Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Куртка урлату остасы

Вакыйф Нуриевның курткасын урлаганнар! - дигән хәбәр редакцияләрдә бүлмәдән-бүлмәгә таралып өлгерде.

- Кызыл курткасынмы? Кызым интернет-магазин аша Швейцариядән кайтартты, - дип, бик сөенеп сөйләгән иде.

- Анысын яз көне урлаткан иде бит. Бусы - Германиядән кайтартканы, зәңгәр төстә иде.

Шулай сөйләнә-сөйләнә, Вакыйфның эшкә килгәнен көттеләр. Ничек югалтканын бәйнә-бәйнә сөйләтеп, шул процесска үзе дә катнашкан кебек ләззәт аласы килә иде һәркемнең.

- Дачадан кайтырга дип электричкага утырдым да, - дип сабыр гына башлады сүзен Вакыйф Нуриев. - Курткамны салып тәрәзә борысына элеп утырдым гына. ...Бер бик чибәр кыз каршыма килеп… шундый ягымлы итеп сөйләшә башлады ки, эредем дә киттем инде. Бераздан кызый юкка чыкты, карасам… курткамнан да җилләр искән. Чибәркәй мине сөйләндереп торган арада, арттан килеп, дуслары алып киткәннәр. Төне буе йоклый алмый борчылып чыктым.

- Борчылырсың да, ярты елга ике курткадан колак как та… - диеште дуслары.

- Урлаган кешегә курткам ошады микән, төсен яратты микән, размеры туры килде микән, дип борчылдым, - диде Вакыйф, аннары юаш кына өстәп куйды: - Куртка кырыена сумкамны да элгән идем. Аны да эләктергәннәр…

- Эчендә әйбере бар идеме соң? - дип, кыбырсып сорау бирә дуслары.

- Дачада ашап бетерелмәгән солы боткасын салган банка да… Тагын гәҗиткә төрелгән ипи кисәге… Сумка жәл түгел, бик иске, тузып беткән иде…

- Әх, монысы әйбәт булмаган!.. Курткаңның тәмен җибәргәнсең…

- Иске сумка урлатып йөрергә бомжмыни син!

- Милләтнең абруен төшереп…

- Өр-яңа сумка асып, эченә ноутбук салып, арасына хотя бы йөзлек доллар тыгып юлга чыгарга булмый идеме… Караклар бүтән милләттән булса… Син аларның кәефен төшергәнсең бит! Татар язучысы никадәр ярлы булса да, урлатканда шәп, бәһале әйбер урлатырга тиеш!!!

- Аңлыйм да бит… өч кредит түләгән чагым шул, - дип Вакыйф Нуриев кыенсынып башын иде.

Караклар алдында оят, бик тә оят иде аңа.

Чыганак: «Казан утлары» журналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев