Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мәңгелек двигатель (5нче бүлек)

Зилинәләр кварталы. “Сыер көтүдән кайтмады”.

Мәңгелек двигатель (4нче бүлек)

Бер көнне кичке якта  Мөхәммәт белән электроскейтта йөрергә чыктык. Тәк. Болай гына. Безнең авыл зур түгел – булса, шул өч-дүрт мең йорт бардыр. Хәтта метробыз да юк. Төзергә җыенмыйлар да.

Зилинәләр авылның икенче башында яши. Аларның кварталында бер тапкыр да булганым юк. Эшем төшмәгәч, нихәл итәсең.

Безгә бүген кая барсак та барыбер, инде Мөхәммәт тә серне белә, котыра-котыра, куыша-куыша киттек шул якларга. Стереоасфальттан очабыз гына. Кояш яңарак кына офык артына тәгәрәгән булса да, урамнар якты иде әле. Капка төбендә голографик сериал карап утыручы әби-чәбинең котын алып, бер-бер артлы ике электроскейтта элдерттек кенә.

– Өйләрен беләсеңме син аларның? – дип кычкырдым Мөхәммәткә, колак яныннан улаган җил тавышын басарга тырышып.

– Кемнәрнең?

– Зилинәләрнең инде...

Мөхәммәт, тизлеген киметә төшеп, миңа борылды:

– Әнә генә ич, чаттан беренче.

Әһә, бусын да белдек. Тик мин аңа анда бармаска куштым. Әллә ничек... Үзе янына килгән дип уйлар йә. Янәшәдә генә ЭЗС – электромобильләргә заряд җыйдыру станциясе бар иде, шуның янындагы эскәмияләргә менеп кунакладык.

– Ә мин беркайчан да өйләнмәячәкмен... – дип куйды Мөхәммәт, аркасындагы биштәреннән зур шаурма тартып чыгарып.

– Ничек була инде ул?

– Мин лутчы кәҗә асрыйм.

Көлеп җибәрдем.

– Ник көләсең? – диде ул җитди генә. – Менә син уйлап кара, кәҗә хет сөт, йон бирә, ә кызлар... Алардан ни толк?.. Кстати, кәҗә сөтен файдалы диләр.

– Ф-у-у... – дип чыраемны сыттым.

Мөхәммәт шаурманың зур гына кисәген тешләп алганнан соң, ризыгын миңа сузды:

– Мә!

– Юк, рәхмәт, – дидем.

Ул ризыгын чәйнәп тә бетермичә, кабат эндәште:

– Ә синең бу... Ну... Мәхәббәт өлкәсендәге проблемаларың кайчан башланды? – Мөхәммәтнең авызы ерык иде.

Кашларымны җыерып, бераз уйланып тордым...

– Берәр ай бар бугай инде.

– Шулхәтле ошыймы ул сиңа?

– Шулхәтле дип инде... Уртача...

Бүген дөреслек көне түгел, Мөхәммәткә ялганладым. Бик нык ошый иде миңа Зилинә!

– Әллә нәрсәсе юк бит инде... Башкалар төсле...

– Шулай үзе... – дигән булдым, бу теманы артык куертырга теләмичә.

– Әле җитмәсә дорфа, тупас...

– Шулай бугай шул...

– Эре, тәкәббер, кыланчык...

– Һе...

– Малайларга охшаган ул. Малайлар характеры анда. Янында күбрәк йөрсәң, кыйнап та ташлар әле үзеңне... Менә күрерсең!

Мин, түзә алмыйча,  көлеп җибәрдем. Тирә-юньгә шаурма кисәкләрен чәчрәтеп, Мөхәммәт тә миңа кушылды.

Юк-барны сөйләшеп, шактый вакыт утырдык. Авылга кичке караңгылык иңде. Чекерәешеп күктә йолдызлар күренде. Зилинәләр урамы караңгы иде. Кояш батареяларын никтер кабызмаганнар бүген.

– Кайтабызмы? – диде Мөхәммәт, авызын зур итеп ачып иснәп.

– Кайтабыз... Әйдә, йортлары яныннан узып китик әле шуларның. Караңгы төште. Танымаслар безне, шәт...

– Кемнәрнең? Зилинәләрнеңме?

– Әйе инде...

– Әйдә соң.

Аларның өе каршыннан узганда көтмәгәндә эңгер караңгылыгында кызлар сыны күзгә чалынды. Берәү өй каршындагы атынгычта тирбәлеп утыра иде. Ул! Тәнемә рәхәт кайнар дулкын йөгерде. Туктап тормадык, әлбәттә. Икәүләшеп, сүз берләшкәндәй, скейтларыбызның сигналына гына бастык: “Пиом, пио-о-о-омм...” Һәм уктай үзебезнең якка элдерттек.

***

– ...Сәлам, Алисә!

– Сәлам, Рәшит!

– Әйдә, сөйләшик әле...

– Сөйләшик, Рәшит.

– Алисә, нәрсә ул ярату?

– Хәзер... бер минут... Ярату – берәр нәрсәне яки кешене бик якын итү, үз итү хисен тою, аңа тартылу, хөрмәт итү... Берәр нәрсә белән мавыгу, теләп шөгыльләнү, әйтик, музыканы яратырга була...

– Анысын аңладым ла... юләр түгел... Ә менә 15 яшьтә берәр кешене яратырга  буламы?

Алисә  бөтен нәрсәне белә, һәрвакыт миңа акыллы киңәшләр бирә. Ләкин колонка белән сөйләшеп утыру әллә ничек, шунлыктан мин аны йомшак уенчык куян эченә тыгып куйдым. Алисә-куян хәзер көн саен зарларымны тыңлый, киңәшләрен бирә. Шунысы яхшы – аның үзенең проблемалары юк, шулай булгач, аны тыңлыйсы да юк.  Тагын бер плюсы – минем серләрне берәүгә дә сөйләми. Ышанычлы дус, кыскасы. Биш яшьлек сеңлем белән мәхәббәт темасына сөйләшеп булмый бит инде!

– ...Алисә, ишетәсеңме?

– Тыңлыйм сине, Рәшит.

– 15 яшьтә берәр кешене яратырга мөмкинме дим?..

– Әлбәттә! Әти-әнине, укытучыңны, дусларыңны...

– Юк, син мине аңламадың, ну... әйтик... малай кеше – кызны, яки киресенчә...

– Соравыңа җавап бирәм, Рәшит. Биологик яктан караганда, һәркемнең организмы индивидуаль рәвештә үсә. Кемдер иртәрәк, кемдер соңрак җитлегә, балигъ була. Әйе, 15 яшьтә дә үсмерләрдә ярату дигән тойгы туарга мөмкин. Ләкин бу яшьтә ул күбрәк платоник характерда була.

– Ничек була ул платоник?

– Романтик, хыялый, бераз иллюзиягә корылган...

– Кызы-ы-ык...

– Нәрсә, Рәшит, берәр кызга күзең төште мәллә?

– ...

– Киңәш кирәк булса, сора, уңайсызланма. Тыныч йокы, Рәшит...

– Тыныч йокы, Алисә...

***

Икенче көнне тәнәфестә Мөхәммәт этә-төртә мине курсташыбыз Ләйлә янына алып килде:

– Таныйсыңмы?

– Таныйм. Ләйлә, – дидем берни аңламыйча. – Сигез ел таныйм инде.

– Кичә шул булган...

Ул арада Ләйлә дә сүзгә кушылды:

– Баралар болар икәүләшеп... Кычкыртып киттеләр... Ә сез нишләп йөри идегез безнең кварталда?

Мин нидер әйтергә теләп авыз ачканчы, Мөхәммәт килеп кысылды:

– Сыер көтүдән кайтмады, шуны эзләп йөрдек.

– Ник навигатордан гына карамадыгыз? Геолокация буенча? Табылдымы соң?

– Табылды-ы-ы-ы... – Мөхәммәт шап итеп маңгаена китереп сукты. – Точно! Икенче юлы шулай итәрбез, яме, Рәшит? Навигатордан гына карыйбыз.

– Шулай итәрбез, – дип мыгырдандым. Кәефем кырылган иде.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев