Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Киләчәктән килгән малай» - 4

Алмаз Гыймадиев язган «Киләчәктән килгән малай» повестының дәвамы.

Башы ►Мунча эче караңгы

Басудагы «кызык әйбер» 
Озын тәнәфестә безне линейкага тезделәр. «Горбачевка бер-бер хәл булган мәллә?» диеште кайберәүләр. Мин Горбачевның кем икәнен белмим, аңа «бер-бер хәл булса» ни өчен линейкага тезелергә кирәклеген дә аңламыйм. Шуңа да, артык сораулар бирми генә, башкалар янына барып төртелдем.
Директор абый ике минут чамасы безне күзләре белән капшап чыкты. Аннары салмак тавыш белән сөйли башлады:
— Хөрмәтле укучылар! Амбарда бәрәңге ярулар тәмамланды. Анысын булдырдыгыз. Молодцы! Инде суган утырту көннәре якынлашты...
Нинди амбар?.. Нинди бәрәңге?.. Нинди суган?.. Безне эшләтергә җыеналармы? Утыртмыйм суганнарын! Законнарны яхшы беләм мин! 
Директор исә тыныч тавыш белән сөйләвен дәвам итте:
— Әйе... Туган совхозыбызга ярдәм итәргә кирәк булыр. Шул ук вакытта укуны да өзмәскә тырышыйк. Иртәгә... — ул завучка борылды. — Фәния Хәбировна, ничәнче класслар?..
    — Тугыз-ун.
    — Әйе. Иртәгә тугыз-уннар эш киемнәреннән, чиләк алып, парк янына җыеласыз. Иртәнге сигезгә. Җылырак киенегез. Туңа торган булмасын. Башка авыллар үзләре җыела торган урынга — сигезенче яртыга. Бүтән белдерүләр юкмы?.. Юк! Сораулар?..
Бездән уң якта торган уннар төркеменең уртасыннан берәүнең карлыккан тавышы ишетелде:
    — Чыкмаганнарны нишләтәләр?
    — Анысын инде, Гыйләҗев, белербез нишләтергә кирәген, — диде директор абый тыныч кына. — Юкмы сораулар? Булмаса, таралырга мөмкин.
Мин, аптырап, Идрискә карадым:
— Ничек суган утыртырга?.. Ә дәресләр?
Идрис бармагын чигәсе турында бораулады:
— Күктән төштең мәллә син? Нинди дәресләр?.. Атна буе суганда булабыз да, аннары бер дәрестә бишәр параграфны берьюлы дөмбердәтәбез! Шәп бит! 
— Укучыларны эшләтергә ярыймыни?.. — дидем мин, күзләремне түгәрәкләндереп. — Ә законнар?.. Россия законнары?
Идрис сынык тешен күрсәтеп көлеп җибәрде:
— Әйтмә дә! Как они имеют право?! 
Шунда мин янә ялгыш сүз ычкындыруымны аңладым һәм аңа кушылып көлгән булдым.
— Ну малай, рәхәт көннәр башлана! — диде ул күзләрен ялтыратып. Иртәгә үк бер кызык әйбер ясыйбыз басуда! 
...Көн суык. Ямьсез җил ыжгыра. Кояш бөтенләй күренми. Ашыгып-ашыгып йөзгән болытлар аны томалап бетергән. Салкын җил тузан-туфракны болын буйлап куып йөртә-йөртә дә, күзләргә, борынга, теш араларына тутыра.
Басу башына килеп бастык. Бер буразнага — ике кеше. Өстә — телогрейка, кулларда тимер чиләкләр. Буразналар буйлап фронт сызыгыдай тезелештек. Кем чүгәләп, кем баскан килеш иелеп, кара балчыкка орлык суганнарын төртәбез. Шаярышкан, көлешкән авазлардан, чиләк шалтыраган тавышлардан бөтен җиһан яңгырап тора.
Тиздән без Идрис белән "фронт сызыгы«ннан күпкә артта калдык. Артта калгач, билгеле инде, укытучыларның яртысы безнең янда. «Авырыйсыз мәллә?», «Тизрәк кыймылдагыз», «Суганнарыгызны турырак утыртыгыз...» 
Идриснең башында — каешланып беткән сары солдат бүреге. Ул йә ачулы мыгырданып сүгенә, йә шат тавыш белән кемнедер үртәп ала. Менә аның кулындагы кантар ерактагы Маратның кәпәченә барып тия. Анысы "снаряд"ның кайсы яктан очып килгәнен аңларга тырышып, озак кына тирә-юньгә карап тора да, "дошман«ны таба алмагач, кабат буразнага иелә.
— Эшләтеп үтерәләр инде балаларны! — дип куйды Идрис бераздан һәркем ишетелерлек итеп.
Ул арада яныбызга класс җитәкчебез Газинур абый килеп басты:
— Эшләп кеше үлми! — ул безгә булышырга тотынды, — ә менә эшсезлектән үләргә мөмкин... Ну-ка, куып тотыйк әле башкаларны! 
Яратабыз без Газинур абыйны. Усал түгел ул. Беркайчан тиргәми. Кирәкмәгән сораулар бирми. Бар нәрсәне җайлап кына төшендерә. Баштарак килешмәсәң дә, соңрак барыбер аның хаклы булуын аңлыйсың. 
— Менә, бер авырлыгы юк бит инде! — Газинур абый кулында орлык суганнары фокусчы шарлары шикелле уйнап кына тора, аның җитезлегенә күз иярми.
— Без күргәнне безнең балаларыбызга күрергә язмасын инде, — дип мыгырданды аңа җавап итеп Идрис. 
Берәр сәгать үтте микән, берзаман «я-а-ал!» дигән команда яңгырады. 
—    Шырпы кайсыгызда бар? Әйдә, учак ягабыз.
—    — Юк! «Ишәк-ишәк» уйныйбыз!
«Ишәк-ишәк» дигәннәре күңелле уен икән. Икәү ишәк була. Бер судья. Башкалар ишәкләргә атланырга чамалый. Тегеләр, билгеле, берәүне дә үзенә якын китермәскә тырыша. Ишәккә атланырга маташканда егылып төшеп, судья берәрсенең аягына басса, шул ишәк була. 
Әрәмәлек ягыннан аңкыган су, тал, балык исләренә чирәмдә кемдер яккан учакның төтен исләре кушыла. Ул учакны завуч Фәния апа аягы белән таптап, сүндереп йөри. Ул арада Идриснең көр тавышы яңгырады:
— Егетләр! Килегез әле монда!
Берничә малай җыелдык. Идрис кесәсеннән ак төстәге вак ташлар чыгарды. 
— Карбид! — малайларның күзе ялтырады.
— Киттекме әрәмәлеккә?
— Киттек!
— Только кызлар күрмәсен, әләклиләр алайса...
Карбидны беренче күрүем. Әмма алда ниндидер кызыклы хәл буласын сизенеп, күңел кытыкланып куйды. Разведка¬га барган партизаннар кебек, иелә-иелә, биш малай елга буена төшеп киттек. Яр буенда яшел төстәге иске пыяла шешә ята иде. Идрис аны елга суында яхшылап чайкады. Аннары шешәгә су тутырып, теге вак ташларны шунда тондырды. Башы¬на агач бөке тыгып куйды. Тын да алмый күзәтергә тотындык. Биш минут чамасы вакыт узгач шешә эчендә ниндидер ак күбекләр күренде.
Мин төшенә башладым. Бомба ясый бугай болар. Карбид дигәннәре 
бомбаның бер элементы ахры. Менә ун минут узды, унбиш... Әмма бомба дигәннәре шартламый гына бит. 
Дамир шешәне Идриснең кулыннан йолкып алды:
— Срогы чыккан бугай синең карбидыңның! Чиелдаган тавыш та юк ич монда!
— Чыккан ди менә! Кичә генә парктан алып төштем! Кая, бир әле үземә!
Шешә Дамирдан Идрискә күчәргә өлгермәде, «пак» итеп шартлау тавышы яңгырады! Әлеге тавышка малайларның җан өзгеч тавыш белән кычкырулары өстәлде. 
...Икенче көнне Идрис тә, Дамир да мәктәпкә кулларын марля белән бәйләп килделәр. «Әле ярый күзегез чыкмаган!» дип тел шартлатты һәммәсе. Идриснең «бер кызык әйбер ясыйбыз басуда» дигәне әнә шул булган икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев