«Киләчәктән килгән малай» - 5
Алмаз абый Гыймадиевның маҗаралы хикәясенең дәвамы.
Башы! ► Басудагы «кызык әйбер»
"Җомга"ны уйный беләсеңме?.."
Яңа тормышыма әкрен генә күнегеп киләм. Инде әти белән әнине дә юк-бар сораулар белән аптыратмыйм. Әгәр дә бу чынлап та «розыгрыш» булса, аларның шулай оста уйнауларына сокланырга гына кала. Алар гына түгел, бөтен авыл халкының... Ышанып булмый... Бер кеше — минем өчен шулай бөтен дөньяны үзгәртергә мөмкинме? Алайса нәрсә соң бу?.. Акылым җитми. Ул хакта уйламаска тырышам.
Аклы-каралы күрсәтүче телевизорда нибары ике канал бар: Мәскәү һәм Казан. Аларында да бер юньле тапшыру юк. Көн саен теге көнне телгә алынган Горбачев дигән абый сөйли. Компьютер белән телефонсызлыкка да күнектем. Бөтен җиргә җәяү йөрүгә дә. Мәктәптә дежур торуларга, класс идәннәрен юуга да. Чипсы дигән әйберне бөтенләй белмиләр бу авылда. «Дирол» белән «Орбит» та, «Сникерс» белән «Кириешки»лар да юк кибеттә.
Доктор абыйга, үзе әйткәнчә, ике көннән соң шалтыраттым. «Синең хакта Казанга хәбәр иттем, — диде ул. — Махсус комиссия көтәбез, алар килүгә хәбәр бирермен», — диде. Борчылмаска кушты. Дөньяда могҗизалар була алмый, бу хәлләргә дә җавап табылыр, дип тынычландырды.
Беренче Май бәйрәменә һәр класска концерт номерлары әзерләргә куштылар. Дәресләр бетүгә, актлар залына җыелдык. Сәгать буе җыен юк-барны такылдап утырдык. Идрис сәхнәдәге иске пианиноның капкачын ачып, клавишаларга арты белән утыра-утыра «уйнап күрсәтте». Көлештеләр. Концерт номерлары буенча бер юньле фикер тумады. Бераздан күрәм, кызлар тынгысызлана ук башлады.
— Монтаж шикелле әйбер эшлик мәллә? — диде комсомол секретаре Айсылу.
— Кит инде, бала-чага шикелле шигырь ятларга...
— Дамир фокус күрсәтсен!
Айсылуның борчылуы йөзенә чыкты:
— Җитте сезгә, кыланып утырмагыз, яме! Инде кайтыр вакыт җитә, бер юньле тәкъдимегез юк.
Залның почмакта аунап яткан иске гитараларга күптән күзем төшеп йөри иде. Дүрт-биш гитараның кайсының кыллары бөтенләй юк, кайсының «муены» сынган. Арадан арурак дигәнен сайлап алдым да, тезләремә куеп, башымны кыңгыр салып, көйләргә утырдым. Көтмәгәндә тынлык урнашты. Сәерсенеп миңа төбәлделәр.
Гөлия яныма килеп басты:
— Әллә гитарада уйный беләсең инде? — диде ул зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп.
— А как же! Хә-әзер, әнә тегесеннән бер кылны бусына күчереп куябыз да...
Һәр хәрәкәтемне тын да алмый күзәттеләр. Көйләп бетердем дә — да-даң!! — залда тигез, матур «ля минор» аккорды яңгырады. Кызлар кулларын чәбәкләп куйдылар.
— Нәрсәне җырлыйм? — дигән булдым мин һәм җавап көтеп тормыйча Илназ Сафиуллинның җырын суздым:
— Мин яратам сине-е-е...
Мин юксынам сине-е-е...
Яши алмам синнән башка-а-а...
Мондый түгәрәк күзләрне күргәнем юк иде моңарчы. Тел шартлаттылар. Тиз арада мине уратып та алдылар:
— Кайчан өйрәндең?
— "Җомга"ны уйный беләсеңме?..
— "Су буеннан әнкәй кайтып килә"не?..
— Юк, лучше «Земля в иллюминаторе»ны!
— Любой көйне уйныйм! — дип шапырындым мин. — Моргенштерн кирәкме?.. Ә, юк, ул катлаулырак! Менә монысы җайлы: «Карандашым, пеналым...»
Актлар залы гитара зеңгелдәвенә күмелде. Ишеккә башка класс укучылары да өелеште. Күзләре ялтырый. Аю биетәләрмени!
Озын сүзнең кыскасы, ул көнне без хор белән "Шаулый урман"ны җырларга сөйләшеп, өйләргә таралыштык. Гитара «сопровождение»сендә, әлбәттә.
Мәктәптән чыкканда ишек төбендә мине Гөлия көтеп тора иде:
— Ярыймы синең белән кайтсам? — диде ул, күзләрен серле итеп кыса төшеп. Чибәр кыз! Коңгырт чәчләрен ике толым итеп үреп куйган. Елмайганда бит очында чокырлар барлыкка килә. Зәңгәр күзләренә карагач, диңгезгә чумгандай буласың.
— Безгә кайтмыйсыңдыр бит? Әнигә килен кирәк иде как раз! — Шәһәр малае мин, сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Оялттым бугай кызыйны — Гөлиянең бите уттай яна башлады. Ул читкә карап кына җавап бирде:
— Иртәгә кунаклар килә, әни түбән оч Халидә апалардан чәй сервизы алып кайтырга кушкан иде... Шуңа сезнең якка барышым...
— Үзегезнеке юкмыни?
— Юк шул...
Янәшә атлап киттек. Гөлия беренче күргәндәй миңа карап-карап ала:
— Матур уйныйсың... Каян өйрәндең?
— Ә-ә-ә... Гитараны әйтәсеңме? Өйрәндем инде... Түгәрәктә...
Кызый миңа сынап карады:
— Безнең мәктәптә гитара түгәрәге юк дип беләм?
— Э-е-е... Юк шул. Ни... Шәһәрдән туганыбыз кайткан иде, шул өйрәтте.
Сизеп торам — ышанмады. Алай да каршы дәшмәде. Безнең капкага якынлаштык.
— Альберт, тукта әле!
Гөлия җиңемнән тотып туктатты да туп-туры күземә карады:
— Альберт! Әйт әле дөресен, нәрсә булды сиңа соңгы көннәрдә?
Мин аптыраган кыяфәт чыгардым:
— Нәрсә булган миңа?
— Менә мин сине ун елдан артык беләм бит инде, әйеме?.. Балалар бакчасыннан ук дисәң дә була... Ләкин...
— Нәрсә «ләкин»?
— Ләкин хәзер миндә шундый тойгы — әйтерсең лә, син мин белгән Альберт түгел... — ул карашын читкә алды.
— Тәртипсез малайга әйләндем мәллә? — дип шаярткан булдым, эчемдә янган утны сиздермәскә тырышып.
— Ю-ук... — диде Гөлия уйчан гына. — Әйтерсең лә, син бөтенләй башка кеше!
Уч төбем, чигәләрем тирләп чыкты. Көчәнеп кенә елмайган булдым:
— Ник алай дисең инде, Гөлия?! Мин ич бу, мин! Менә, кулым, менә, аякларым... Менә, тотып кара ышанмасаң.
Гөлия елмаймады.
— Гитарада уйный белүең сәер... Андый әйберне яшереп йөреп буламы?.. Бусы — бер. Аннары, хәтерлисеңме, кечкенәдән үк син йөгерү буенча беренчелекне бирми идең?
— Хәтерлим... — дигән булдым.
— Ә кичәге физкультура дәресе? Йөз метрны 16 секундта да килә алмадың бит!
— Тәмәкенең зыяны... — Никтер тавышым карлыгып чыкты.
— Тартасың дамыни әле?..
— Мавыгып алган идем, — дигән булдым, — ташладым инде...
— Ә менә бу нәрсә? — Гөлия сумкасыннан шакмаклы дәфтәр тартып чыгарды.
Минем черновик! Дәрестә рәсем ясап утырырга яратам. Ул гадәтемнән монда да арына алмадым. Тик каян Гөлиянең кулына эләккән соң бу шакмаклы дәфтәрем?
— Үзең парта өстендә онытып калдыргансың, минем гаебем юк, — дип акланды Гөлия, уйларымны укыгандай. Дәфтәрне аннан йолкып алмакчы булдым, әмма ул кулын читкә сузып аны бирергә җыенмады. Урам уртасында кыз кеше белән сугышып торып булмый бит инде.
— Йә, шуннан нәрсә? Рәсем ясарга да ярамыймы инде хәзер?
Гөлия сакланып кына дәфтәрнең беренче битен ачты:
— Мату-ур... Нәрсә соң бу, Альберт?
Беренче биткә зу-ур итеп компьютер рәсеме ясаган идем. Менә монитор, клавиатура, ике якта зур колонкалар...
— Бумы?.. Бу.. Э-е-е... Космик ракеталар белән идарә итү пульты! — тиз арада шундый оста җавап таба алуыма сөенеп куйдым.
Гөлия икенче битне ачты:
— Ә бусы кем? Бу нинди тәгәрмәч?
Монысында бер егетнең "моноколесо"да йөрүе сурәтләнгән иде.
— Бусы цирктагы клоун...
Гөлия дәфтәрнең уртасына җитте. Анда бер кыз портреты иде. Зәңгәр ручка белән ясалган.
— Ә бусы син... — дидем мин аңа туп-туры карап. Гөлия озын керфекләрен түбән төшерде. Аннары дәфтәрне кулыма тоттырды да саубуллашмый-нитми генә ашыга-ашыга китеп тә барды...
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев