Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Киләчәктән килгән малай» - 10

Маҗаралы повестьның соңгы бүлеге.

Әсәрнең барлык бүлекләрен укырга

«Ә сез мине каян беләсез?..»
Зур тәрәзәләрдән көлтә-көлтә булып кояш нурлары төшкән. Ап-ак бүлмә. Тирә-юньдә пипелдәп приборлар эшләп утыра. Баш очымда да ниндидер аппаратның выжылдавы ишетелә. Кинәт кемдер уң як беләгемне йомшак кына итеп кыса башлады. Давление үлчәгәндәге кебек, чытыр-чытыр итеп. Аннары җибәрде. Кем булыр бу? 

Шунда гына үземнең больница койкасында ятуымны абайлап алдым. Бөтен тәнемне диярлек ниндидер чыбыкларга, приборларга тоташтырганнар. Беләгемне дә шул прибор кыскан күрәмсең. Аяк-кулларымны хәрәкәтләндермәкче булам — селкенмиләр дә. Башымны чак кына күтәреп тәнемә күз салган идем, әннекәйгенәм! Имәнеп киттем — бөтен гәүдәм диярлек гипста! Тиз-тиз генә башымны эшләтергә тотындым. Мин кайсы заманда?.. Сиксән биштәме?.. Ул елларда мондый приборлар бар иде микәнни? 

Шулчак ишектә ак халатлы шәфкать туташы пәйда булды. Ул миңа күз ташлауга, атылып, яныма килде:
— Уяндыңмы, герой?! — диде елмаеп. Аннары сулы марля белән ирен кырыйларымны юешләтте дә тиз генә кире ишеккә барып, кемгәдер кычкырды:
— Габбас Нурович! Аңына килде!

Менә ишектә бер абый күренде. Доктор бугай. Яныма килеп утырды:
— Ничек хәлең? Түзәрлекме? — диде ул аталарча кайгыртучан тавыш белән. — Кай төшләрең авырта? 

Җыйнак сакаллы, күзлекле бу абыйны кайдадыр күргәнем бар иде. 
— Бөтен җирем... Авырта... — дидем мин мескен генә тавыш белән.
— Авыртадыр, аңлыйм... Значит... Ярар... Иң мөһиме — исән калдың!
Тукта! Бу бит... Бу бит... Авылдагы доктор абый! «Значит абый»!

— Габбас абый, сезме бу?! 
Доктор миңа бераз сәерсенеп карады да күтәрелә башлаган башымны җайлап кына мендәргә кире яткызды:
— Тынычлан, егет! Сиңа борчылырга ярамый. Әллә без танышлармы? 
— Әлбәттә, танышлар! — дидем мин сөенеп. — 85нче ел! Авыл больницасы! Комиссия килергә тиеш иде мине карарга! Хәтерлисезме?

Доктор кабат миңа шикле караш ташлады:
— Шулайдыр... Бәлки... — диде ул сабыр гына. — Хәтерләмим... Тынычлан, егет. 
— Балам! — шулчак бүлмәгә атылып әни килеп керде. — Күз нурым!!! Уяндыңмы? И-и-и, бәбкәм... — ул яшьле күзләрен сөртеп алды.

Әнине күрүгә, үземнең дә күңелем мөлдерәмә тулып ташты. 
— Ике көн аңыңа килмәдең бит, балам! Аллага шөкер, барысы да артта калды... Савыгырсың, болай булгач, терелерсең, Аллаһы боерса!

Ике көн?! Димәк, мин комада булганмы? Ә авыл?.. Идрис, Дамирлар?.. Классташлар... Алар чынлыкта юкмыни? 
— Сине иң заманча медицина җиһазларына тоташтырдык, — диде Габбас абый уйларымны бүлдереп. — Баш мие эшчәнлеген даими күзәтеп тордык. Гадәттә... — доктор абый бераз уйланып алды. Аннары әнигә борылды. — Гадәттә, мәрткә киткән кешенең баш миендә активлык күзәтелми... Значит... Андый кешеләр яшәү белән үлем чигендә була, төш тә күрмиләр, бернигә реакциягә дә бирмиләр. Ә сезнең улыгыз белән сәер хәлләр күзәтелде... Әйтерсең, ул комада түгел, әйтерсең, ул актив тормыш белән яшәде... Һәрхәлдә, баш мие нейроннарының функциясе кимемәде генә түгел, хәтта артып китте дип әйтер идем... значит... Бер сүз белән әйткәндә, Альберт уйларында каядыр сәяхәт итте кебек. Бу әлегә фән, медицина өлкәсендә зур яңалык... Иртәгә консилиум җыябыз. Мәскәүдән профессорлар киләчәк... 
Ике көн! Нибары ике көн! Ә тегендә айдан артык вакыт узды! Пионерлар... Җиңү парады... Фото ясау... Суган утыртулар... Гитара... Поход... Гөлия... Йөрәгем сулкылдап куйды. Ул да уйдырма кыз булып чыктымыни? Юк, юк, моның булуы һич мөмкин түгел! Аның зәңгәр күзләре, матур бит чокырлары... Шаян көлүләре... Андый әйберне уйлап чыгарып буламы?

Ләкин чынбарлык белән килешми мөмкин түгел иде. Димәк, мин аны бүтән беркайчан күрмәячәкмен... Димәк, ул бары хыялдагы кыз булып калачак. Көтмәгәндә бик тә күңелсез, бик тә ямансу булып китте.
Мин яткан җир — реанимация бүлмәсе икән. Янәшәдә тагын бер койка тора. Анысы буш.

— Беренче көнне синең янда авария буенча «коллегаң» ятты, — диде Габбас абый көлемсери төшеп. — Мотоциклчы егет. Салават исемле. Аны кичә палатага күчердек. Хәле синекеннән җиңелрәк иде... Ну, самокат белән мотоцикл бер түгел инде... 

Салават? Мотоциклчы? Башымда мең төрле уйлар кайнады. Монда да, тегендә дә шул ук егет. Баш җитми бу хәлләргә. Ярый, реанимациядән чыгуга һичшиксез эзләп табармын үзен. Гафу үтенермен. Мин гаепле бит. Кызыл утка мин кердем.
— Әни... — тавышым үтә дә хәлсез чыкты.
— Әү, балам?
— Китмим мин Америкага, әни... Үзебездә дә бик рәхәт миңа... 
Әни мөлдерәмә тулы күзләре белән миңа төбәлде, сак кына чәчләремнән сыйпады.
***
Ике көннән мине палата күчерделәр. Хәлем әлегә җиңел түгел. Аяк-куллар гипста. Аларын тиз генә салдырмаячаклар әле. Салават белән күрештек. Аңлаштык. Ул үпкә белдермәде. «Андый хәлләр генә була инде, үзем дә кызу бара идем», — диде, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп.
Көн саен дару төймәләре каптыралар, авырттырып, әллә ничә тапкыр укол кадыйлар. Авыртуга исем китми анысы. Җанны башка нәрсә борчый. Бу вакыйгалар башыма сыймый. Хыялымдагы авыл чынлыкта бардыр, кайдадыр янәшәдәдер кебек. Әлеге авылның, андагы малай-кызларның юклыгына күңел ышанмый. Аларның маҗараларга бай дөньялары, юктан да кызык таба белүләре, янып-көеп яшәүләре күз алдымнан китми. Саф, эчкерсез сөйләшүләре әле дә колагымда яңгырый кебек. 
Беркөнне «капельница» астында ята идем, палатага Габбас абый килеп керде.
— Кунак килгән анда синең янга... — диде ул, серле елмаеп.
— Кем ул?
— Улмы?.. О-о-о... Ул сиңа беренче ярдәм күрсәткән кеше. Ул булмаса... белмим... Авария булган җиргә беренче йөгергән, алай гына да түгел, кем өйрәткәндер үзенә — ясалма сулыш алдырган бит үзеңә... Значит... Ярый, эшләрем бар, киттем, каршыла кунагыңны... Ул булмаса, белмим...
Мин әлегә берни аңламый идем. Бераздан коридорда аяк тавышлары ишетелде. Палатага өстенә ак халат элгән кыз килеп керде. Бер кулында — чәчәк бәйләме, икенче кулына мандаринлы пакет.
Аны күрүгә күз алларым караңгыланып, башларым әйләнеп китте. Йә Хода! Бу бит... бу бит...
— Гөлия! — мин талпынып урынымнан күтәрелдем. 
— Исәнмесез, — диде кыз елмаеп. — Ә сез мине каян беләсез?.. Әллә берәрсе әйтеп өлгердеме исемемне?
Тәрәзә төбендә буш банка тора иде. Гөлия аңа краннан су агызып, сары хризантемаларны шунда утыртты. Мин томырылып, аның һәр хәрәкәтен күзәтеп яттым. 
Озак утырды бу чандыр гәүдәле, зәңгәр күзле кыз янымда. Уртак телне тиз таптык. Уртак темалар да күп булып чыкты. Күптәнге танышлардай сөйләшеп туя алмадык. Шәфкать туташы кереп, сәгатенә төртеп күрсәтмәсә, тагын бераз утырган булыр иде әле Гөлия. 
Менә ул китәргә дип урыныннан торды.
— Гөлия, ә син минем янга тагын киләчәксеңме? — дип сорадым, үз кыюлыгыма үзем шаккатып.
Кызый бит очындагы шаян чокырларын балкытып елмайды:
— Киләм, әлбәттә! Син терел генә! Тизрәк терел, яме...

Тәмам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев