Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мәңгелек двигатель (6нчы бүлек)

“Титаник” батмады. Мин – “пешмәгән”.

Мәңгелек двигатель (5нче бүлек)

Иртәнге “ис-сән-месез!”ләр бик еш кабатлана башлагач, күңелемә “бу кыз миңа битараф түгел ахры” дигән уй кереп оялады. Ләкин шигем дә бар. Зилинә – бик үткен, бар яктан килгән, уңган-булган кыз. Чибәр. Минем белән уйнап кына йөрүе түгел микән? Мәче тычкан белән уйнаган шикелле. Алай дисәң, нигә кирәк аңа мондый уен? Дөрес, мин дә төшеп калганнардан түгел – кем әйтмешли, бар нәрсәм үз урынында. Спортта да беренче, укуда да. Әмма минем  ишеләр буа буарлык, Зилинә – берәү генә... Ә нигә нәкъ менә мин? Башкаларга андый “ис-сән-месез!”ләр тәтеми бит әле. Уйлар... Уйлар... Уйларның очы-кырые юк.

– Смс язганың бармы соң синең аңа? – дип сорады Мөхәммәт беркөнне кинәт кенә.

– Юк шул.

– Смс та язмадыңмыни әле?.. Нәрсә көтеп йөрисең соң син?

– Әллә ничек... Үзе башлап язмас микән?

Мөхәммәт бот чабып көлде:

– Вәт тиле-е-е...Үзләре башлап яза ди сиңа кызлар, бар...

– Үзе башлап исәнләшә бит әле?

– Анысы башка әйбер. Дус кызлары янында кылана гына ул.

Кайчагында акыллы фикерләр чыгып куя шул Мөхәммәттән. Тәвәккәләдем. Дөресрәге, тәвәккәлләдек! Тәнәфестә Зилинәгә беренче смсымны җибәрдем. Хәбәрем бик кыска һәм стандарт иде: “Сәлам! Нихәлләрең бар?..”

Йөрәк атылып чыгардай булып тибә. Җавап бирерме? Мөхәммәт белән икәүләшеп экранга төбәлдек. Ура! Смартфон “зең” итте: “Сәлам! Кем әле бу?”

Кыланчык! Фотода күренә ләбаса кем икәнем. Сабыр гына “Рәшит” дип яздым. Йөрәк һаман дөпелди. Зилинәнең чираттагы смсы мине бөтенләй “үтерде”: “Кайсы Рәшит?..”

Үчекли. Юри кылана. Ачуым килә башлады. Тоттым да: “Ике мөгезле, бер койрыклы!” дип язып җибәрдем. Мөхәммәт имән бармагын чигә турысында әйләндерде: “Кем шулай эшли инде, йә?”

Ачудан смартфонны парта өстенә ыргыттым. Ул тагын зеңгелдәде. Теләр-теләмәс кенә кулыма алдым. “Ярар, котырма... Шаярдым гына... Хәлләр шәп... Кайчан марафонга барабыз?..” Һәм ирен чите белән саран гына елмаеп торучы “смайлик”.

– Квестка чакыр, квестка! – Мөхәммәт кулларын һавада болгап, күзен дөянеке кебек зур итеп ачып, миңа пышылдады.

 “Әйдә, бүген киноквестка!” – чираттагы кыю смсым кызның смартфонына очты. Бусында инде йөрәк иң югары амплитуда белән дөпелдәргә тотынды. Хәлиткеч момент. Тын да алмый икәүләшеп көтәбез. Әгәр “юк” дия икән, бүтән бу туташ ягына борылып та карамыйм, иртән сәлам дә бирмәячәкмен. “Әйе” дия  икән...

“Зең”: “Уйлармын, яме...”

Һе... Уйлармын, имеш... Мәңге аңламыйм бу кызларны. Йә “әйе” диген инде син, йә “юк” диген. Уйлармын, имеш...

Зерә психланганмын. Зилинә озак уйламады. Берничә минуттан “ярый” дигән җавап килеп төште. Дөньялар яктырып китте, сулыш алулары иркенәйде, Мөхәммәтне кочаклап алдым:

– Урра-а-а!

Киноквест нәрсә ул, дип сорарсыз инде сез. Гадәти кинодан киноквест шул ягы белән аерыла: биредә син фильмда үзең дә катнаша аласың. Башыңа микрофонлы виртуаль шлем кидерәләр. Сайлыйсың бер фильмны. Ул  фильмның миллион сюжеты, миллион варианты алдан ук программага кертелгән була. Һәм син вакыйгаларны үзең теләгәнчә бора, үзгәртә аласың. Үзең дә шундагы геройлар арасында йөрисең, аларга сораулар бирәсең. Виртуаль кулың белән аларны этеп җибәрергә, башларыннан сыйпарга – кыскасы, ни телисең, шуны эшләргә була. Иң кызыгы – синең белән кинога килгән дусларың да шул кино эчендә “йөри”. Алар да синең белән бергә бу фильмда катнаша. Әлбәттә, билгеле бер чикләүләр дә бар. Тәрбиясез гамәлләр кылырга, начар сүзләр сөйләргә ярамый. Уңай геройларны рәнҗетү дә тыела. Ә менә ихтыяҗ туса, тискәре геройны лазер-пистолет белән юк итәргә ярый. Ләкин аңа аткач, ул канга буялып, тыпырчынып ятмый, эреп юкка гына чыга.

...Ул көнне очып кына йөрдем. Кичне көтеп җиткерә алмыйча интектем. Үч иткәндәй, вакыт бик акрын узды. Ниһаять, көттереп кенә кич якынлашты.

Тик минем ашкынуларым, сөенүләрем бер мизгелдә челпәрәмә килде дә куйды. Өйдән чыгып китәргә берничә минут кала смартфоныма Зилинәдән яңа хәбәр килеп төште: “Безнең белән Элла да бара, яме...”

Менә сиңа мә! Тагын каным кайный башлады. “Элла да бара...” “Барса ярыймы?” дип сораса да ул кадәр ачу килмәс иде әле.

Элла – Зилинәнең дус кызы, бер курста укыйлар, бер кварталда яшиләр. Элла да Зилинә кебек спортчы, футболны бик оста уйный.

Шул гына җитмәгән иде менә!  “Алайса, Мөхәммәт тә бара” дип яздым.  Җавап озак көттермәде: “Барсын. Бик әйбәт булыр...”

Кызларның ретро-фильм карыйсылары килә икән. “Титаник”ны сайладык. “Йөзә беләсезме соң?” – дип төрттерде Мөхәммәт. “Коткарырсың” – диеште тегеләре.

Ут сүнде. Квест башланганчы 15 минут документаль киножурнал күрсәтәләр. Анысында виртуаль шлем киясе юк.

Рәхәт иде Зилинә белән иңне-иңгә терәп шулай караңгыда утыруы. Әйтеп аңлатып булмаслык дәрәҗәдә рәхәт. Әллә нинди, баш әйләндергеч хуш исләр килә иде үзеннән.

– Минем “Титаник”ны караганым бар... – дип пышылдадым бераздан аның колагына.

– Кайчан?

– Күптән инде, сез нәни идегез әле ул чагында...

– И-и-и... Зур кеше кебек сөйләшеп утырган була тагын..

Аннары ул үзе колагыма иелде:

– Теге көнне марафонда тубусның ник сафтан чыгуын белдем мин.

– Ник?

– Беләсеңме, бер көнне врачка күренгән идем...

– Шуннан?

– Һәркемнең организмында ионнар бар... Электр корылмалары... Синдә дә бар алар, Мөхәммәттә дә, Эллада да...

– Шуннан?

– Миндә чамадан тыш күп икән алар. Нормадан күпкә  артык. Тубусны шул сафтан чыгарган.

– Кит инде! Чынмы?

– Әйе...

– Электрлы кыз буласың инде син алайса?

– Шулайрак... Электромагнитлы приборлар янында сак булырга кушты врач абый.

– Кызы-ы-ык...

Әңгәмәне дәвам итәргә теләп авызымны ачкан идем, сигнал яңгырады – шлемны кияргә куштылар. Квест башланды.

 “Титаник”ка айсбергны бәрдермәдек. Мөхәммәт капитанга бу хакта иртәрәк әйтеп өлгерде. Гигант боз тавы корабльдән метр ярым чамасы янәшәдән узып китте. Борттагылар моның өчен Мөхәммәткә рәхмәт белдерделәр. Хәтта ашарга да дәштеләр әле үзен.

Тик болай кызык түгел икән. Фильмның бөтен хикмәте – корабның батуында бит. Шуннан соң Элла яңа  әйбер уйлап тапты – Джек белән Розаның араларын бутарга маташты. Егеткә комплиментлар әйтте, аны үзенә каратырга азапланды. Әмма программада мондый сюжет линиясе каралмаган икән – аның тырышулары бушка булып чыкты, Леонардо ди Каприо бирешмәде.

Бераздан “Титаник  барыбер батарга тиеш” дип, Мөхәммәт корабльне шартлатырга йөрде. Бер бүлмәдән ниндидер дары ише әйберләр дә табып алды әле. Тик тотып алып, трюмга ябып куйдылар үзен. Миңа дустымны коткарырга туры килде...

Киноквесттан соң Зилинә – Элла белән, мин Мөхәммәт белән сөйләшә-сөйләшә аларның кварталына тиз кайтып җиттек. “Әйе-е-е... Беренче свидание шәп үтә безнең” дип уйлап куйдым эчтән генә.  Бүген урамнар якты – кояш батареяларын кабызганнар иде.

Чатка җиткәч туктадык. Уңайсыз тынлык хасил булды. Башка вакытта теле-телгә йокмаган Зилинә дә бүген никтер тынып калган. Алыштырып куйганнармыни үзен. Ник беребез бер сүз дәшсен. Киеренке халәттән чыгу җаен эзләп булса кирәк, Мөхәммәт як-ягына каранды:

– Матур сезнең монда! – дигән булды. Аннары кулларын җәеп киерелеп куйды. – Эх!

– Нәрсә матур? – Элла, күзләрен кысып, аннан җавап көтте.

– Нәрсә дип... Кошлар сайрый... Әнә, мәчеләр йөри...

Кызлар тыйнак кына көлешеп куйды.

– Сездә мәчеләр юкмыни?

– Бар, сезнекеләр ничектер матуррак, акыллырак дип әйтимме соң...

Бу тузга язмаган диалогны башка юнәлешкә борырга кирәк иде. Мин бүгенге фильм турында берәр нәрсә әйтмәкче булып авызымны ачуга, янә Элланың тавышы ишетелде:

– Ешрак килегез безнең кварталга. Матур мәчеләрне күрәсегез килсә...

Шулчак моңарчы тын гына торган Зилинә:

– Килгәннәр инде алар беркөнне... – дип әйтеп куйды.

Дерт итеп киттем.  Күргән, димәк, теге көнне! Әллә берәрсе әйткәнме?.. Зилинәгә карадым. Ул туп-туры миңа төбәлгән, иреннәре көлемсери иде.

– Кайчан? – дигән булды Мөхәммәт, аптыраган кыяфәт чыгарган булып. – Килгән булмады безнең монда...

– Булды, булды... – шулчак Зилинәнең теле ачылып китте. – Тавышыгыз бөтен кварталга ишетелә иде. Үзем турында күп нәрсә белдем...

Тез буыннарым хәлсезләнеп китте, колак очларым яна башлады. Нидер әйтергә теләп авызымны ачтым – әйтә алмадым.

Зилинә Эллага борылды:

– Беләсеңме, мин дорфа, тупас икәнмен бит!

– Кит инде! – тегесе аптыраган кыяфәт чыгарган булды.

– Тәкәббер дә, кыланчык та әле мин...

– Әстәгъфирулла!..

– Ярар инде, – диде Мөхәммәт, башын аска иеп, кроссовкасы белән җирне тырнап. – Шаярып кына әйттем ич ул сүзләрне...

Мин исә ни әйтергә белмәдем, сулышым ешайды, телем көрмәкләнде һәм үзем дә сизмәстән:

– Ярый, кызлар, без кайтабыз, сау булыгыз... – дип бытылдадым.

– Без дә керәбез инде! – диде Зилинә һәм, Элланы җитәкләп, үзләренә таба алып китте.

Кичке эңгердә аларның:

– Квест өчен рәхмәт! – дигән тавышлары гына яңгырады

Икәү генә калгач, Мөхәммәт чыраен сытты:

– Ә-ә-әй, пешмәгән син, Рәшит.

– Ник?

– Китәргә генә ашыгасың.

– Нишләргә иде соң?

– Торырга. Сөйләшеп басып торырга.

– Пуля тизлегендә юкка чыктылар бит!

– Син җебегән булгач, юкка чыгалар инде.

– Ә нәрсә эшләргә иде соң?

– Җиңеннән тотарга... “ашыкма, әзрәк сөйләшик” дияргә...

– Һе...

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев