Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мәңгелек двигатель (8нче бүлек)

Гравитацион футбол. Эдлайны “сындырдык”.

Мәңгелек двигатель (7нче бүлек)

“Титаник”ка барып кайтканнан соң, никтер иртәнге “ис-сәнме-сез”ләр эреп юкка чыкты. Зилинә хәзер иртән бөтенләй күренми, күренсә дә, миңа игътибар итмәгән кыяфәт ясый, башкалар “Привет, Рәшитчик”ны әйткәндә дә, күзенең чите белән генә карап куя иде.

Тагын башымны миллион төрле уйлар чолгап алды. Нәрсә булды? Нинди ялгыш адым ясадым? Әллә теге көнне үпкәләттемме үзен? Мөхәммәт мине тынычландырырга тырыша: “Кызлар бераз сәер булырга тиеш инде алар... Бетеренмә... Тагын берәр җиргә чакырып кара үзен...”

Юк инде! Җитте. Теге юлы да Элласын ияртте. Ике кызның күңелен күреп йөрергә юләр дип белделәр мәллә мине?!. Бүтән беркая чакырмаячакмын! Һәм, гомумән, кирәк түгел миңа ул кыз!

Эчемнән шулай дидем, ләкин йөрәкне тыеп буламы соң? Һәр төнне йокыга китә алмый тилмерәм, бүген тагын очратсам иде үзен, дигән хыяллар белән уянам. Исәнләшүе дә, сөйләшүе дә кирәкми, бары тик ерактан гына булса да күрәсе иде үзен... Читтән генә булса да...

Көннәр, атналар үтте. Инде оныта да башлаган идем бугай үзен, көтмәгәндә Зилинә белән юлларыбыз кабат кисеште. 

Ел саен декабрь аенда футбол ярышлары уза безнең колледжда. Гадәти түгел, гравитацион футбол. Мондый уенда аяклар җиргә тими. Футбол кырына электромагнитлы плитәләр түшәлгән. Уенчыларның аякларында исә – гравитацион кроссовкалар. Магнитларга энергия җибәргәч, гәүдә җирдән ярты метр өскә күтәрелә, һәм футболны һавада уйныйсың. Биредә көч, куәт таләп ителми, фәкать осталык, тупның траекториясен дөрес сайлау гына кирәк.

Безнең курс җиденчеләргә каршы уйнарга тиеш  иде ул көнне. Иртән йокыдан ниндидер бер җиңеллек тоеп уянып киттем. Бүген, ниһаять, Зилинәне күрәм!  Мондый уй бер яктан, назлы булып йөрәкне иркәләсә, икенчедән, аның шулай кисәк кенә миңа карата үзгәрүе ачуны китереп, ике хис шулай бергә буталды.

Дәресләр бетүен түземсезлек белән көтеп алдым, төштән соң малайлар белән гравистадионга юнәлдек.

– Безне ота инде алар, – дип куйды Мөхәммәт, кроссовкаларын кия-кия.

– Ник?

– Аларның кызлары әйбәт уйный...

– Дэмий юм бүү ярь... – Эдлай аның аркасына шапылдатып алды.

– Кешечә сөйләш әле! – дип кашын җыерды аңа Мөхәммәт. – Кытайчамы бусы?

– Монгол... Юләр сүз сөйләмә дим... Безнекеләр начар уйныймы?..

– Карагыз әле, – дидем мин. – Әгәр уен барышында магнитлы плитәләрдән энергияне алсаң нәрсә була?

– Нәрсә булсын, шапылдап җиргә барып төшәсең!

– Әгәр яртылаш алсаң?

– Яртылаш түбәнәясең.

Мөхәммәт “дөрес сөйлимме?” дигән кебек Эдлайга карады.

Эдлай, гадәттәгечә, бераз уйланып торганнан соң, салмак кына тавыш белән аңлатып бирде:

– Стадион йөзгә якын магнитлы зонадан ясалган. Магнит индукциясе һәр участокка аерым бирелә. Мөхәммәт дөрес әйтә, энергияне киметкән саен җиргә якынаячакбыз.

– Йөзгә якын зона дисең... Әгәр шуларның берсендә генә энергияне киметсәң?

– Ул очракта стадионда үзенә күрә “гравитацион чокыр” барлыкка киләчәк. “Һава чокыры”. Ул күзгә күренми, әмма уенчылар ул зонага керүгә, “һавада абынып егылырга” мөмкиннәр.

– Читтән караганда, тиле кешегә кебек күренәчәкләр, – дип авызын ерды Мөхәммәт.

– Борчылырга урын юк, дустым. Стадионның компьютеры ышанычлы, монда берничә этапта саклык чаралары ясалган. Барлык участоклар да синхронлаштырылган, андый хәлләр була алмый...

...Зилинәнең сылу гәүдәсен ерактан ук күреп алдым. Ул җиңенә нәзек кызыл сызык төшерелгән ап-ак спорт костюмыннан иде. Аксыл-сары чәчләрен артка таба җыеп, резинка белән эләктергән, кулына нетбук тоткан. Мине күрүгә, елмаеп, кулларын сузып, күрешергә дип килде:

– О-о-о... Кемнәр белән уйнаячакбыз икән бүген!

– Сәлам, электрлы кыз!

Мин аның нәни, йомшак кулларын кыстым. Кыйгач кашларына, яшькелт-соры күзләренә тутырып карадым. Тагын башымда аптыраулы уйлар бөтерелде. Соңгы атналарда миңа бөтенләй битараф йөргән кызны бүген алыштырып куйганнармыни! Ул миңа карата нәкъ элекке вакытлардагыча, гаҗәеп ачык иде.

– Кемнәр сезнең командада?

Мин әйттем.

– Ой, сездә малайлар күп икән... Ә бездә кызлар күбрәк. Девбат. Кызлар батальоны... – ул чыркылдап көлеп җибәрде. Аннары кинәт кенә җитди кыяфәт ясаган булды. – Җиңсәгез көлмәссез инде бездән, яме Рәшит?

– Көлмәбез...

Ул арада Мөхәммәт тә яныбызга килеп басты:

– Сәлам! Нигә нетбук тотып йөрисең син?

– Ә-ә-ә, бумы? – Зилинә нетбугына карап куйды. – Футболчыларның позицияләрен билгелибез...

Мөхәммәт нетбуктан күзен алмый гына кызга эндәште:

– Зилинә, син үзегезнең курста иң озын буйлысымы?

– Әйе бугай... Ник сорыйсың?

– Рәшиттән озынрак микән син?

– Каян килеп озын булсын? Аңа әле миңа җитәргә... – дип шаярган булдым.

– Әйдә, үлчәшегез әле! – Мөхәммәтнең авызы ерылып китте.

Зилинә белән арканы аркага терәп бастык. Мөхәммәт бик акыллы кыяфәттә безнең тирәли әйләнеп йөри башлады:

– Тәә-әк... Аңлап булмый әле пока... – диде ул уйчан кыяфәттә, үзенең күзе никтер Зилинәнең нетбугында иде. – Рәшит бер сантиметрга озынрак бугай. Әйдә, алдыгыз белән басыгыз әле.

Без кара-каршы бастык.

– Якынрак килегез бер-берегезгә, хәчтерүшләр!

Әмма без үлчәшә алмадык, пырхылдап, икебез дә читкә борылдык.

– Пока, Рәшит! – диде аннары Зилинә, учын югары күтәреп. – Уенда очрашканга кадәр!

– Пока... пока...

Мин күземне тутырып аның артыннан карап калдым. Их, шул “пока”лар...  “исәнмесез”ләр....

– Жиңәчәк алар безне, – диде Мөхәммәт Эдлайга. – Позицияләрен күрдем. Иң оста уенчыларын җыйганнар.

– Зилинә алдында оятка каласым бар икән... – мин уфтанып куйдым.

– Җиңсәләр җиңәләр инде, – диде Эдлай битараф кына. – Шуннан дөнья бетәме, йә?

Мөхәммәтнең күзендә очкыннар кабынды, ул Эдлайның җиңенә ябышты:

– Аңламыйсың син! Рәшит өчен бик зур хурлык ул. Үзең гашыйк булып карамагач, белмисең, әйеме, Рәшит?

– Әйе...

– Шуңа күрә тырышып уйнарга кирәк! – диде Эдлай.

– Тырышудан мәгънә юк... – Мөхәммәтнең күзләре ялтырый иде. – Иптәш хакер, гравитацион чокыр турында тикмәгә генә сорамадым. Әйдә, тәвәккәллик... Беләбез, син булдырасың аны!

Мин дә үтенүле карашым белән Эдлайга төбәлдем.

Эдлайның күзләре зур булып ачылды:

– Сез нәрсә?! Ю-у-к, кирәкми миңа андый җиңү... Сез нәрсә?

Әмма Мөхәммәт тә, мин дә чигенергә җыенмый идек.

– Эдлай, кара монда, – дип, бая хәтерләп калган позицияләрне смартфонында аңа күрсәтте Мөхәммәт. – Иң көчле уенчылары – Элла уң флангта уйный. Пасны шуңа бирәчәкләр, менә күрерсең... Тупны безнең капкага ул очыртачак. Элла зонасындагы магнит индукциясен киметергә кирәк...

– Шундый итеп киметергә кирәк... – дип Мөхәммәткә кушылдым мин. – Бер биш сантиметрга гына. Сай гына “чокыр” барлыкка килсен. Шул җитә. Тирән булса, сизәчәкләр.

– Юк, егетләр, катгый рәвештә юк! – Эдлай үз киресенә каткан иде.

– Рәшит хакына! Дуслык хакына!..

– Зинһар өчен...

– Берни булмый... Сизмәсләр!

– Егетләр, нишләвегез бу? Чынлап сөйлисезме сез, уйнапмы?

Бераздан  без Эдлайны сындырдык. Аның һәрчак үзе белән йөртә торган хакер нетбугы бар, чыраен сытып, теләр-теләмәс кенә шуны кабызырга мәҗбүр булды.

Менә энергия бирделәр. Нәзек кенә чыжылдаган тавыш ишетелде. Гәүдәбез югары күтәрелде. Уен башланды. Туп әле бер, әле икенче якка очты. Алдан сөйләшкәнчә, Элла зонасындагы гравитацион тигезлекне Эдлай уен башланганчы ук берникадәр аска төшерде. Кыз абынды, сөртенде, нәрсәнеңдер дөрес түгеллеген сизеп, бер аска, бер өскә карангалады, көчәнде, азапланды, әмма бер генә тупны да  безнең капкага юньләп тибә алмады.

Менә икенче тайм башланды. Шулчак күземә күренәме дип торам – Элла урынында Зилинә басып тора иде! Димәк, тренерлары шулай карар кылган.

Уен кызды. Туп күз иярмәс тизлек белән һавада бөтерелде. Шунда көтелмәгән хәл булды. Зилинә зур тизлектә йөгергән уңайга сөрлегеп китте, куллары белән тигезлек сакларга азапланып, берничә метр һавада “очып” барганнан соң, гравитацион катламны ертып, гөрселдәп җиргә – чирәмгә барып төште.

Трибуна “аһ” итте. Мондый хәлнең булганы юк иде, бар да аптырашта калды. Җирдә сызланып яткан Зилинә янына исә врачлар йөгерде. Мин бармадым. Кадаклангандай басып торуымны белдем. Мөхәммәт тә селкенмәде. Эдлай бөтенләй агарып киткән иде.

Соңыннан гына белдек: Эдлайның гравитация белән “уйнавы” аркасында әлеге зона штаттан тыш булып нечкәргән. Электромагнитик индукция зәгыйфьләнгән. Зилинәнең тәне гадәти түгел бит – чамадан тыш күп электр корылмалары гравитациягә тәэсир итеп, система сафтан чыккан.

Боларын безгә соңыннан сөйләделәр.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев