Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мәңгелек двигатель (7нче бүлек)

Лабораториядә. Шәңгәрәйнең хәтерен чистарттык.

Мәңгелек двигатель (6нчы бүлек)

Элегрәк белем бирү системасы  бөтенләй башкача булган дип сөйлиләр – барлык баланы бертөсле укытканнар, имеш. Әллә нинди кызык заманнар булган инде: шофер булырга теләүчеләрнең башын поэмалар белән катырганнар, җырчы булырга хыялланучыларны теоремалар белән интектергәннәр.

Хәзер алай түгел. Һәркем үз юнәлеше буенча белем ала. Менә без – булачак генетиклар. Безнең колледж  психогенетика юнәлеше буенча специальләшкән. Колледжда “Сафхәтер” исемле проект бар. Төрле тереклек ияләренең баш миендә, психикасында “казынабыз”. Гаҗәеп кызыклы тәҗрибәләр үткәрәбез.

Бүген дә дәресләрдән соң дүртәү лабораториягә кердек: Нәфисә дә безнең белән иде.

“Чыжж” килеп 3Д-лазер принтеры эшләп утыра. Куянның копиясен ясый. Чын, тере куянның төп-төгәл игезәген. Клонын.

– Ой, яртысы әзер инде моның! – дип кулларын чәбәкләде Нәфисә, капсулага иелеп. – Башын гына ясыйсы калган.

– Даст эст зер гут!  – диде Эдлай канәгать тавыш белән. – Тагын ике көннән әзер була. Ләкин иреккә чыгарганчы озын колакның нерв системасын тикшерергә кирәк. Генетик спиральдә хата китмәсен. Хәтерлисезме, бервакыт бер йомранның спирале уң як урынына сулга борылган иде? Котырган йомранны тынычландыра-тынычландыра үзебез ычкына яздык?

– Әйе-е-е... булды анда хәлләр...

Куян яныннан китеп, икенче капсулага юл тоттык. Бусында күсе ята. Башына микро-нейрошлем кидерелгән. Мондый “текә” күсене күреп, үзебез дә сизмәстән, бертавыштан көлеп җибәрдек. Күсенең ниләр турында уйлап ятуын янәшәдәге монитордан күрергә була иде. Анда картиналар бер-бер артлы алышына: караңгы подвал, ниндидер тишекләр, дуслары – үзе төсле үк күселәр... Менә бәләкәй җанварның тәне тартышып куйды – мониторда песи пәйда булды...

Безнең төркемнең җитәкчесе – Эдлай. Лабораториядә аңа буйсынабыз. Шуңа да Эдлай җирән маймыл ята торган өченче капсулага юнәлгәч, карусыз гына аңа иярдек. Маймыл колледж янындагы зообакчада үзе кебек дуслары белән яши. Бүген зоолаборантлар тотып, бирегә китергәннәр үзен һәм капсулага салып, фәнни тәҗрибә өчен әзерләп куйганнар иде. Маймылның башына да нейрошлем кидерелгән, кул-аяклары корыч каплавычлар белән эләктерелгән, ул наркоз халәтендә иде.

Эдлай дисплей артына утырды.

–  Бүген дә баш миен чистартабызмы? – дип кызыксынды Нәфисә.

– Әйе,  – Эдлай, имән бармагы белән күзлеген югарырак күтәреп куйды. – Мөхәммәт, электрон журналны кабыз. Яздыра башла.

– Тыйлыйм, босс! “Сафхәтер” проекты. Протокол №38456. Бүген 14нче ноябрь. Вакыт көндезге 14.30.  

Эдлай аппаратура артына утырды.

– Тәҗрибә объекты – шимпанзе. Тәҗрибә коралы – гидрооксидлы нейроэлектроннар. Шимпанзе белән бу – 17нче тәҗрибә.

Эдлай үзе сөйли, үзе клавиатурага баскалый, үзенең күзе мониторда.

– Әйдәгез, маймылга исем кушабыз, – дип тәкъдим иттем мин кинәт. Мөхәммәтнең йөзе яктырып китте:

– Кем дип кушыйк? Әйдә, Зилинә дип кушабыз!

– Ана маймылмы соң ул? – диде  Нәфисә. –  Ә нигә Зилинә?

Мин Мөхәммәткә йодрык күрсәттем.

– Дивана! – Мөхәммәтнең башына берне чәпелдәтмәкче идем, бәхете – читкә китеп өлгерде.

– Егетләр, җитди булуыгызны үтенәм! – диде Эдлай шулчак. – Безнең һәр хәрәкәтебез, сөйләшүләребез электрон журналга языла. Кушсак кушыйк, кушмасак шимпанзе гына булып калсын.

Маймылга Шәңгәрәй дип исем куштык. Ниндидер тарих китабыннан укыган идем бу исемне. Шәңгәрәй уянырга җыена иде, ахрысы – тынычсызлана башлады.

–  Рәшит, бер куб транквезипам!

– Тыңлыйм, босс!

Шприцны алып, Шәңгәрәйгә укол ясадым. Маймылыбыз тынычланды, авызын ачып, алдагы сап-сары тешләрен күрсәтеп, кабат тәмләп йокыга талды.

Эдлай клавиатурада эшкә кереште.

– Менә, карагыз, – дип мониторга ымлады ул. – Бусы – шимпанзеның бүгенге хатирәләре. Бусы – кичәге. Бусы – аннан да элеккеләре...

– Гаҗә-ә-әп... – мин соклануымны яшермәдем. – Фән ничек алга китте, ә?

Эдлай имән бармагын өскә күтәрде:

– Һәм иң мөһиме: мондый тәҗрибәләр илдә берничә колледжда гына уздырыла. Шуларның берсе – бездә!

– Кичә вольерда икенче бер дускае белән сугышкан икән бу хулиган... – дип кеткелдәде Мөхәммәт, дисплейдан Шәңгәрәйнең хатирәләрен күзәтеп. – Бер кавын кисәге өчен...

Маймылның истәлекләрен карап бетергәннән соң, Эдлай тантаналы итеп:

– Тәҗрибә башлана! – дип белдерде. – Без хәзер  аның кичәге хатирәләрен боздырабыз!

– Ә аннан элеккеләре каламы? – дип кызыксынды Нәфисә.

– Алары кала.

– Димәк,  Шәңгәрәй кичә сугышканын хәтерләмәячәк булып чыга? Һәм теге маймылны дошман күрмәячәк?

– Нәкъ шулай! Ләкин тегесе хәтерли бит аны. Анысының хәтере үз урынында. Шуңа күрә аларны кабат очраштырмау хәерлерәк.

***

Һәркемнең сере булырга тиештер ул. Безнеке дә бар. Эдлай, Мөхәммәт һәм үзем турында әйтәм. Сернең дә ниндие генә әле! Без мәңгелек двигатель ясыйбыз. Әлегә моны берәү дә белми. Белсәләр дә ышанмаячаклар. Чөнки теоретик яктан мәңгелек двигательне ясау мөмкин эш түгел – бу сабый балага да мәгълүм. Мәңгелек энергия чыганагы юк. Әмма безнең тәҗрибә барып чыгар төсле. Безнең машинаның энергия чыганагы – уй көче булачак. Үзләренең уйлары белән чәнечкене бөгүче фокусчыларны күргәнегез бар бит? Бу да шуның кебегрәк. Тик монда бер генә түгел, миллионлаган уй бергә кушыла, алар электромагнит дулкыннары ярдәмендә көчәйтелеп,  двигательне хәрәкәткә китерәчәк.

Әлегә двигатель ахыргача эшләнеп бетмәгән. Камилләштерәсе, уйлап бетерәсе җирләре шактый. Әмма без аны һичшиксез ясап чыгачакбыз. Йолдызлы сәгатьләребез алда. Бу – уртак серебез. Зур серебез.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев