Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мәңгелек двигатель (1нче бүлек)

Алмаз Гыймадиевның үсмерләр өчен фантастик повестен тәкъдим итәбез.

Әгәр шундый мөмкинлек табылса —
Юкка чыгып шушы заманнан,
Бөтенесен сызып, тормышымны
Башлар идем микән яңадан?..

Стадионда җилләр уйный. Супермарафон.

2087 елның 10нчы сентябре. Без — 14-15 яшьлек малайлар-кызлар, профессор Гаяз Мансуров исемендәге колледжның 7нче һәм 8нче курс курсында укучылар, йөгерү ярышына — Казанга барабыз. Метробус эчендә күңелле ыгы-зыгы хөкем сөрә. Малайлар голографик шахмат уйный — һавада пешкалар, корольләр җемелдәшә. Кызларның кулында үтә күренмәле смартфон, алар «татарграм»да утыра — бер-берсенең фотоларын карыйлар, нидер язышалар. 

Метробус үзенең махсус юлыннан элдерә. Монда башка техника керми. Электрокарлар, җиңел машиналар — уңда, кызлардай сылу каеннарның икенче ягыннан җилдерә. Сул якта, имәннәр посадкасы артында — электробайклар трассасы. Минем күз шунда. Тизрәк үземә Татарстанда чыккан байкның соңгы моделен аласым килә. Бөтен дөнья яшьләре хыяллана аның турында. Агачтагы яфрак җиргә төшкәнче Казаннан авылга кайтып җитәсең, ди егетләр. Аны иярләсәң, метробустагы кебек каеннарның алтын йөгерткән күлмәкләренә, имәннәрнең чигүле түбәтәйгә охшап калган яфракларына сокланып бара алмыйсың инде. 

Үзәк стадионга тиз килеп җиттек. Гаҗәеп зур мәйдан. Аргы башы күренми — томанлы офыкка тоташып китә. Көндәшләремә күз салам — Татарстанның төрле төбәкләреннән җыелган йөзләгән курсант. Тезләрен бөгәләр, турникта әйләнәләр. 

Бүген супермарафон — 199 чакрымга йөгерәчәкбез. Билгеле, моны гади аяклар белән генә башкарып булмый. Тезгә махсус электротубус — йөгерү тизлеген унбер тапкыр арттыра торган җайланмаларны беркеттек. Башка — шлем, кулга бәрелүгә чыдам, җиңел пластиктан ясалган перчаткаларны кидек. Тонировкалы күзлекләрне алга төшердек.

Старт! Зәңгәр күк йөзенә ак сызык атылды — ракетница тавышыннан янәшәдәге кошлар пырхылдап төрле якка очып киттеләр. 

«Выжт-выжт, выжт-выжт...» Колак янымнан җил сызгыра, аяклар, әйтерсең, җирдән атламый, һавадан оча! Соңгы тапкыр кайчан кичердем соң әле мондый халәтне? Ә-ә-ә... Әйе. Искә төште — Айга экскурсиягә баргач. Айда авырлык җирдәгегә караганда алты тапкыр кимрәк, анда да гәүдәмдә шундый җиңеллек тойган идем. 
«Выжт-выжт, выжт-выжт...» Кузгалганга ике сәгатьтән артык вакыт узды. Бераз гына хәлем дә бетә башлады шикелле. Йөрәк дөп-дөп килә. Беләгемдәге спидометр 180нче чакрымны күрсәтә. Димәк, финишка кул сузымы ара. Якын-тирәдә берәү дә юк — кем алга киткән, кемдер артка калган, дигәндәй... 

Көтмәгәндә каршымда — еракта бәләкәй генә нокта пәйда булды. Ул күз иярмәс тизлектә миңа якыная иде. Дөресрәге, мин аңа якынаям. Мине күптән артта калдырган, моңарчы шәп кенә элдергән бу бичарага ни булган соң? Хәле беткәнме? Әллә «вейп»лар белән артык мавыкканмы?.. 

Аралар тагын да якыная төшкәч, мин аның алсу-зәңгәр форма кигән кыз бала булуын аңлап алдым. Тизлеге кимегәннән-кими барып, бераздан ул бөтенләй туктап калды һәм җиргә чүгәләде. «Салют!» дип кычкырып яныннан чыжлап узып киткәндә күз кырыем белән генә аның боек йөзенә күз салдым. Чү! Бу безнең колледждан лабаса! Бүген аэробуста бергә килдек ич! Аксыл-сары чәчләрен кыска итеп кистергән, озын буйлы, чандыр гәүдәле, кыйгач кашлы кыз. Бездән бер курс түбән укый бугай. Килгәндә үк никтер аңа күзем төшкән иде. Ничектер башка кызлардан аерылыбрак тора иде ул. Күп сөйләшүе, тиктормас булуы, кирәгеннән артык җитез хәрәкәтләре белән.
Чиелдатып тормозга бастым. Стадион полосасында тузан күтәрелде. Борылып килеп, кыз янына чүгәләдем. 

— Ни булды?
Ул башын күтәрмичә, битараф кына җавап кайтарды:
— Микрогенератор сафтан чыккан бугай... Тизлек кимегәннән-кими... 

Яшелле-кызыллы утлары җемелдәп торган тубуска якынрак иелдем. Ул чыннан да «процессорда хата бар» дип күрсәтә иде. Икенче аяктагысында да шул ук хәл.

— Сәер... Икесе берьюлы сафтан чыктымы?
— Икесе дә.
— Әйе-е-е... Хәлләр хөрти синең... Моны лабораториядә генә төзәтеп була…

Кыз, башын күтәреп, яшькелт-соры күзләре белән миңа карады:
— Анда синең ни эшең бар? — диде ул усал гына. — Бар, юлыңда бул! — Һәм кабат тубусында казына башлады.
Төпсез диңгездәй матур күзләре әсир иттеме — никтер мин китәргә ашыкмадым.

— Син безнең колледждан бит?.. Бүген метробуста бергә килдек... Танымадыңмы?..
Ул янә башын күтәрде. Йөзе бераз яктырып китте. Ирен читендә сизелер-сизелмәс кенә саран елмаю чаткылары да күренеп алды шикелле. 

— Э-э-э... Шулай бугай шул... Ярый, бар, йөгер, вакытыңны әрәм итмә! Мин эвакуатор чакыртырмын. 
Мин берара аңа сихерләнгәндәй карап тордым. Бераз жәлләдем дә кебек үзен... 

— Нәрсә текәлеп каттың?! — дип янә дорфа тонга күчте ул. — Булышсаң, булыш, булышмасаң, сыпырт! Мәми авызланып торма монда…

Мондый сүзләрдән соң, әлбәттә, бу тупас телле туташ яныннан китәргә тиеш идем, ләкин никтер аякларым сихерләнгәндәй җиргә ябышты да катты. 

— Ничек булышыйм соң? 
— Синең тубус ничәнче модель?
— ТТ1506.
— Көче җитә... Финишка ерак калмады, үзең белән ал мине! — диде ул кисәк кенә туп-туры миңа төбәлеп. 

Бер мизгелгә генә югалып калдым. Әмма шунда ук күңелемдә ниндидер сәер халәт пәйда булды. Үзем дә аңлый алмыйм, әмма әлеге нәзек кенә җан иясе шушы мизгелдә бик тә, бик тә якын кешемә әйләнде дә куйды. Каян шундый тәвәккәллек килгәндер, көтмәгәндә җиңел генә күтәреп тә алдым үзен. 

— Ябыш яхшылап! 
Икәүләшеп алга очтык. Ул куллары белән муенымнан кочаклады. Дулкынланудан кызарып чыктым ахры — битем ут булып янды. Кыздан кыр чәчәкләре исе килә иде…

«Выжт-выжт, выжт-выжт...»
— Исемең ничек? — дип сорадым аннан, бераз йөгергәч.
— Ә? Нәрсә дисең?
— Кем исемле буласың дим?
— Ә-ә-ә... Зилинә!
— Бик шатмын танышуыбызга!

Тагын сүзсез бардык. Бераздан карлыккан тавышым белән кыюсыз гына кабат эндәштем.
— Ник минекен сорамыйсың?
— Ә? Нәрсә?
— Нишләп минем исемемне сорамыйсың дим?.. 
— Ник кирәк ул миңа? — диде кыз битараф кына.

Тизлекне киметә төштем ахры. Зилинә мине туктар, үзен җиргә төшерер дип курыкты булса кирәк, авызын ерып, ашыга-ашыга колагыма:
— Шаярдым гына... шаярдым... Йә, кем син? Әйт! — дип кычкырды....Финишк

а җитәргә километр ярым калганда мин аны җиргә бастырдым. Безнең "афера"ны берәү дә сизмәде. Юлда туктап торулар, артык авырлык белән йөгерү, әлбәттә, үз эшен эшләгән иде — призлы урынны ала алмадык. 

Менә шулай таныштык без Зилинә белән.

Дәвамы ► 2нче бүлек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев