Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мәңгелек двигатель (3нче бүлек)

Яшьтат апа. Мөхәммәт миңа өй эшен күчертә.

Мәңгелек двигатель (2нче бүлек)

Колледжга керүгә, “Иртәнге гимнастикага!” дигән чакыру яңгырады. Дәресләр башланганчы шулай спортзалда гимнастика ясап алабыз без. Мөнир абый ясата. Абый дигәч тә, чын кеше түгел инде ул. “МНР-2080” исемле робот. Без аны үз итеп “Мөнир абый” дип йөртәбез.

– Бер-ике... өч-дүрт... Зарипов, җәһәтрәк... Бер-ике...  Гарифуллина, төз бас, бөкрәймә...

Мөнир абый бик таләпчән. Берәрсе күнегүләрне ялкауланыбрак ясаса, тәгәрмәчләрен черелдәтеп янына килә дә җитә. Монитор-күзләре белән текәлеп карап тора, башта үзенә бертөрле тыңкыш тавыш белән кисәтү ясый, аннары “булыша башлый”: пластик “куллары” белән безнең күтәрелеп бетмәгән аяк-кулларны этә, төртә, әллә нишләтә шунда. Кайчагында ачуны китереп бетерә. Әмма барыбер яратабыз үзен, безнең өчен тырыша бит, без сәламәт булып үссен өчен.

“Бер-ике, өч-дүрт”ләр беткәч, зал буйлап түгәрәк ясап йөгерәбез. Мөнир абыйның корсагындагы динамиктан исә дәртле җыр яңгырый:

Йөгерүнең файдасы күп,

Йә, дустым, сынап кара!

Йөгерү уңышка илтә,

Күп бәладән коткара!

 

Җиңүчеләр иртә тора,

Җиңүчеләр зарланмый!

Йөгерүдә алдынгылар

Тормышта да алданмый!

Инде сезне дусларым белән дә таныштырырга вакыт җиткәндер. Бусы – Эдлай. Кара чәчле, озын буйлы, ябык малай. Күзлек кия. Сүзләрен үлчәп, бик уйлап кына әйтә. Эдлай – Америка татары. 2030 елларда аның әби-бабасы Америкага күчеп киткән булган. Шунда Эдлайның әтисе туган. 2071 елда, НЛО һөҗүменнән соң Америкада яшәүләре кыенлашкач, Эдлайның әти-әнисе бер яшьлек сабыйларын алып, кабат монда әйләнеп кайта. Кыскасы, Эдлай – бездә үскән Америка татары. Полиглот, 17 тел белә, киләчәктә филолог булырга җыена. Эдлай хакер да әле. Әллә нинди системаларга үтеп кереп, аның программасын үзгәртә ала. Җырлый да әле ул, бии дә. Бар яктан килгән егет, кыскасы. 

Бусы – Мөхәммәт. Эдлайның нәкъ киресе – җирән чәчле, юантыграк гәүдәле. Мөхәммәтнең һөнәрләре юк диярлек. Уку белән артык кызыксынмый. Спортка да бик исе китми. Җырлый да белми. Аның каравы, күп сөйләшә һәм күп ашый. Кулына “чиз” йә пицца тотып йөргән малайны күрсәгез, менә шул Мөхәммәт булыр инде ул.

Мин... Мине беләсез инде...

Менә шушы бер-берсенә бөтенләй охшамаган, төрле холыктагы өч малай, агылый белән тагылыйлар кебек, бөтен җирдә бергә инде без. Дәрестә дә, аннан соң да. Сөенечләребез, көенечләребез уртак, серләребез дә уртак иде... моңарчы...

Тагын Нәфисә бар әле. Кара чәчле, озын толымлы күрше кызы. Ул да безнең курста укый. Бик еш кына ул да безнең арада бутала. “Кызлар белән кызык түгел, сезнең белән күңеллерәк”, ди. Нәфисәне үзебезнең арага кертергә бик ашкынып тормыйбыз. Әмма ул мөгезсез сыер кебек әллә каян гына пәйда була да куя.

Менә беренче дәрескә чакырып, музыка уйнады. Нетбукларыбызны алып, аудиториягә ашыктык. Беренче дәрес – “Этика һәм гаилә психологиясе”. Монысын Яшьтат апа өйрәтә.

– Хәерле иртә, хөрмәтле курсантлар! – дип елмайды ул аудиториягә килеп керүгә. – Нетбукларыгызны кабызыгыз. Өй эшен тикшерәбез.

Кинәт эсселе-суыклы булып киттем. Тәнемә миллионлаган энә кададылармыни! Онытканмын ич әзерләнергә! Төне буе Алисә белән сөйләшеп ятып... Тезләрем белән Мөхәммәтнең тезенә ике тапкыр сугып алдым. Бу безнең “шифр”! Күчертергә бир дигән сүз. Мөхәммәт шундук аңлап алды һәм астан гына кулын сузды. Мин аның учына флешкамны төрттем. Ул сиздерми генә аны үзенең нетбугына тыгып алды да, кабат миңа сузды. Уфф... Чүт кенә “бишле” ала яздым бит. “Бишле” – иң начар билге. Әйбәте – “унлы”. Анысын беләсез инде.

Яшьтат апа кулындагы озын валидаторын безнең нетбукларга тидереп чыкты һәм кабат кояштай балкып елмаеп җибәрде:

– Булдыргансыз! Өй эшен барыгыз да дөрес эшләгән! 

Аннары ул голограмма-тактаны кабызды:

– Бүген без смс язу, смартфоннан сөйләшү этикасын өйрәнербез... – Яшьтат апа, күзләрен кыса төшеп, бераз безгә карап торды да дәвам итте. – Күпләр бүген гадәти аралашудан качып, смс аша гына сөйләшергә ярата. Шул рәвешле алар эмоцияләрдән, җаваплылыктан кача. Үзләре дә сизмәстән, хиссез, төссез виртуаль дөньяга кереп чумалар. Ә бит смс аша да хисләрне белдерергә, матур итеп аралашырга була. Әйтик...

Яшьтат апа “әйтик...” дигәч, гадәттә пауза ясый. Бу аның “җавап бирегез, мине дәвам итегез!” дигән ишарәсе. 

– Смайликлар аша! – дип кычкырды шулчак Нәфисә.

– Әйе, алай да була. Тагын?

– “Зинһар өчен”, “Гафу итегез” кебек сүзләрне кулланып... – диде Эдлай.

– Афәрин! Дөрес. Ләкин... Ләкин... Текст рәвешендә язасызмы смс-ны, видео яки аудиохәбәр итепме, иң мөһим момент – әңгәмәдәшегез каршыда басып тора дип күз алдына китерегез. Башта хәлләрен сорагыз. Үтенечегез булса, аны мөмкин кадәр ягымлы итеп җиткерегез. Видео яки аудиосигнал белән шалтыратасыз икән “сиңа хәзер сөйләшергә уңайлымы?” дип сорагыз. Кайберәүләр үзләре өчен уңайлы вакыт башкалар өчен дә җайлы дип уйлый. Ә бит алай түгел. Син шалтыратканда аның бик җайсыз вакыты булырга мөмкин. Бәлки ул электроскейтта барадыр? Ә бәлки виртуаль дөнья буйлап сәяхәткә чыгып киткәндер?..

Яшьтат апа – безнең куратор да. Походларга, төрле материкларга экскурсияләргә дә ул алып йөри безне. Исеме гадәти түгел, әйеме? Каян алынганмы? Әйтсәм әйтим инде – “Яшәсен татар теле!” дигәнне аңлата ул. Аның әбисе дә, әнисе дә татар теле укытучылары булган. Гомер буе татар теленең сафлыгы өчен көрәшкәннәр. Кызларына да шуңа шундый исем кушканнар.

Икенче  дәреснең исеме – “Интернет һәм без”. Монысында “Дәүләт хезмәтләре порталы” аша ничек табибка язылырга, ничек аэробус билетына заказ бирергә, ничек итеп коммуналь түләүләр түләргә өйрәндек.

Өченче дәрес бераз авыррак – “Көнкүреш хикмәтләре”. Анысында телевизор, суыткыч, җылыткыч кебек көнкүреш техникасының төзелешен аңлаттылар, йортка ремонт ясаганда нинди обойлар, нинди паркет, нинди  сантехника алырга – кыскасы, дизайн серләрен үзләштердек.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев