Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Чормага менә торган баскыч

Яки минем бер сәер хыялым.

Утызның теге ягына чыккач, никтер мин балачакны ешрак искә төшерә башладым. Уйлап утырам да, бигрәк хыялый булганмын инде.

Кемдер принцесса булырга хыялланса, мин күн чалбарлы сугыша торган герой-кызларга охшарга тырыша идем. Имеш, мотоциклда җилфердәп килеп туктап, касканы салам да, чәчләрем җилдә тузгып тарала. Әй миннән дә текә кыз булмый иде инде шул чакта.

Бераз үсә төшкәч, хыяллар көнкүреш мәшәкатьләре белән бәйләнә башлады. Күршеләрдә чормага менә торган баскычның өйдә икәнен күргәч, минем дә үзебезнең он бүлмәсендәге тимер баскычны өйгә кертеп куясы килә башлады.

Каян чыкты бу сәер хыял? Аның сере бар иде.

Чорма бит ул үзе бер сихри дөнья. Бау белән бәйләнгән катлы-катлы «Мурзилка» журналларыннан алып иске савыт-сабага хәтле бар анда. Апаларның, әтинең мәктәп вакытыннан калган көндәлекләрен, язу дәфтәрләрен табып укуы гына да ни тора. Иске китаплар, гәҗитләр - үткән заман белән тоташтыручы күпер. Аларны ачып җибәрешкә, әчкелтем иске кәгазь исе борынга килеп бәрелә.

Чорманың икенче почмагында чәчәкле чәшкеләр, чәйнекләр аерым бер почмакта моңсу гына утыра. Алар үткән буынга хезмәт иткән. Хәзер инде лаеклы ялда.

Искене актарырга ярата идем инде… Менәргә генә әллә каян. Галуш киеп сарайга чыгасы, аннары караңгы он бүлмәсендә капшап, шул баскычны табасы. Ә менә күршеләрнеке кебек өйдән булса…

Әтигә шундый теләгемне җиткергәч, ул: “Чормага менә торган баскычы өй эчендә булган кияү эзләрсең”, - дип җавап кайтарганы әле дә исемдә.

Шулвакыт чын күңелдән теләдем бит. Теләдем дә оныттым.

Еллар үтте, хыяллар өстәлде. Булачак иремнең туган ягына танышырга кайткач, күзем өйдәге баскычка төште. Менә бит! Менә бит ул мин теләгән баскыч. Исемдә, исемдә икән ул хыял!

Аякка кимичә генә менә торган чорма.

Ул якларда чорма түгел, ә өй түбәсе дип аталса да, баскычы мин теләгәнчә.

Кияүгә чыккач, кайткан саен бер менеп төшәргә тырыша идем. Әле дә шунда бер менеп актарынмасам күңел булмый.

Шундый инде мин, иске-москыны актарырга яратам... баскычы гына өйдә булсын.

Дуслар, ә сезнең нинди сәер хыялларыгыз бар иде?

Айгөл Дәүлиева, Анталия.

Айгөл Дүлиеваның тагын бер хатирәсе белән танышыгыз - Инеш буе яки балыкчы маҗаралары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев