Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мәңгелек двигатель (4нче бүлек)

Безгә чип куйдылар. Дөресен сөйләү көне.

Мәңгелек двигатель (3нче бүлек)

Колледжга килүгә, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, фонтаннар атып торган фойега аяк басам. Стенадагы тавыш колонкаларыннан ягымлы көй агыла, аңа кош сайраган тавышлар иярә. Мәрмәр күперчек аша узып, фойега атлауга, уку йортының таныш исе борынны ярып керә. Гадәттә курсантлар иртән беренче катта кайнаша. Бер төн эчендә сөйләшер сүзләре шулай күп җыелган диярсең! Уң як тәрәзә төбендә безнең сигезенче курс кызлары. Чыркылдашалар, көлешәләр. Соңгы елларда тагын да чибәрләнеп, буйга тартылып киттеләр – 15 яшь тулды бит инде үзләренә.

Сул якта – җиденче курс. Аяк тавышын ишетүгә, дәррәү борылалар һәм очлы күзләре белән ишектән кергән һәркемне җентекләп тикшерә башлыйлар. Кыланчыклар! Мин якынлашуга, берсе тамагын кырып, назлы гына итеп “Сәлам, Рәшитчик!” ди. Кайберәүләр хихелди. Берәүләр кыланып кул чаба. Зилинә исә барысын да уздыра: дус кызларыннан аерылып, бер-ике адым алга чыга да, форма итәкләрен бармак белән генә чеметеп тотып, аны бераз як-якка җәеп, актрисалар кебек матур итеп тезләрен чүгеп куя. Үзе туп-туры миңа төбәлә:

– Ис-сән-месез!

Дус кызлары аның кыланмышыннан рәхәтләнеп көлешә. Мин исә кып-кызыл булып, “Сәлам!” дип бытылдыйм.

– Пока! – Зилинә уч төбен югары күтәреп, шул арада минем белән саубуллашырга да өлгерә...

Көн саен шушы хәл. Бераз рәхәт тә, бераз оялдыра да.

Бүген чишенү бүлмәсендә мине чәче-башы тузгыган, кулына зур “татмаг” тоткан Мөхәммәт каршы алды:

– Онытмадыңмы? – диде ул авызындагы бутербродын лач-лоч чәйни-чәйни.

– Нәрсәне?

– Бүген айның беренче көне! Хәзер дежурлар ялган индикаторы куячаклар.

Әйе шул, бүген 1 октябрь бит әле... Айга бер тапкыр шундый тәҗрибә уздыралар бездә. Бу көнне бары тик дөресен генә сөйләргә тиешбез. Һәр курсантка  махсус чип беркетелә. Чип ялганны яздырып бара. Соңыннан чипларны җыеп алалар да үзәк компьютерга тапшыралар. Безнең мөхтәрәм баш компьютерыбыз шуннан соң көне буе кемнең ничә тапкыр дөресен сөйләвен, ничә тапкыр ялганлавын исәпләп чыгара. Һәр ялган өчен – бер “бишле”. Әйе, әйе, иң начар билге. Сөйләшмичә йөрергә ярамый – анысы тәҗрибәдән качу булып санала, монысы өчен шулай ук “бишле” чәпиләр. Анысы-анысы – укытучыларга да куялар әлеге чипны.

Ә менә баш компьютерның кайда урнашканын берәү дә белми. Колледжның һәр почмагын ятлап бетерсәк тә, әлеге бүлмәне таба алганыбыз юк. Подвалда гел бикле торган бер ишек бар-барын. Мөхәммәт “точно шунда ул!” дигән булды. Белмим тагын...

Линейкага чакырып тантаналы музыка уйнады. Биш йөзгә якын курсант, ярымтүгәрәк ясап, фойега чыгып тезелдек. Ул арада чем-кара костюм кигән, чалара башлаган чәчләрен тигез итеп артка тараган, маңгаена виртуаль күзлек элгән директорыбыз – профессор Гаяз абый Мансуров үзе күренде һәм ялтыравыклы микрофонга иелде:

– Исәнмесез, хөрмәтле курсантлар!

– Сәлам! Сәлам! Сәлам! – дип җавап бирдек аңа хор белән.

– Фәнни прогресс бүген глобаль уңышларга иреште! –  дип тантаналы тавыш белән сөйли башлады Гаяз абый. – Бүген бөтен эшне роботлар башкара, сезнең өчен роботлар уйлый, анализ ясый, карарлар кабул итә. Ләкин нәкъ менә шул куркыныч та – кеше бүген  индивидум буларак зәгыйфьләнә, кайбер төбәкләрдә, бөтен нәрсәне автоматларга йөкләү сәбәпле, кешеләрнең коммуникациядән читләшүе, нәтиҗәдә, шәхес буларак юкка чыгу очраклары да күзәтелә... Шундый аяныч хәлләрне булдырмас өчен, кешенең табигать биргән сәләтләрен саклау, аларны камилләштерү максатында, беләсез инде, безнең колледжда актив рәвештә тәҗрибәләр үткәрелә...

Директор абый сөйли дә сөйли, ә мин шыпырт кына башымны бора-бора әйләнә-тирәне күзәтәм. Кемне эзләвем билгеле инде. Бу хәтле халык арасыннан табып булырмы? Әһә, таптым... Карашлар очрашты. Аның  да күзләрен зур ачып, туп-туры миңа карап торуын күреп, бермәлгә каушап җибәрдем, тиз генә карашымны читкә алдым. Әмма түзеп торып булмады, тагын шул якка борылдым. Ул һаман көлемсерәп, керфеген дә какмый миңа төбәлгән иде. Юк, болай булмый, карамыйм ул якка!

– “Дөреслек детекторы” чипларын беренче тапкыр гына куюыбыз түгел, – дип дәвам итте сүзен Гаяз абый. – Борчылмагыз, аның организмга зыяны юк. Шулай итеп, бүген сез дөресен, фәкать дөресен генә сөйләргә тиеш! Күңелдә, уегызда ниләр бар – һич тартынмыйча, ачыктан-ачык иптәшләрегез белән бүлешегез.

Дежурлар колак артыбызга микропроцессорлар беркетте. Таралыштык. Тәҗрибә башланды. Көне буе дөресен генә сөйләп йөрсәң, чип үзенең барлыгын әллә ни сиздерми дә. Ә менә ялганласаң – черки баласы тешләгән кебек кенә авырттырып куя. Моны һәркем белә һәм көн азагына ничә тапкыр ялганлавыңны баш компьютер нәтиҗәләрен көтмичә дә санап чыгарырга була.

Беренче дәрес янә Яшьтат апаныкы иде. Мөхәммәт белән үз урыннарыбызга кереп чүмәштек.

– Миңа синең симез булуың ошамый, – дип сүз каттым Мөхәммәткә. – Гел нәрсәдер ашыйсың син...

Дөреслек, бары тик дөреслек!

– Әйе шул, – диде Мөхәммәт каш астыннан гына карап. – Көн саен “бүген ябыга башлыйм” дип үземә сүз бирәм, ләкин шунда ук “нәрсәгә болай дип әйтәм соң, барыбер ихтыяр көчем юк бит” дип уйлап куям...

Ул бераз тын торды да, миңа эндәште:

– Ә син, Рәшит... Ә син  бер көнне минем лазерлы бетергечемне урладың. Юри әйтмәдем, кайтарып бирерме-юкмы дип көтеп йөрдем.

– Урламадым!

Шулчак колак артымны “черки тешләп алды”. Әйе шул, искә төште, булды андый хәл. Идәндә ята иде ул. Кем белгән аның Мөхәммәтнеке икәнен! Ялгыш төшереп җибәргән булгандыр инде. Аны-моны уйламый алдым да тыктым шул.

Бетергечне гафу үтенеп кире кайтарып бирергә туры килде...

Колак артындагы чипларда индикаторлар бер яна, бер сүнә: баш миендәге бөтен уйларыбыз анализланып, бар нәрсә язып барыла. Бу көнне берәүгә дә үпкәләргә, “үзеңне бел!” кебек сүзләр әйтергә ярамый. Дөреслек, фәкать дөреслек!

Яшьтат апа гадәттәгечә кызу адымнар белән килеп керде:

– Хәерле иртәләр! – дип елмайды ул. – Дөреслек көне белән һәммәгезне дә! Сезнең янга керер алдыннан менә шулай елмаям инде мин. Әмма көләсе килмәгән көннәр дә була. Мин дә кеше бит. Йә йокым туймый, йә гаиләдә ызгыш-талашлар чыккан вакыт була. Ләкин елмаерга кирәк – колледж уставында шулай язылган. Камералар күзәтеп тора... Аннары ай ахырында премия бирмәскә мөмкиннәр.

Һәм ул почмакка беркетелгән видеокамерага карап, янә елмаеп куйды.

Көтмәгәндә аркама ручка белән төрттеләр. Эдлай икән:

– Тый мо йӧратенат? – диде ул пышылдап кына.

– Аңламыйм... – мин аңа күземнең чите белән генә карап алдым. – Нинди телдә сөйләшәсең?

– Мари...

– Татарча сора. Мин синең кебек полиглот түгел.

– Син гашыйк булдың мәллә? – диде ул, бу юлы бераз кычкырыбрак.

Эсселе-суыклы булып киттем. Кем әйткән? Каян белгән?

Яшьтат апа безгә кисәтү ясады. Уфф! Рәхмәт, Яшьтат апа! Мең яшә! Эдлай тынды, әмма инде янәшәмдәге Мөхәммәтнең күзләрендә  очкыннар пәйда булган иде.

– Йә, йә? – дип, миңа тишәрдәй булып карды ул.

“Иштең ишәк чумарын!”  – эчтән генә Эдлайны сүктем. Ләкин соң иде инде. Бүген – дөреслек көне. “Тәнәфестә сөйләрмен” дип пышылдадым дустымның колагына.

Дәрес уртасында Мөхәммәт кулын күтәрде:

– Яшьтат апа, биш кенә минутка чыгып керергә мөмкинме?

– Мөмкин, Мөхәммәт, ләкин озак йөрмә!

Мөхәммәт ишеккә юнәлде, ләкин ярты юлда туктап, кабат укытучыга борылды:

– Мин һәр дәрестә шулай чыгып керәм... – диде ул тонык тавыш белән. – Ләкин бәдрәфкә түгел. Дәрестә озак утырып тора алмыйм. Бәдрәф – сәбәп кенә...

Ул каш астыннан гына укытучыга карады. Яшьтат апа авыр сулап куйды:

– Шулай икәнен беләм мин аның, ләкин колледж уставында укучыларның андый теләгенә каршы килү тыела. Ачуым килсә дә, рөхсәт итәм...

Мөхәммәт әкрен генә чыгып китте.

Тәнәфестә ике курсташ кызыбызның сөйләшүе колакка чалынды.

– Мин сипкелләремнән оялам, – диде берсе. – Кайбер көнне шуның аркасында укырга киләсем килми хәтта.

– Әйе, жәллим мин сине, – диде аңа икенчесе. – Кайберәүләргә сипкел килешә ул, аз гына булганда. Ә синекеләр бөтен битеңә сибелгән... Ямьсез булып...

Көн ахырында баш компьютер нетбукларыбызга нәтиҗәләрне җибәрде. Мин җиде тапкыр ялганлаганмын булып чыкты.

Мәңгелек двигатель (5нче бүлек)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев