып әлеге фигураларга ыргытабыз. Чәчелеп китәләр! Кемнеке ераграк оча — шул җиңүче. Ул Дамир сулагайлап ыргытып җибәрә мин сиңа әйтим таягын, җирләр селкенеп куя!

Городки уены боулингны хәтерләтә миңа. Тик аерма шунда: анда егылган кегельләрне автомат күтәреп куйса, монда йөгереп барып "пушка«ларны үзеңә тезәргә кирәк. Гомумән, күп нәрсәне үзеңә эшлисе бу авылда. Суны чиләк белән урамдагы колонкадан ташыйсы. Керне әни кул белән юа. Аннары иңнәренә чиләк-көянтә асып, аларны астагы инешкә алып төшеп чайкый. Газ юк, мичкә ягасы. Умывальник астындагы чиләкне чыгарасы. Тавыкларны, бозауны ашатасы. Тирес түгәсе. Бакча казыйсы... Санап бетерә торган түгел.

Кайчагында спорт мәйданчыгында мотоцикллар пәйда була. Кичке эңгердә «Минск», "Восход«лар фараларын яктыртып, үкереп атылып керәләр. Кереп туктап калсалар бер хәл — куышлы уйный башлыйлар. Юри өстебезгә киләләр. Безгә сәпитләрне ташлап, койма башына менеп утырырга гына кала. 

Ә беркөнне мәктәп ишегалдына кызыл төстәге, ялтыр-йолтыр килеп торган үтә дә текә бер мотоцикл килеп керде. Руль артындагы егет күн куртка, күн перчаткадан иде, башында кәттә шлем. Гадәттә, авыл малайлары мотошлем кими. Шуңа мондыен күрү бераз сәеррәк тоелды. Килеп тә керде бу, бар көченә газын акыртып, артыннан зәңгәр төтеннәр чыгарып, барган уңайга гына мотоциклының алгы тәгәрмәчен күтәртте. Шулай бер генә көпчәктә килеш йөз метрлап ара узды.
Малайларның күзләре янды.

— Серый... — дип сузды Идрис мотоциклдан күзен алмый гына.
— Кем соң ул? — дип сорап куйды берсе.
— Серыймы? Өске урамдагы Рашат абыйларга кайткан малай. Матае белән Казаннан ук кайткан.
— Нишләп Серый соң ул?
— Исеме Салават аның, — диде Гөлия, көлеп. — Серый — кушаматы гына.
Ул арада текә мотоцикл тузан туздырып яныбызга килеп туктады. Рульдәге егет шлемының пыяласын күтәрде:
— Сәлам кызларга-егетләргә!

Шәһәр кунагын Идрис русча сәламләргә ашыкты:
— Прибыйт!
— Күңелсез түгелме сезгә монда? — Салават ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды. 
— Син килгәнче күңелле иде әле! — дип төрттерде Айсылу.
Егетебез выж-выж иттереп газ рычагын борды:
— Бу авылда усал телле кызлар да бар икән... — дип көлемсерәде ул. — Нәрсә, усал кыз, урам әйләнеп киләбезме соң? — ул үткен карашы белән Айсылуны бораулап алды.
— Ә нишләп әйләнмәскә? — тегесе ялындырып тормый гына тиз арада мотоциклга менеп тә утырды. — Гөлия, әйдә, син дә...

Бераз икеләнеп торганнан соң, анысы да урыныннан торып, күлмәк итәкләрен рәтләде дә, ашыкмый гына Айсылу артына елышты. Мотоцикл, көпчәкләре белән җирне тырнап, артыннан чирәмле кара балчык сиптереп, мәктәп капкасыннан атылып чыгып та китте. 

Аның артыннан карап калучылар төкрекләрен йотып куйды:
— Их, шундый матаең булса, ә?
— Сиңа андыйны алырга әле... Мең сум тора ул, бик беләсең килсә!
— Кит инде!
— По блату гына алып була ди...
— Чехословакиядән кайтарталар аны. «Ява» дигән матай!
— «Ява» түгел, «Чезет» ул!

Малайлар арасында бәхәс китте.

Мин исә мотоциклга кызыкмадым. Шәһәр тулы моның ише кеше куркытып, пытырдап йөрүчеләр. Күңелемне башка корт кимерә башлаган иде. Дөресрәге — ике корт. Беренчесе — Гөлиянең утырып китүе. Кызлар шундый ялтыравык нәрсәләргә кызыга дип сөйлиләр иде, дөрес икән. Эх, күрсәтер идем мин сиңа үземнең соңгы модель "айфон«ымны! Матайга борылып та карамас идең аннары... Бу чандыр гәүдәле, шат күңелле, гел елмаеп торучы зәңгәр күзле кызга карата соңгы арада күңелемдә ниндидер җылы хисләр туа башлаган иде. Шуңа да ул тузан арасында күздән югалгач ничектер ямансу булып китте.

Икенче корт... Мотоциклчы егетнең күзләре бик тә таныш тоелды. Кайдадыр күргәнем бар, һич исемә төшерә алмыйм. Менә монысы чын мәгънәсендә сәер яңалык иде. Бу чит-ят авылда әти белән әнидән кала бөтен җирдә таныш түгел йөзләр, яңа кешеләр. Һәм менә сиңа мә! Ләкин бик тырышсам да, Салаватны моңарчы кайда күрүемне һич исемә төшерә алмадым. Әйләнеп килсәләр үзеннән сорармын дигән идем, ләкин алар шул китүдән башка күренмәде. Мин исә иртәгә үк аны эзләп табам дип күңелемә беркетеп куйдым. Әмма ул икенче көнне шәһәргә киткән булып чыкты. Моны иртәгесен мәктәптә Гөлия әйтте. «Бер-ике көннән кайта», — диде аннары, серле генә елмаеп.

дәвамы бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев