Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Инеш буе яки балыкчы маҗаралары

Язгы ташулар тынып, авыл янындагы аккан инеш үз юлын табышка, без, бала-чагалар, су буена йөгерә идек.

Елганың суы башта көмештәй чисталыгы белән кызыклы. Сандалиларны салып ташлап, шул челтерәп аккан инеш буйлап йөрисе килә. Тик салкын.

Жәй башында инешнең үз вазыйфасы. Каз-үрдәкләр үсеп, елгада коена башлаганчы, юган керләрне язгы суда чайкау гадәте бар иде бездә. Көянтә-көянтә кер асып, әни белән инешкә төшкәннәрем әле дә исемдә.

Көннәр жылыта төшкәч, кояш нурында ялтырап яткан ташлар арасында маймычлар күренә башлый. Әйй, кызыгабыз инде тотарга.

Өйгә йөгереп менеп, әбидән иске челтәр калдыгы сорыйбыз да, кулга чиләк алып кире су буена йөгерәбез. Тизрәк, берәр эш куша күрмәсеннәр!

Башта өске якка менәргә кирәк, анда балык күбрәк. Челтәр кисәген ике яктан ике бала тотып, суга басабыз. Тал астындагы караңгырак урынга керәсе иде. Андый жирдә балык күп, диләр. "Астан ятьмә жиргә тиеп барсын, алайса эләккән балык кача. Әйбәтләп тот", - диеп мин гел кисәтеп тора идем. Балык эләксә, ашыга-ашыга ярда чиләк тотып йөргән иптәш янына йөгерәбез: "Булды, эләкте. Алга таба киттек".

Шулай итеп, ярты көн якын-тирәдәге су буен барлый идек. Берсендә чираттагы табышны чыгарган вакытта, инешнең тар гына булып аккан урынына күзем төште. Ул төштә секунд саен су арта башлады. Ошамый гына бит бу миңа. Өскә карасам, елганың бормалы жиреннән ургылып ташу төшеп килә. Иптәшләремә зәңгәрле тавышларым белән кычкырдым да, әйберләрне жыеп, тизрәк ярга йөгереп мендек. Бер минут та узмады, инешебез ташыды.

Яр буенда, чиләк һәм челтәр тотып, өчебез мышнап басып карап тордык. Әгәр дә сизмәгән булсак...

Өйгә кайткач белдек: буа ишелгән икән. Ничек күңел сизеп котылганбыз, Аллаһның рәхмәте.

Шундый кызык вакытлар...
Күңел төбенә төшеп актарынсаң, күп нәрсә искә төшә икән. Кешегә балачак юкка гына бирелми, күрәсең. Бәлки, нәкъ менә шул хатирәләр-безне олы тормышка озатучы юлдыр.

Дуслар,әйдәгез әле искә төшерик, сез дә балык тота идегезме?

Айгөл Дәүлиева.

Айгөл Дүлиеваның тагын бер хатирәсе белән танышыгыз - Чормага менә торган баскыч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев