Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мәңгелек двигатель (2нче бүлек)

«Сыер саварга онытма». Рус сүзләре кыстырырга ярамый.

Башы ► 1нче бүлек. 

– ...Хәерле иртә, Рәшит! Торырга вакыт! Будильникны кушам.

Голографик будильник “Туган тел”не уйнаган тавышка уянып киттем. Кулым белән генә “һаваны сыпырып”, будильникны туктаттым да башымны янә мендәр астына тыктым. Баягы ягымлы тавыш янә ишетелде:

– Рәши-и-ит... Тор дим!

– Алисә, тавышланма әле! Тагын ун гына минут йоклыйм!

– Ярый, ун минут көтәм...

Минем исәпләвемчә, ун минут түгел, ун секунд кына үтте бугай –  теге юньсез тагын дәшә:

– Рәшит ди-иим... Тор! Ун минут үтте... Укырга соңга каласың...

Алисә – минем виртуаль дустым, ярдәмчем, хәтта сердәшчем. Ул – бүлмәмдәге “акыллы колонка”. Алисә мине йокыдан уята, утны яндыра, “ноут”ны кабыза, робот-пылесоска эш куша, иртәнге чәйне әзерли. Кыскасы, бөтен эшләрдә булыша.

Иренеп кенә күзләремне ачтым. Сентябрьнең саран кояшы бүлмә эчен яктырта. Кичтән каядыр ташлап калдырган башмакларым карават читенә тигез итеп куелган иде. Алпан-тилпән юыну бүлмәсенә киттем. Артымнан Алисә: «Ура! Ура!» дип кычкырып калды.

Юыну бүлмәсендә теш чистарту автоматы миңа алты төрле теш пастасы тәкъдим итте: бөтнекле, әфлисунлы, шоколадлы, тагын әллә ниндиләр. Мин шоколадлыны сайладым һәм зур итеп авызымны ачтым. Автоматның “кулы” тиз арада авыз эчемә кереп, тешләремне чистартып та алды.

Ашарга утырдым. Өйдә берүзем. Әти белән әни эшкә киткән. Сеңлемне яслегә илткәннәрдер инде. Әти электромобиль операторы булып эшли минем. Басу-кырларда шоферсыз гына эшләп йөргән тракторлар, комбайннар белән идарә итә. «Беспилотниклар» белән. Аның эш урынында булганым бар. Зу-ур бүлмә. Каршыда алагаем зур мониторлар. Шул мониторларда кызыллы-зәңгәрле машиналар чабыша. Әти бүлмәдән чыкмый гына шуларны «йөртә».  Бигрәк күңелле инде эше. Уенчык белән уйнап утырган кебек.

Әни почта тарата. Аның электроскейты кызыл төстә. Ну... үзе йөри торган такта турында әйтүем. Шуңа менеп баса да, әйдә, авыл буйлап! Бер нәрсәгә аптырыйм. Тиздән 3000нче елга аяк басабыз. Бөтен нәрсә автоматлаштырылган, бөтен әйберне монитор аша күреп була хәзер. Ул гәҗит-журналларны ник шулай һаман да мөкиббән китеп укыйлар икән? Әнигә шулай дигән идем, көлемсерә, башымнан сыйпады: “Менә үсеп җит әле, аңларсың чып-чын кәгазьдән укуның тәмен”, – диде. Аңламыйм да, аңларга да теләмим! Ничек инде шул таш гасырдан калган кәгазь битенә текәлеп утырмак кирәк? Минемчә, кәгазь бүген фәкать бер генә  максатта кулланылырга тиеш – салфетка буларак кына.

Уфф, ярый, бабайлар кебек бөтен нәрсәдән гаеп таба башладым бугай... Тә-ә-к... Иртәнге ашка нәрсә анда безнең...

– Алисә! Ашарга бир!

– Кулларыңны юдыңмы?

– Юдым.

– Тешеңне чистарттыңмы?

– Әйе.

– Колакларыңны?

– Юдым инде, юдым, әйдә, «умничать итмә», ашарга бир!

– Рус сүзләре кыстырып сөйләшсәң, сине ашатмаска куштылар.

– Уффф... Алисә, матурым, мин бөтен эшне җиренә җиткереп башкардым!

Шулай диюгә, ян стенадагы бәләкәй ишек ачылып китте һәм аннан подноска куелган кофе белән йомырка тәбәсе килеп чыкты.

– Ашларың тәмле булсын...

– Ввв.. Вәхмәт... – авызымны тутырып, кабаланып ашый да башладым. Колледжга соңга калырга ярамый иде.

Ул арада стенадагы зур монитор кабынып китте һәм анда әнинең йөзе күренде:

         – Улым, тордыңмы? – диде ул ягымлы елмаеп. – Мине төнлә эшкә чакыртып алдылар, бер почтальоныбыз авырып киткән, берүзем таратам бүген почтаны... Сыерларны саварга, әтиеңә әбәткә аш әзерләп куярга өлгермәдем. Мәктәпкә киткәнче шуларны эшләрсең әле.

– Ярый! – дип җавап кайтардым аңа формамны кия-кия.

Ишектән чыкканда сул як панельдәге “Сыерны саварга” дигән кнопкага басып аны алтыга тапкырладым (сыерлар алтау безнең). Аннары “Төшке аш” дигән бүлеккә кереп, борчаклы ашны сайладым, ике порция дип билгеләдем (берсе үземә) һәм электроскейтыма басып, авыл урамнарындагы эт-песиләрнең котын алып, зур тизлектә укырга юл тоттым.

Дәвамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мөәллиф (автор) урынында булып язар идем ки киләчәктә рус теле юк инде! Татар теле генә булырга тиеш безнең җөмһүрияттә! һәм татар робот исме чит алисә түгел, безнең Зөлфия (мәсәлән) булсын! Повестьнең калганнары яхшыдыр!